16+

Дэвид Хоуи: «WorldSkills ил икътисадын үстерә»

Казанның 177 нче лицеена WorldSkills дөнья чемпионаты башкарма директоры Дэвид Хоуи кунакка килде. Ул, мәктәп укучыларына WorldSkills чемпионаты турында сөйләп, ачык дәрес үткәрде.

Дэвид Хоуи: «WorldSkills ил икътисадын үстерә»

Казанның 177 нче лицеена WorldSkills дөнья чемпионаты башкарма директоры Дэвид Хоуи кунакка килде. Ул, мәктәп укучыларына WorldSkills чемпионаты турында сөйләп, ачык дәрес үткәрде.

– Минем җирле мәктәпләр белән танышасым, балаларның һөнәри яктан нинди дәресләр алуын үз күзләрем белән күрәсем килде. Сезнең мәктәпләрдә чыннан да яхшы белем бирүләренә инандым. Россиядә эшче һөнәрләренә җәлеп итү эше бик яхшы бара. Чемпионатка дүрт-биш ай гына калды, әзерлек эше белән дә канәгать без, – ди Дэвид Хоуи. 

Аның сүзләренчә, WorldSkills чемпионаты балаларга һөнәр сайлаганда ялгышмаска ярдәм итә.

– Гадәттә, балалар мәктәп тәмамлагач юрист, икътисадчы һөнәрләрен сайлый. Алар кул белән эшләп тә бик зур уңышларга ирешеп, күп акчалар эшләп була икәнен аңламый. Безне чорнап алган барлык әйберләр дә кеше кулы белән ясалган бит. Мин балаларга менә шуны аңлатырга тырышам. Шуңа игътибар иттек — чемпионат тәмамлангач, аны үткәргән илдә эшче һөнәрләрен сайлаучы кешеләр күбәя. Бу ил икътисады үсешенә дә китерә, – ди Дэвид Хоуи. 

«WorldSkills дәресләре» дигән проект 15 март көненнән алып, бөтен Россия буенча үткәрелә. Татарстанда да әлеге эш актив башкарыла. Аның максаты – балаларны мәктәп яшеннән үк эшче һөнәрләре белән таныштыру, яшьләрне чемпионат хәрәкәтенә җәлеп итү.
Исегезгә төшерәбез, Дөнья чемпионаты Казанда 22-27 август көннәрендә үткәреләчәк. Анда 66 илдән килгән 1500 яшь белгеч көч сынашачак. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading