16+

Дин әһелләре туган тел сагында

Казанда унберенче тапкыр татар дин әһелләре форумы узды.

Казанда унберенче тапкыр татар дин әһелләре форумы узды.

Форумның пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясенең Хезмәт Герое Минтимер Шәрип улы Шәймиев, башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Беренче көнне дин әһелләре 4 дискуссион мәйданчыкка бүленеп эшләде. Анда яңгыраган тәкъдимнәр форумның гомуми резолюциясенә кертеләчәк.
Быелгы татар дин әһелләре форумы 2020нче елның 29нчы августында «Милләт Җыены»нда кабул ителгән «Татарлар: гамәл стратегиясе»н гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде. Форумга Россиянең 72 төбәгендә яшәүче 1200 дин әһеле килде.
Утырыш Яшел Үзән имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланды. Аннары Бөек Ватан сугышы ветераны, Калининград өлкәсе мөселманнары оешмасына нигез салучы 96 яшьлек Хәким хәзрәт Биктиев дога кылды.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның «И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам...» дигән шигырь юллары форумның эчтәлеген тулысынча ачып бирә, диде оештыручылар. «Татарларның тормыш юнәлешләрен һәм карашларын, нигездә, мәсләк һәм иман билгели. Чыннан да, ата-бабаларыбыз 922нче елда ирекле һәм рәсми рәвештә кабул иткән ислам дине милләтебезне берләштерүдә, телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүдә гаять зур роль уйный» – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев.
Татар халкының мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән, бу юлда күп хезмәт куйган дин әһелләренә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт бүләкләрен тапшырды. Утырышта беренче өлешендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм төбәкләрдән килгән башка дин әһелләре чыгыш ясады.
Бүген делегатлар Спас районы Болгар шәһәрендә узган «Изге Болгар җыены»нда катнаша. Алар өчен бүген дә бик бай эчтәлекле программа әзерләнгән.
Киләсе 2022нче елда без Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүнең 1100-еллык юбилеен бәйрәм итәчәкбез. Мәгълүм булганча, агымдагы елның октябрендә илебездә халык санын алу чарасы да узачак. Бу форум күпмедер дәрәҗәдә әлеге чараларга әзерлекнең бер өлеше булып тора. Дин әһелләре телнебезне саклауда зур эш башкара. Гомумән, туган телен, динен югалткан милләтнең киләчәге юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading