Моннан тыш, аэропортларда, вокзалларда булдырылган сайлау участокларында тавыш бирү мөмкинлеге карала.
Сайлау процессында гына түгел, сайланучыларга кагылышлы да үзгәрешләр бар канунда. Хәзер сайлауларда җинаять җаваплылыгына тартылганнарның күбесе катнаша алмаячак. Моңа кадәр авыр һәм бик авыр җинаять кылганнар гына мондый хокуктан мәхрүм иде. Хәзер исә үсмерләрне җинаятькә тарту; кеше урлау; кешене суицидка тарту; сайлау комиссиясе эшчәнлегендә сайлау хокукларын тормышка ашыруда каршы төшү; ялган сайлау документларын ясау; бюллетеньнар белән законсыз гамәлләр кылу; экстремистик эшчәнлеккә тарту; сугыш чыгуга китергән гамәлләр кылу; нацизмны торгызу; хакимият вәкиленә карата көч куллану; мошенниклык, акча белән төрле астыртын эш алып бару; террорчылыкны яклау; хәрби каберлекләрне җимерү; законсыз рәвештә кыйммәтле табигый байлыклар һәм кыйммәтле хайваннарны аулаган өчен җинаять җаваплылыга тартылганнар да җәзаны үтәгәннән соң да биш ел дәвамында сайлауларда катнаша алмаячак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: депутатлар, дистанцион ысул Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирүгә кагылмаячак, дип искәртә.
Дистанцион сайлауларга карата Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның атказанган юристы Рафил Ногманов үз фикерен җиткерде.
- Мондый ысул белән сайлауны, чыгарылма буларак кына, кертергә була, әлбәттә. Техник яктан безнең илдә бу уңайдан кыенлыклар юк. Әмма аның икенче ягы да бар бит әле. Тавышлар дөрес булырмы, алдалау очраклары булмасмы дигән шик туачак. Электрон тавышларның дөреслеген дә тикшереп, раслап була, билгеле. Әмма Россиядә барыбер бу яктан хәрәмләшү булырга мөмкин, - диде депутат.
Сәясәтче Дмитрий Орешкин да әлеге ысул белән килешми.
- Электрон тавыш бирүнең зыянлы яклары да бар. Бу форматтагы эшчәнлек инде уйланылган. Билгеле инде, тавышлар белән теләсә нәрсә эшләргә дә була. Мисал өчен, интернет-бот “эшкә” җигелергә, эш бирүчеләр хезмәткәрләрен тавыш бирергә мәҗбүр итәргә мөмкин. Кәгазьне яндырып булганны, электрон базаны югалту да бер ни тормый, – ди Дмитрий Орешкин.
Комментарийлар