16+

Чулпан чит илгә күчәргә җыена?

Россиянең танылган актрисасы Чулпан Хаматова Латвиягә яшәргә күченеп китәргә җыена.

Чулпан чит илгә күчәргә җыена?

Россиянең танылган актрисасы Чулпан Хаматова Латвиягә яшәргә күченеп китәргә җыена.

Әстәгъфирулла

СССР заманнарында Казандагы бер табибның Америкага яшәргә күченеп киткәнлеге турында язганнар иде. Әби-бабайларның һәм әти-әниләрнең журналдагы әлеге мәкаләне “Әстәгъфирулла” дип әйтә-әйтә, теге табибны “сатлыкҗанлыкта” гаепли-гаепли укыганлыклары бүгенгедәй хәтердә. Чит илгә күченеп китү  башка да сыймаган җитмешенче еллар иде ул. Тагын 20 елдан андый хәлләрнең гадәти бер күренешкә әвереләчәген кем белгән? СССР таркалган 1990 елларда халык чит илләргә берәмтекләп түгел, меңәрләп агылды. Израильгә - яһүдләр, Германиягә немецлар китте. Андагы тормышка ияләшә алмыйча, Россиягә кире әйләнеп кайткан немецлар да шактый булды.

Безнекеләрме сез, әллә юкмы?

Кешеләрнең төрле кыйтгаларга барып төпләнүләре гаҗәп түгел инде бүген. Җырчы Лена Катина елының яртысын Америкада үткәрә, илебезгә гастрольләргә генә кайта. Дизайнер Саша Зверева (“Демо”) шулай ук АКШта яши. Җырчы Лика Стар Италиядә гомер кичерә. Актер Алексей Серебряков - Канадада. Хатыны белән ике баласы даими рәвештә анда яши. Серебряков Россия гражданлыгыннан ваз кичмәгән, монда кайтып эшли. Җырчылар Наташа Ионова-Чистякова (Глюкоза) белән Алена Апина Испания “кешесе” булып саналалар.

Танылган җырчы Григорий Лепсның Таиландтагы Пхукет утравында вилласы бар, ләкин ул анда даими яшәми, ял итәргә генә барып кайталар. Пхукеттагы өйләрен сатып җибәрергә дә исәпләре бар икән, чөнки салым түләүләре зур, ди. Теннисчы-миллионерша Мария Шарапова - Израильнең Нетания шәһәрендә 350 квадрат метрлы зиннәтле йорт хуҗабикәсе. Актриса Ингеборга Дапкунайте Лондонда яши, Россиягә кинофильмнарда төшәргә һәм төрле проектларда катнашырга гына кайтып (килеп) китә. Леонид Агутин һәм Анжелика Варум АКШның Майами шәһәрендә 3 фатирга ия. Кызлары Елизавета Америкада яши, инглиз телендә рус теленнән дә яхшырак сөйләшә, диләр.

Сүзнең дә “сасысы” чыга

Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, өч мәртәбә Олимпия чемпионы Ирина Роднинаның кызы Алена Миньковская да АКШта яши. Данлыклы фигуралы шуу остасы эшкуар Леонид Миньковка кияүгә чыккач, гаилә 1990 елда Америкага күченеп китә. Ирина Роднина 1992 елда Леонид белән аерылышкач, Россиягә кайта, ә кызы шунда кала.

Алена Миньковская журналист булып эшли, Америка тәрбиясендә үскәнлектән, Россияне яратмавын яшерми. Россиядәге оппозиция вәкилләрен яклап, “Россия Кырымны басып алды” дип яза һәм сөйләнә бу журналист әсәртәсе. Традицион булмаган җенси тормышны мактап язганы өчен премияләр алган Алена Миньковскаяның Россиягә кайтмавына сөенерсең, мәгәр.
 
Үкенерсең, соң булыр

Чулпан Хаматова 1975 елның 1 октябрендә Казанда туган. ГИТИСта укыган чагында “Время танцора” фильмында Катя ролен оста башкарып, тәүге танылуга ирешкән. Тамашачылар аны “Дети Арбата” фильмындагы Варя, “Страна глухих”та- Рита, “Доктор Живаго”да Лара рольләре аша белә. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” әсәре буенча төшерелгән фильмда Чулпан Хаматова төп рольне -Зөләйханы уйнап, күп татарларның йөрәген яулады. Инде дә, мәгълүмат чаралары аша Чулпанның Латвиягә яшәргә китәргә җыенуы турында хәбәрләр килеп иреште. Китсә - китәр, хәзер “тимер капкач” юк. Чулпан Хаматованың Россиягә карата рәхмәтсез сүзләр сөйләнеп китүе генә кызганыч. Узган ел Россия Президенты Владимир Путин да Чулпанны 45 яшьлек туган көне белән ихлас котлаган иде.

- Күп кенә талантлы кешеләр анда китәргә мәҗбүр булды, Латвиягә. Монда үз һөнәрең буенча үсеш яки үзеңне таныту өчен элементар мөмкинлекләр дә юк, - дигән Чулпан Хаматова.

Россиякүләм танылу алган, театрларда һәм фильмнарда төрле рольләр башкарып торган Хаматовагамы соң инде мондый зарлану?! Чулпан Хаматова татар милләтеннән булганлыгыннан баш тартмаган иде әлегә, тик ул татар телен белми, әле яшь чагында ук христиан диненә күчкән. Милләтебезнең шушы саташкан кызына кем акылларын алып бирерсең, әй.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шунарга ислэре китте, елак тавышлы Хамматовга. Узебездэ яшэучелэрне кутэрергэ кирэк, Мэскэулэрне тугел ?

    Мөһим

    loading