Дарулар янында тозлы кыяр, даруханәдә кока-кола... Фармацевтика өлкәсе эшчәнлегенең еллык коллегиясендә дарулар әйләнеше өлкәсендәге тәртип бозулар, нәтиҗәләр, киләчәккә бурычлар турында сөйләделәр.
«DSM Group» мәгълүматлары буенча былтыр республикада бер кеше уртача 8955 сумлык дару кулланган. Халык беренче чиратта медицина хезмәтенең сыйфатыннан зарланса, икенчедән, дарулардан канәгатьсезлек белдерә. Росздравнадзор – даруларның әйләнешен контрольдә тотучы, фармацевтика өлкәсендә сыйфатны тикшерүче оешма. Дөрес, хәзер, контроль белән беррәттән, кече бизнес өчен уңайлы шартлар тудыруга да игътибар бирелә. Закон нигезендә, куркыныч тудырмаган даруларны планлы тикшерү бөтенләй каралмаган. Ә алар фармацевтика базарында 80 процентны тәшкил итә. Күп очракта халык шикаяте буенча тикшерүләр уздырырга туры килә. Былтыр федераль дәүләт күзәтчелеге кысаларында дарулар әйләнеше өлкәсендә 86 тикшерү уздырылган. Дөрес саклану таләпләре үтәлмәү, ялган даруларга кагылышлы маддәләр буенча беркетмәләр тутырылган. Росздравнадзорның Татарстан бүлеге җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова кайбер мисалларны «юньсезлек» дип атады. Әйтик, бер даруханәдәге суыткычта дарулар янында банкасы белән тозлы кыяр, помидор сакланган, бер даруханәдә бөтенләй азык-төлек сата башлаганнар. Даруханә киштәләрендә кока-кола, печенье кебек ризыклар барлыкка килгән. «Даруханәләрне юньсезлеккә әйләндерергә кирәк түгел», – диде Любовь Шәйхетдинова.
Татарстанда пластик хирургия хезмәте күрсәтүче 34 клиника исәпләнә. Тикшерү вакытында кайберләренең лицензияләрен алырга туры килгән. Сүз уңаеннан, йөткергәндә кулланыла торган «Эреспал», «Эриспирус» даруы да шушы көннәрдә фармацевтика базарыннан алынды.
Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева быелдан фармацевтика өлкәсенә керәчәк үзгәрешләр хакында да әйтте. Төп игътибар даруларны маркировкалауга биреләчәк. Март ае беткәнче, даруханәләргә бу эшне төгәлләргә йөкләмә бирелде. Быел онкология авыруларын дәвалау өчен федераль бюджеттан өстәмә акча бүленәчәк. Россия сәламәтлек саклау министры күрсәтмәсе буенча, дәвалау медицинасы акрынлап сәламәт кешеләрне кайгырту медицинасына күчәргә тиеш. Кешеләрдә үз сәламәтлеге өчен җаваплылык хисен булдыру мөһим. Бу өлкәдә цифрлы технологияләрне куллану, әйтик, анализларны өй шартларында билгели торган аппаратлар җитештерү дә күздә тотыла.
Фәридә Яркәева, Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары:
– Быелдан даруларның җитештерүчедән алып кулланучыга кадәр барып җитүе җитди контрольгә алыначак. Үзебездә җитештерелгән даруларга өстенлек бирү күздә тотыла. Яшәү өчен мөһим дарулар исемлегендә 700дән артык номиналдагы дару санала. Ул даруларның 50 проценты үзебездә җитештерелә. Татарстан фармацевтика базарының еллык күләме 35 миллиард сумга якын. Бездә күбесенчә йөрәк-кан тамырлары авыруларын, кан басымын, неврологияне, күз авыруларын дәвалау буенча дарулар җитештерелә. Республикада 5098 фармацевт-белгеч эшли, быелдан кадрлар мәсьәләсенә, аларның белемнәрен күтәрүгә дә зур игътибар биреләчәк.
Фото: pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар