16+

Әдәбият галиме Резеда Ганиева вафат

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева вафат. Галимә Самосырово бистәсендәге мөселман зиратында җирләнер дип фаразлана

Әдәбият галиме Резеда Ганиева вафат

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева вафат. Галимә Самосырово бистәсендәге мөселман зиратында җирләнер дип фаразлана

Бу мәгълүматны аның тормыш иптәше, галим Зөфәр Рәмиев раслады.

“Дөрес хәбәр. Авырый иде. Әмма бер дә үләр кебек түгел иде”, - диде Зөфәр Рәмиев.

Резеда Кадыйр кызы Ганиева – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. 1932 елның 25 октябрендә (13 ноябрь) Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туган.

«Татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатында сатира» темасына кандидатлык диссертациясен яза. Докторлык диссертациясен Кол Гали иҗатына багышлый.

1962 елдан Казан дәүләт университетында укыта башлый. Студентларга 60 елдан артык гарәп, фарсы, төрки татар әдәбиятлары тарихын укыта. Резеда Ганиева ике дистәгә якын фән кандидаты һәм докторант тәрбияләгән мөгаллим. Күпсанлы фәнни мәкаләләр, китап-монографияләр авторы. Шулай ук укыту программалары, энциклопедияләр төзегән галим дә, дип яза Татар-информ.

Галимәне кайда күмүләре турында әлегә төгәл мәгълүмат юк, шулай да Самосырово бистәсендәге Әл-Мәрҗәни мәчете карамагындагы мөселман зиратында җирләнер дип фаразлана. Моннан берничә ел элек Резеда апа белән Зөфәр абыйның кызлары юл һәлакәтендә вафат булып, нәкъ биредә җирләнгән иде.

Фото: http://syuyumbike.ru/

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Резидэ апанын дэреслэре куз алдында эле дэ!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Урыны оҗмахта булсын инде.Күренекле галимә иде.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Авыр туфраклары жинел, урыны ожмахта булсын инде ходаем Резидэ Кадыйр кызынын.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик эйбэт кеше иде!

          Мөһим

          loading