16+

Чытыда Авыл көне: ак яулыклы әбиләр киртәгә сөялеп тамаша карады

5 август көнне Питрәч районы Чыты авылында Авыл көне гөрләп узды. Июнь аенда Сабан туе узган иде, хәзер менә Чыты барчабызны Авыл көненә җыйды. Беренче тапкыр бу бәйрәм 2019 елда оештырылган булган, аннары пандемия аркасында үткәрелмәгән.

Чытыда Авыл көне: ак яулыклы әбиләр киртәгә сөялеп тамаша карады

5 август көнне Питрәч районы Чыты авылында Авыл көне гөрләп узды. Июнь аенда Сабан туе узган иде, хәзер менә Чыты барчабызны Авыл көненә җыйды. Беренче тапкыр бу бәйрәм 2019 елда оештырылган булган, аннары пандемия аркасында үткәрелмәгән.

Быелгысы исә зур масштабта үткәрелде. Авыл халкы әйтүенчә, бу – Чыты авылы тарихында беренче мондый зур бәйрәм.

Авыл көнен Чыты авылында туып үскән Вакыйф Тимербаев оештырды. “Яшь вакытта үзебез дә авыл Сабан туенда көрәшә идек. Ул вакытларны әле дә сагынып искә алам. Шуңа күрә элеккеге традицияләрне яңадан торгызасы, иң көчле көрәшчеләрне биредә җыясы килде. Аннан соң бу бәйрәм аша дусларыма Чыты авылының матур табигатен, халкының кунакчыллыгын күрсәтергә теләдем”, - ди Вакыйф әфәнде. Дуслар дигәннән, Авыл көнендә аның якын дусты, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та бар иде.

Бәйрәм саллы бүләкләргә бай булды. Көрәштә беренче урын алган баш батыр Азат Яруллин 300 мең сумлык квадроцикл белән бүләкләнде. Икенче урын иясе Эльдар Хәмитов белән өченче урын иясе Булат Мусинга телевизор тапшырылды. Гомер буе Чыты колхозында хезмәт куйган өлкән яшьтәге апаларны да бүләкләделәр. Вакыйф Тимербаев авыл мәктәбенә музыкаль үзәк, ә мохтаҗ гаиләгә суыткыч бүләк итте. Лотерея уены да булды, анысында велосипед һәм башка бүләкләр уйнаттылар. Мәйданда балалар өчен дә күңел ачу аттракционнары шактый иде. Почмак саен тәмле пылау, җаның теләгән иттән шашлык пешерделәр.

Туй үпкәсез булмый, ди. Чытыда узган Авыл көнендә дә ошамаган бер әйбер булды. Артистлар чыгыш ясаячак зур сәхнә берничә метр ара калдырып тимер киртәләр белән уратып алынган иде. Ә төрле уен һәм ярышлар, шул исәптән көрәш тә шушы сәхнә белән киртә арасында оештырылды. Ягъни бу уеннарны киртәнең беренче, икенче рәтендә басып торучылар гына күрә алды. Ә бит бәйрәм карарга килүчеләр күп иде. Ак яулыклы әбиләрнең 5-6 сәгать буе киртәгә сөялеп бәйрәм каравы күңелне тырнап торды. Кайберләре чирәмгә утырырга мәҗбүр булды. Әбиләрнең түгел, үзебезнең дә аяк калмады. Шундый зур мәйданда бер генә рәт булса да утыргыч куярга кирәк иде. Оештыручылар менә шуны да уйлаган булса, аларга зур "бишле" куярга була иде...

Сәхнәгә Фирдүс Тямаев чыккач кына халык киртәләрне кырыйга күчереп, сәхнә янына ыргылды. Ул арада караңгы да төште. Кеше бик күп, кем бии, кем җырлый. Шунда кечкенә генә бер утыргычта утырган апага күзем төште. “Миңа – 75 яшь, баскан килеш карап аяк калмады. Аптырагач, өйгә кайтып утыргыч алып килдем. Ну, Фирдүс, маладис, өздерә!” – ди апа. Ул шушы халык көтүе арасында Фирдүсне дә күрми инде, утыргычы да артык тәбәнәк. Ләкин тавышын булса да тыңлап утырды...

Фирдүстән кала, Газинур Фарукшин, Рөстәм Закиров, Вадим Захаров, Ришат Фазлыйәхмәтов, Гөлназ Солтанова, Динара Сәетбатталова җырлады. Бәйрәмне Таһир Гайнуллин алып барды. 

Фотолар pestrecy-rt.ru сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading