16+

«Чынлыкта наркотик кулланучылар саны ике тапкырга артыграк»

Хокук саклау органнарының наркотик матдәләр белән көрәшенә керткән өлеше турында без Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе белгечләре белән сөйләштек. 

«Чынлыкта наркотик кулланучылар саны ике тапкырга артыграк»

Хокук саклау органнарының наркотик матдәләр белән көрәшенә керткән өлеше турында без Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе белгечләре белән сөйләштек. 

Хокук саклау органнарының наркотик матдәләр белән көрәшенә керткән өлеше турында без Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе белгечләре белән сөйләштек. 

– Бүгенге көндә республикада наркотиклар кулланучы кешеләр саны күпме?

– Быелның 1 октябренә булган рәсми мәгълүматлар буенча, наркологик учетта 17 427 кеше тора. Болар – көн саен наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучылар. Чынлыкта, бу саннарны ике тапкырга тапкырларга кирәк. Рәсми исәптә булучыларның күпчелеге синтетик наркотиклар, шулай ук марихуана һәм гашиш кулланучылар. Шулай итеп, әгәр наркоманның бер тапкыр синтетик матдә куллана торган дозасы – 0,2 г, марихуана – 2 г, гашиш 0,5 г булса, республикада көн саен 30 кг наркотик матдә кулланыла. 
– Хокук саклау органнарының тырышлыгы ярдәмендә, агымдагы елның тугыз аенда күпме товар кулланучыга барып җитмәде?

- Тугыз айда законсыз әйләнештән 163,2 кг наркотик матдә алынды. Гомумән алганда, наркотиклар белән тәэмин итә торган 37 канал ябылды. Аларның 29ы – төбәкара һәм сигезе – халыкара каналлар. Кытай, Нидерланд һәм Белоруссиядән әлеге матдәләр почта аша кайтартыла торган булган. Шулай ук республикага наркотиклар Россиянең башка төбәкләреннән – Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород һәм Воронеждан кертелгәнлеге ачыклана. 

– Законсыз әйләнештән гадәттә нинди наркотиклар алына?

– Бу мәсьәләдә үзгәрешләр юк. Алда әйткәнебезчә, хокук саклау органнары күп очракта синтетик наркотикларны ала. 2879 очракның 1467се (50 проценты) нәкъ менә шушы наркотикларга туры килә. Моннан тыш, гашиш, марихуана, опий һәм мәк алына.

– Халык арасында, наркотиклар күпчелек очракта төнге клубларда тарала, дигән фикер яши. Бу чыннан да шулаймы? Һәм сез аның белән ничек көрәшәсез?

– Юк, болай уйлау дөрес түгел. Республика территориясендә яшьләр күпләп ял итә торган урыннарда наркотик матдәләр таралу очраклары юк. Мондый стереотипларны безгә Көнбатыш фильмнары тага. Татарстан Эчке Эшләр министрлыгы белгечләре халык, аеруча яшьләр күп җыелган урыннарда профилактик чаралар әледән-әле уздырып тора. Төнге клубларда, барларда, кальян тарту урыннарында, интернет-кафеларда, наркотиклар куллануны һәм законсыз әйләнешне булдырмас өчен, «Клуб» дип аталган чаралар комплексы уздырыла. Яшьләрнең аерым бер категориясе мондый урыннарга барганчы, кәефләрен күтәрер өчен, төрле психоактив матдәләр куллана. Кызганыч, алар, моның бернинди дә начарлыгы юк, дип уйлап ялгыша. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе белгечләре наркотиклар кулланучылар булырга мөмкин булган популяр ял итү урыннарын барлап тора. Мондый урыннарның җитәкчеләре белән эшлекле очрашулар уздырыла. Шулай итеп, быелның тугыз аенда шундый 36 профилактик чара үткәрелгән. 355 кеше тикшерелгән. Нәтиҗәдә, дүрт кеше, наркотиклар кулланган өчен, административ җаваплылыкка тартылган. 

– Соңгы елларда без урамдагы элмә такталарда, транспортта «Үлем белән сату итүләрен хәбәр ит» дигән эчтәлектәге хәбәрләрне еш күрәбез. Аның нәтиҗәлелеген сез ничек бәялисез?

– Безнең карашыбызча, әлеге акция чыннан да нәтиҗәле эшли. Шушы елда гына да белгечләргә 274 смс хәбәр килеп иреште. Шуларның 126сы – наркотик сату һәм тарату урыннары белән бәйле иде. Кабул ителгән хәбәрләрне тикшерү барышында 30 җинаять һәм 75 административ хокук бозу очрагы ачыкланды. Законсыз әйләнештән 3 кг наркотик матдә алынган һәм наркоманнар җыела торган ике притон ябылган. Мәсәлән, быелның 23 мартында Чаллының хокук саклау органнары бер бакчачылар җәмгыяте сакчысыннан хәбәр кабул итә. Ул ниндидер шикле кешеләрнең карда казынуын әйтә. Алар киткәч, сакчы пакет таба. Нәтиҗәдә, хокук саклау органнары хезмәткәрләре шактый зур күләмдә наркотик матдәләр яшерелгән урынны ачыклыйлар. 

– Профилактик чараларның шулай ук мәктәп укучылары арасында да үткәрелгәнен беләбез. Алар турында да тәфсилләбрәк сөйләп китә алмассызмы?

– Министрлыклар һәм ведомстволар белән берлектә, наркотикларга каршы 6000 акция һәм операция оештырылды. Әлеге чараларда республиканың 207 мең кешесе катнашты. Алар арасында «Сообщи, где торгуют смертью», «Жизнь без наркотиков», «Призывник», «Дети России» дип аталган оператив-профилактик гомумроссия операцияләре бар. Шулай ук «СаМоСтоятельные дети», «Сессия здоровья», антинаркотик десант «Выбери свой путь» дип аталган республика акцияләре дә уңышлы эшләп килә. Мәктәп укучылары килгәндә, уку елы буена белем бирү учреждениеләрендә исерткеч эчемлекләрнең, наркотикларның, психотроп матдәләрнең, исертә торган тәмәкеләрнең зыяны турында аңлату эшләре алып барыла. Җәйге каникуллар вакытында да эш тукталмый. Бу вакытларда профилактика эшчәнлеге сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерларына күчерелә. Шулай ук әлеге мәсьәләдә әти-әниләр һәм педагоглар белән дә эш алып барыла. 

– Хәзерге вакытта балалар интернетта күп утыра. Тыелган матдәләрне аннан да тарату очраклары турында еш ишетергә туры килә. Моның белән ничек көрәшәсез? 

– Дөрес, кызганычка, хәзер криминал структуралар да интернеттан бик оста файдалана. Ләкин хокук саклау органнары да кул кушырып утырмый. Моның белән көрәшүнең яңа ысуллары уйлап табыла. 2018 елда Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан наркотик матдәләр тарату белән шөгыльләнә торган берничә интернет-кибет ябылды. Мәсәлән, быелның сентябрендә «FUN24» һәм «Amsterdam» исеме астында Татарстан, Удмуртия, Башкортстан республикалары һәм Киров өлкәсе территориясендә элемтәсез генә наркотиклар тараткан 16 оешмага һәм аның оештыручысына карата җинаять эше ачылды. Законсыз әйләнештән 4 кг тирәсе төрле наркотик матдәләр алынды. Үзләренең базарларын киңәйтү өчен, легаль булмаган интернет-кибетләр һәрдаим курьерлар яллый. Яхшы психолог буларак, алар социаль челтәрләр һәм мессенджерлар аркылы таратыла торган матдәләр закон тарафыннан тыелмаган булуына ышандыра. Шул ук вакытта күп көч түкмичә дә яхшы акчалар эшләп булуы белән кызыксындыра. Шуңа күрә, проблемаларның никадәрле кискен икәнлеген белгәнгә, Республиканың эчке эшләр органнары профилактик чараларны гел арттырып тора. Моннан тыш, интернет киңлегенә дә мониторинг ясала. Нәтиҗәдә, наркотикларның законсыз әйләнешенә бәйле мәгълүмат тупланган 403 сайт барлыгы ачыкланды. Аларның эшләрен туктату өчен Россия Роскомнадзорына хәбәр ителде. 

– Наркотиклар белән бәйле мөрәҗәгатьләрне кабул итә торган «ышаныч» телефоны һәрдаим әйтелсә дә, искә төшереп узсагыз зыян итмәс.

- Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр турында Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч» телефонына хәбәр итәргә мөмкин. Аның номеры – 291-20-02. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading