16+

Дима Билан "гөнаһын юарга" мөмкинлек биргәннәре өчен рәхмәт укый

8 сентябрь көнне Самара шәһәр көнен билгеләп үткән вакытта Дима Биланның үзен тотышы да, чыгышы да халыкка бер дә ошамаган.

8 сентябрь көнне Самара шәһәр көнен билгеләп үткән вакытта Дима Биланның үзен тотышы да, чыгышы да халыкка бер дә ошамаган.

Моннан соң Самара халкы җирле хакимияткә хат юллап, Дима Биланны шәһәр көненә чакырулары өчен җирле хакимият халыктан гафу үтенергә тиеш дип шарт куйган иде. Әлеге хатны бик күп кеше электрон форматта имзалаган булган.

Әлеге хәл Дима Биланның тормышка карашын үзгәртергә мәҗбүр иткән. Аннан соң ул бөтен чыгымнарны үз өстенә алып, яңадан чыгыш ясарга мөмкинлек бирүләрен сораган. Әлбәттә, ул уңай җавап алган.

"Гөнаһларын юарга" мөмкинлек алган җырчы инстаграмында: "Мин шәһәр администрациясенә минем гозерне тыңлап, кабат очрашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәтемне белдерәм. Мин барыгызны да күрүемә шат булачакмын!"- дигән, яңгыр коеп яуса да, сәхнәдән төшми җырларга сүз биргән. Концерт 29 сентябрьдә булачак. Шулай вакытында гаебеңне аңлап, төзәтергә омтылу әйбәт сыйфат, әлбәттә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading