16+

Чыксаң чеметә, битне өшетә: кыш көне бит тиресен ничек сакларга?

Балалар кышны аеруча сагынып көтеп ала. Быел кар сагындырып кына яуса да, шугалаклар инде ноябрьдән үк эшли башлады.

Чыксаң чеметә, битне өшетә: кыш көне бит тиресен ничек сакларга?

Балалар кышны аеруча сагынып көтеп ала. Быел кар сагындырып кына яуса да, шугалаклар инде ноябрьдән үк эшли башлады.

Аз гына кар күрсәләр дә, балалар чана тартып тауга ашыга. Хәер, балалар гына түгел, олылар да кышкы спорт төрләрен үз итә. Ни дисәң дә, кышның үз матурлыгы, үз рәхәтлеге бар. Тик менә салкында бит туңа. Кыш көне бит тиресен саклау турында Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы 3нче сырхау­ханәнең балалар табибы Ленара Шәрәфисламова белән сөйләштек.

– Ни өчен салкында тән тиресе купшаклана башлый икән?
– Кинәт суытып җибәрү – тән тиресе өчен стресс. Урамда – салкын, бүлмәгә керәсең – җылы. Һава алмашы тәндәге дымны үзенә тарта, шул сәбәпле тән тиресе корый, купшаклана башлый. Бу үзгәреш­ләрне җайга салыр өчен, организм үзенчә тырыша. Кан тамырлары бер киңәя, бер тарая. Икенче сәбәбе – кыш көне күпләрнең эчәсе килми, суны аз кулланабыз. Ә организмда дым җитәрлек булмагач, бу тән тиресендә чагыла. Аннары кышын кат-кат киенәбез. Кием ышкылып йөреп, тәнне тырный, тиренең өске катламы куба.

– Суыкта урамга чыгар алдыннан юынырга киңәш ителми дип тә ишеткәнем бар.
– Еш юыну, душка керү шулай ук тире коруга китерә. Су тәэсирендә тиренең тышкы катламы кубып, тән бик сизгергә әйләнә. Шуңа да суыкка чыгарга бер сәгать кала юынып, яхшылап сөртенсәң яхшырак.

– Салкында бит тиресен ничек сакларга?
– Салкын һава торышы, әче җил битне кызарта, ялкынсыну китереп чыгара, тән тиресен корыта. Бит тиресе аеруча сизгер була. Шуңа да кыш көне битне аеруча тәрбияләргә кирәк. Моның өчен тирене йомшарта торган зәйтүн, авокадо мае кушылган, дымландыргыч кремнар куллану файдалы.

– Кремны кайчан сөртергә, урамга чыгар алдыннанмы?
– Юк, урамга чыгарга 30-40 минут алдан сөртсәң нәтиҗәлерәк. Җилле салкын көннәрдә тәннең ачык өлеш­ләрен маскалар, шарфлар белән кап­ларга тырышырга кирәк.

– «Салкын» кремнарның файдасы турында да күп сөйлиләр. Алар турында сөйләгез әле.
– Сүз салкыннардан саклый торган махсус колд-кремнар турында бара. Аларны сөрткәч, тән тиресен юка пленка белән каплап алган кебек тойгы барлыкка килә. Бу кремнарның составында су аз, аның каравы төрле майлар, пантенол, витаминнар күп. Бу кремнарны балалар өчен яратып кулланалар. Гадәттә, 5 градустан суыграк булганда урамга чыкканда сөртергә киңәш ителә. Аннары саф һавада йөреп кайтканнан соң, кремны сөртеп алып, ул урынны балалар кремы белән дымландыру кирәк. Ничек кенә булмасын колд-кремнар бит тиресен 100 процентка сакламый, шуңа да бик салкын, җилле көннәрдә кечкенә бала белән урамга чыкмасаң яхшырак.

– Алайса, майлы крем урынына электән сыналган вазелин сөртмәвең яхшырак түгелме соң?
– Ул биттәге күзәнәкләрне артык томаларга һәм кире нәтиҗә бирергә мөмкин.

 – Косметологлар телендә эмолент дигәне дә бар бит әле, анысы нәрсә? Бит тиресен суыктан сак­лыймы?
– Эмолентның вазифасы – дымландыру. Бу кремны, гадәттә, урамда йөреп кайтканнан соң сөртәләр. Ул тиренең өске катламына гына тәэсир итә, эчкә үтеп керми. Нәтиҗәсе – битне ефәк кебек итә, ялтырата, шомарта. Әмма эмолент бөтен кешегә дә туры килми. Аеруча үсмерләргә бу төр кремны сөрткәндә сак булыр­га кирәк. Ул майлы тирегә бармый. Теләсә нинди бит кремын сайлаганда да дерматолог белән киңәшләшсәң ышанычлырак. Суыклар рәхәтләнеп күңел ачарга, кышның рәхәтлеген тоярга комачауламасын иде.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading