16+

Декабрь салкын булачак. Гыйнвар белән февральдә нинди һава торышы көтелә?

КФУ галиме Юрий Переведенцев “Комсомольская правда”га Татарстанда 2023-2024 кышының нинди булачагы турында сөйләгән.

Декабрь салкын булачак. Гыйнвар белән февральдә нинди һава торышы көтелә?

КФУ галиме Юрий Переведенцев “Комсомольская правда”га Татарстанда 2023-2024 кышының нинди булачагы турында сөйләгән.

Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, ноябрь гадәттәгедән җылырак булырга тиеш, ә явым-төшем климат нормасы чикләрендә – 45 миллиметр булырга тиеш. "Әйтергә кирәк, көзнең соңгы ае үзен бу позициядә дөрес күрсәтә. Соңгы 30 елдагы уртача мәгълүматларга караганда, Татарстанда уртача тәүлеклек температура тискәре булырга тиеш, -3 градус тирәсе. Әмма бу айда әле һаман да җылы. Хәзер республикада 5-6 градуска җылы, шуңа күрә бездә даими яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр" дип аңлаткан Юрий Перведенцев.

Декабрьдәге һава температурасына килгәндә, Россия Гидрометеоүзәкнең озак сроклы фаразына караганда, ул киресенчә, климат нормасыннан түбәнрәк көтелә, ягъни салкынрак булачак. Шул ук вакытта кышның беренче ае сюрпризлар китерергә мөмкин.

«Ноябрьдә һава торышы Атлантика, Төньяк Атлантика белән билгеләнә, ул даими рәвештә үз циклоннарын җибәрә, шуңа күрә Татарстанда җитәрлек җылы һәм явым-төшем күп. Әгәр декабрьдә шул ук тарих булса, әлбәттә инде республикада температура шулай ук нормадан югарырак булача", – дип саный Переведенцев. – Гыйнвар исә климат нормасы чикләрендә булыр. Температура якынча -10 градус, явым-төшем 46 миллиметр тирәсе. Февраль климат нормасыннан җылырак, -9,6 градус салкынлык вәгъдә ителә, явым-төшем күләме 35 миллиметр тәшкил итәчәк. Март башы да әлегә норма чикләрендә фаразлана".

Кыш җылы булуга карамастан, көчле салкыннар рәвешендәге экстремаль салкыннар булмас дип әйтеп булмый. "Безгә Атлантика гына түгел, безгә Арктика да тәэсир итә, һәм менә Арктикадан бәреп керсә, һава торышы үзгәрәчәк. Кагыйдә буларак, салкыннар кыска вакытлы булыр дип көтелә. Тикшеренүләр аларның елдан-ел азая баруын күрсәтә, кышлар көннән-көн җылына бара", – дип ассызыклый галим.

Моннан тыш, бу кышта Эль Ниньоның – океанның үзәк өлешендә температура күтәрелү күренешенең зур йогынтысы көтелә, шуннан һава температурасы да күтәрелә. Боларның барысы да глобаль климатта чагыла, ул җылына бара. 

Татарстанда кар көртләрен кайчан көтәргә дигәндә, "климат буенча бездә тотрыклы кар катламы 21 ноябрьдән, уртача тәүлеклек температура -5 градус аша күчкәндә урнашырга тиеш. Әмма хәзер безнең ай уртасы, һәм әлегә Татарстанда уртача тәүлеклек температура уңай. Гәрчә алар 1 ноябрьдән, ягъни ике атна элек тискәре булырга тиеш иде", – дип билгеләп үтә Юрий Перведенцев.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading