«Мин, Галиева (ир фамилиям Шакирова) Рафизия, 1928 елның 13 августында Арбор авылында туганмын. Документларда шулай язылган, ә мин үземнең кайчан туганымны каян белим...
Әниемнән сорагач, «Әтиең яздырды, мин канторга йөрмәдем, аермачык арыш урагы өсте иде» дип әйтте», – дип яза Балтач районының Арбор авылында яшәүче Рафизия Шакирова. Ул минем әниемнең апасы була. Без, барлык туганнар диярлек, аны «Дәү апа» дип йөртәбез.
Үзе буйга бик кечкенә, дәү апа дип эндәшү кемнән башлангандыр, белмим. Аны олылап эндәшү икәнлегенә генә шигем юк. Ә менә кайчан туганымны белмим дип шаярта, әлбәттә. Бала чагы бик авыр елларга туры килсә дә, дәү апабыз кечкенәдән бик зиһенле була һәм үзе күргән-белгәннәрнең һәркайсына төшенеп, сеңдереп калырга тырыша. Ишеткәннәрне соңрак теркәп бара башлый. Оныгы Зөһрә белән истәлекләрнең бер өлешен туплап та куйганнар. Әле күпме мәгълүмат, таслап-таслап салынып, әрҗәләрдә саклана. 1911 елда әнисе Зәйнәпкә әтисе алып кайткан яулык та, 1926 елда бирнәгә дип әзерләнгән алъяпкыч, кызыл башлы сөлгеләр, әбисеннән калган калфак, кулдан суккан аш яулыклар да бар әле анда.
Рафизия Шакирова 1957-1978 елларда Арбор авылында почта бүлекчәсендә эшли. Почтаның төп мәгълүмат чыганагы булган еллар бу. Халыкның бөтен куаныч-кичерешләре почта хезмәткәрләренең йөрәге аша да үткән. Бүген аларның барысы истәлекләр булып кәгазьгә төшкән. Дәү апабыз озакламый 90 яшен тутыра. Бүгенгәчә акыл-фигыле дөрес, уразасын, биш вакыт намазын калдырмый. 20 елга якын авылда абыстай вазифасын да башкарды. Гает саен мич ягып коймак пешерә, колмактан баш куеп, ипи сала, чумар ясый. Аның пирогларының тәмлелеге! Ул теккән күлмәкләр,бәйләгән шәлләр әллә каян аерылып тора.
Хатирәләр тулы сандык кебек ул миңа. Бөтен гореф-гадәтләр турында сөйләп, эшләп күрсәтә ала торган бик сирәк кешеләрнең берсе. Телисең икән – чабата үреп күрсәтер, теләсәң – колмактан баш ясарга өйрәтер яки, догалар укып, шифалы сулышы белән дәвалап җибәрер. Аңа килеп савыгып китүчеләр дә бихисап. Үзе турында артык күп сөйләгәнне, мактаганны яратмый дәү апабыз. Күз тияр, ди. Бик кыскартылган вариантта аның хатирәләреннән өзекләр тәкъдим итәсем килә. (Язу стиле саклана. – Ред.)
Сугыш елы хатирәләре
Мин сугыш елларын бик яхшы хәтерлим һәм һәрвакыт күз яшьләре белән искә алам. Ул вакытта күргәнне сүз белән генә аңлатып бетерә торган түгел. Күңелдә яңарган вакыйгалар сугыш чоры һәм сугыштан соңгы елларның авырлыгын күз алдына бастыра. Ул хатирәләрдә меңәрләгән язмышлар, меңәрләгән кешеләрнең әрнүләре ята.
Әниләр, балалар, әби-бабайлар да күп газаплар кичерде. Кайнар күз яшьләре акты. Чи тире янмый, диләр, түзелде инде.
Безнең өйгә атлар абзары (двор) якын иде, атлар тора алмаганда, әнием Зәйнәпне гел атларны күтәрергә алып чыгалар. Атны торгызгач, бау белән абзар киштәсенә асып куялар, аларның исән калганы кала, калмаганы шунда үлә. Ләкин шул үләксәләр дә ташланмый, чөнки кичтән йә төнлә ат үлсә, үләксәне шул төнне үк бүлгәләп ташып бетерәләр, ачтан үлмәс өчен, бер дә ризыксыз гаиләләр шуны ашыйлар. Атлар ачтан гына үлгәндер, чирле булмаганнардыр, үләксә ашаучылар авырмады.
Йорт хайваннарына да ризык бик аз. Тилмерә-тилмерә караган хайваннарның да файдасы шуның кадәр генә. Кош-корт, мал-туардан алынган ризыклардан йон, йомырка, май заданиесе дип түләтәләр. Хәтта бозауга да үзең хуҗа түгел, бер ай имезгәч, колхоз җыеп ала.
Сугыш чорында да, сугыш арты елларында да хөкүмәткә йөкләмә тапшыру дәвам итте. 1957 елда да мондый йөкләмәләр бар иде әле. Аның нормасы болай билгеләнә:
40 кг ит;
100 йомырка;
бакчасы 30 сутый булган кешегә 224 кг бәрәңге;
сыеры булган кешегә 110 литр сөт;
сарык башыннан һәр сарыкка 440 грамм йон.
Моның өстенә 18 яше тулган кызларга 150 сум баласызлар налогы да түләттеләр.
Йон, ит налогы салу өчен, сарыкларны хисапка алганда абзарга кереп бик җентекләп кереп саныйлар. Йон, ит сарык башыннан алына иде. Хисапка кермәсен дип, сарык бәкәен балалар мич башына менеп тотып утыралар. Җылыда бәкәй кычкырмый. Кайбер кешеләр өй астына төшеп, бәкәйне төреп тотып утыра иделәр. Караңгы булгач, кычкырмаганнардыр. Эләксәң, штраф түләтәләр. Андый эшләрне башкаручылар да кансыз иде, шулай кирәк булгандыр. Базар көн (якшәмбе) таң атканчы агитаторлар базарга күпме май, күпме йомырка алып барганны сорап китә. Кич белән сатудан кергән акчаны авыл Советына илтү-илтмәүне тикшерергә тагын киләләр. Илтмичә калу мөмкин түгел, бар кеше дә илтә.
Әз генә яфрак үсә башласа, кычыткан, ат кузгалагы салып аш пешерә идек. Бөтен кеше шуны ашагач, шул чүп үләне дә җитми.
Үлән җитмәгәндә, бәрәңге яфрагына кадәр ашап карадык. Ләкин ул лайлалы, күңелне болгата, костыра.
Алабута да файдаландык. Ул орлыклангач, җыеп тартып, он ясап, каты күмәч пешереп ашый идек. Таралмасын дип, камыр басканда бәрәңге пешереп төя идек.Каян алганнардыр, сугыш туктаганнан соңгы елларда ашарга киндер һәм җитен орлыгы түбе алып кайтып сата башладылар. Аннан каты күмәч пешереп ашый идек. Җитен орлыгы түбе, бик лайлалы булса да, файдалы. Үләннәр, табигый ризыклар ашагангадыр инде, ул елларда хәзерге шикелле начар авырулар белән авыручылар булмады.
Хөрмәтле хезмәт
1957 елның 4 декабрендә минем хезмәт юлы Арбор почта бүлекчәсенә барып тоташты, почта бүлекчәсе начальнигы булып эшләдем.
Мине эшкә Чепья үзәк элемтә начальнигы Фәхриев Исмәгыйль кабул итте. 1958 елда Балтач район җыелышында аның: «Бер жалобасыз эшләүче ике отделение начальнигы бар. Берсе – Түнтәрдән, берсе – Арбордан», – дигән сүзләре истә калган. Көнгә 20-25 посылка җибәрәбез. Аларны ябыштыру өчен шырпы белән сургуч эретәсе. Почта эше генә дә түгел, сберкасса, Союзпечать хезмәтен башкару да минем өстә. Ике конверт 1 тиенлек заманда да Ватанга 1000әр сум тапшырдык. 170 хуҗалыклы Арборда халык газета-журналларга күп язылды, доход планнары зур. Үзәк газеталарга күп яздырганга, Мәскәүдән медаль дә килде.
Фикер
Равил Бикбаев, «Өмет» мәчетенең имам хатибы:
– Җен тәэсире, күз тию булганда традицион медицина ярдәм итә алмый. Бу вакытта кешеләрне догалар белән өшкерү файда китерә. Имләүгә килсәк, монысы инде җеннәр ярдәме белән башкарыла һәм бу безнең ислам диненә каршы. Күпмедер вакыт җиңеллек килгәннән соң, авыру кабат көчәергә дә мөмкин. Юк-бар әйбергә ышанып, авыруны аздырып җибәрү куркынычы бар. Шуңа күрә вакытында табибларга барырга кирәк. Безнең әби-бабайларыбыз, теге ярамый, бу ярамый, дип куркыту алымнарын еш кулланган. Күп вакыт моның асылында тәрбия чаралары яткан.
Им-том итү
Әйткәнемчә Рафизия Шакирова борынгылардан бик күп мәгълүмат туплап калган. Аның һәртөрле авыруларга каршы имләү, өшкерү буенча материаллары аерым урын алып тора. Кем ышана, кем юк. Берәүгә дә шулай эшләгез дип киңәш итмибез, әлеге материалларны борынгы гореф-гадәтләр, ышанулар буларак бирәбез.
Сөялне имләү
Сөялле кеше кояш баешына карап туп-туры утыра. Имләүче кеше сөялле кешенең баш түбәсенең чәч түгәрәгеннән үкчәсенә кадәр тип-тигез итеп, җеп өзеп ала. Җепне үлчәп алганнан соң: «Бу Фәлән Фәлән улы/ кызының буй озынлыгы», – ди. Җепнең очыннан тотып, төйнәгәнен уң якка таба куеп, сул якка таба 41 төен төйнәргә.Төеннәр сөялнең өстенә куеп төйнәлергә тиеш. Сөялне имләгәндә, бер сүз дә әйтелми. Имләп бетергәннән соң, төйнәлгән җепне тиз чери торган урынга күмәсе. Авылда аны гадәттә мунча ләүкәсе астына күмәләр. Имләүче кеше күмсә дә, сөялле кеше үзе күмсә дә килешә. Шул җеп череп беткәндә, сөял юкка чыга.
Сөял тизрәк бетсен өчен, тиз чери торган һәм нечкә җеп сайларга кирәк, җеп химиясез булсын. Әгәр төйнәгәндә өзелмәсә, ефәк җеп тә ярый.
Имләгәндә, бисмилла әйтелми.
Җебен үлчәп бирүче булса, кеше үзен-үзе дә имли ала.
Баш чатнаудан мунчала
Иң файдалысы – юкә мунчаласы. Аның бик калынын алырга кирәкми, чөнки өзгәлисе була. Мунчаланы тип‑тигез итеп колак өстеннән бәйләп куясың һәм муен чокырына, маңгайның чат уртасына, ике колак өсте тирәсенә карандаш белән билге куясың. Уңгамы, сулгамы ауганын белү өчен, ал белән артны, ике колактан башланган җирне тотып карыйсың. Башыңны шакмаклы сөлге (аны икенче төрле вафельный сөлге диләр) белән боргычлап бәйлисең. Өч тапкыр каты итеп сугасың да кайдан килдең, шунда кит дип, мунчаланы баш түбәсенә куеп өзгәлисең дә очырасың. Син күр дә мин күр, бер 15‑20 минуттан баш авыртуы бетә.
Ымсым имләү
Ымсым (мастит) – хатын-кыз күкрәгенә чыккан кызарып торган шеш. Ул каты була һәм бөтен җирне авырттыра. Әгәр ымсым аза икән, сызлавык кебек үлекләп ага башлый, имчәк зәгыйфь кала, ана кешенең баланы имезергә сөте булмый. Бу шешне чыга башлагач та имләсәң бетә, ә медицинада аны бары тик операция ясау юлы белән генә бетерәләр.
Ымсым, бала тапканнан соң, өндә яки төштә берәр ризыкка кызыкканда була. Салкын яки җил бәргәннән дә булырга мөмкин.
Ымсымны имләү өчен кирәкле әйберләр: кайрак, беләү – элекке вакытта бритва кайрый торган әйбер, уклау,тарак, казан юа торган мунчала.
Шушы әйберләрнең өчесен сайлап аласы (кайсысы бар) һәм шулар белән имлисе.
Сайлап алынган өч әйбер белән дә аерым-аерым имлисе.Башта бер әйберне алып, имчәк өстенә ышкыйсы һәм түбәндәге сүзләрне әйтәсе:
1дән 9га кадәр саныйсы һәм «туфракка китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
1дән 7гә хәтле саныйсы һәм «җиде юл чатына китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
1дән 5кә кадәр саныйсы һәм «бизеп китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
1дән 3кә кадәр саныйсы һәм «очып китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
1 дип әйтәсе һәм «берлексез булсын, бетсен-китсен» дип, сул якка өч тапкыр төкерәсе.
Өч әйбер белән имләгәндә дә шушы ук сүзләрне кабатлыйсы.
Имләү кеше белән сөйләшмичә эшләнә. Бисмилла әйтергә ярамый, чөнки имләү турында Коръәндә әйтелмәгән һәм ул хәрам эш санала.Шулай ук пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә имләү дә тыела. Бу көннәр ислам дине буенча изге коннәр санала. Ә чәршәмбе көнне имләсәң, авыруга килешә, диләр.
Имләнгән кешене озата чыксаң, ымсым бетми.
Имләгән вакытта имләнүче кеше ничек утырса да ярый.
Бер тапкыр имләгәч ымсым кимемәсә, имләүне өч тапкыр кабатларга.
Имләп бетергәннән соң, имли торган әйберләрне өч тапкыр чайкыйсы һәм үз урыннарына куясы, авыруны имләгәнгә карап, аларның зыяны булмый.
Эш беткәннән соң, авыру кешене өшкереп җибәрсәң дә килешә, ләкин дәвалауның бу өлеше имләүгә керми.
Дәвамы бар
Зөлфия Хәлиуллина
Комментарийлар