16+

Чувашия татарлары 250дән артык йорты янган Йолдыз авылына йортлар салырга булышачак

8 майда Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында булган зур янгын бөтен татар халкының берләшүен күрсәтте. Янгында зыян күрүчеләргә, гуманитар ярдәмнән тыш, йортлар салып бирергә вәгъдә итүчеләр дә бар. 

Чувашия татарлары 250дән артык йорты янган Йолдыз авылына йортлар салырга булышачак

8 майда Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында булган зур янгын бөтен татар халкының берләшүен күрсәтте. Янгында зыян күрүчеләргә, гуманитар ярдәмнән тыш, йортлар салып бирергә вәгъдә итүчеләр дә бар. 

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев билгеләп узганча, Йолдыз авылында 250дән артык йорт янган, 7 кеше һәлак булган. 
Кайгылы хәбәр таралу белән гуманитар ярдәм акциясен игълан иттек. Ике көн эчендә 2 миллион сумнан артык акча җыелды, 20 тонна гуманитар йөк озатылды. 22 майда тагын өч йөк машинасы юлга чыгачак. «Татнефть» ширкәте хәйрия фонды тиз сафка баса торган йортлар төзү турында карар кабул итте, - диде ул «Милли тормыш һәм дин» XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында.
Чувашия мөселманнары да укытучыларга йорт салып биррегә ниятли, дип хәбәр итте утырышта Россия мөселманнары Дини мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашия Республикасы мөфтие, Россиянең Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир хәзрәт Крганов.
-    Ислам һәм гореф-гадәтләребез безне ярдәмгә мохтаҗ кешегә булышырга кирәк дип өйрәтә. Йолдыз авылы гасырлар буе гореф-гадәтләрне саклап килгән иң бай авыл иде. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән, «Ичкин татарларының җәмигъ мәчете» сакланып калган. Хәзерге вакытта кешеләргә ярдәм кирәк. Чувашия мөселманнары, акчалата ярдәм оештырып, зыян күргән укытучылар гаиләләре өчен йорт төзергә хәл итте. Дүшәмбе көнне безнең имамнар Курган өлкәсенә барып, җирле җитәкчелек белән әлеге фикерне  тормышка ашыру мәсьәләсен хәл итте. Илебезнең башка мөфтиләре дә әлеге мисалны үрнәк итеп алып, шушы юнәлештә эшли алырлар иде, - диде ул.
Форумга Йолдыз авылының имам-хатыйбы Әхмәдулла хәзрәт Хәбибуллин да килгән иде. Үзенең чыгышында ул авылны торгызу өчен Татарстаннан ярдәм өмет итүләрен җиткерде. 
- Мине озатып калганда, авыл халкы үзенең үтенечен әйтте. Бу сынауны үтәрбез, ләкин ярдәмне Татарстаннан өмет итәбез, аның ярдәменнән башка авылны күтәрергә авыр булыр, диделәр. Хөкүмәттән ярдәм ала алмый торган кешеләр бар. Аларга ярдәм беренче чиратта мөһим. Камчатка, Калиниград, Әстерхан, Санкт-Петербург, Башкортстан, Татарстаннан гел шалтыратып, булышырга теләүләрен әйтәләр. Гуманитар ярдәм алдык, хәзер инде йортлар төзү турында уйларга кирәк. Сездән булышуыгызны көтәбез, - дип сөйләде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading