16+

Диңгездән кайттыңмы - тест тапшыр! 40 меңгә кадәр штраф яный!

Татарстанга чит илдән кайтучылар коронавируска тест тапшырмаса, зур күләмдә штраф түләргә мөмкин. Шундый "бәхет" биш кешегә яный икән инде. Тагын 600ләп кеше тест тапшырган, ләкин нәтиҗәсе белән уртаклашмаган.

Бу хакта ТР буенча Роспоотребнадзор идарәсе җитәкчесенең урынбасары Любовь Авдонина журналистлар белән очрашуда хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, теге яки бу чит илдән кайтучылар аэропортта ук тест узарга мөмкин. Әлеге хезмәт 1,2 мең сум тора. Өч меңнән артык кеше андый мөмкинлектән инде файдаланган. Мөстәкыйль рәвештә, башка җирдә тапшыручылар исә тест нәтиҗәләрен дәүләт хезмәте порталында урнаштырырга тиеш. Роспотребнадзор бу эшне күзәтү астында тота. Порталда биш меңгә якын тест нәтиҗәсе инде беркетелгән.

Шул ук вакытта чит илдән кайткан биш кеше тест тапшырмаган. Хәзер алар буенча материаллар судка тапшырылган. Тест бирмәүчеләргә 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading