16+

Динә Гарипова: «Телебезнең матурлыгын күрсәтәсем килә»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырылган Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале быел дүртенче тапкыр уздырылды һәм ул, елдагыча, зур йомгаклау концерты белән тәмамланды. Фестиваль 2015 елда барлыкка килгән иде.

Динә Гарипова: «Телебезнең матурлыгын күрсәтәсем килә»

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тарафыннан оештырылган Рөстәм Яхин исемендәге классик музыка фестивале быел дүртенче тапкыр уздырылды һәм ул, елдагыча, зур йомгаклау концерты белән тәмамланды. Фестиваль 2015 елда барлыкка килгән иде.

Чараның төп максаты – татар музыка сәнгатен үстерү hәм пропагандалау, мәшhүр композиторның милли чикләргә генә бикләнмәгән, дөньякүләм биеклеккә ия булган бай иҗади мирасын тыңлаучыга тәкъдим итү. Рөстәм Яхин татар композитор мәктәбе үсешенә зур өлеш кертә. Композиторның милли музыка сәнгатен үстерүгә hәм аны пропагандалауга керткән өлеше игътибарга лаек.

Башка еллардан аермалы буларак, быел “Яхин-гала” концерты эстрада-джас стилендә узды. Композиторның яңа сулыш өрелгән җырларын һәм романсларын Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрибҗанова һәм Динә Гарипова, Зәринә Вилданова, Динар Шәрәфетдинов, Илүсә Хуҗина, Илгиз Зәкиевләр башкарды. Шулай ук концертның “йөзек кашы”  Татарстан Филармония джаз оркестры һәм La Primavera Казан камера оркестры катнашындагы симфо - джаз оркестры булды.

Сүз дә юк, әлеге кичәнең тагын бер матур бизәге булып Динә Гарипова торды. Татарстанда уза торган чараларда аны сирәгрәк күргәнгәме, җырларын да, тавышын да, үзенең мөлаем йөзен дә тансыклаганбыз икән. Ул әлеге бәйрәм концертында Рөстәм Яхинның “Агымсу” (Г. Мөхәммәтшин сүзләре), “Без барыбер бергә булырбыз” (Ф. Сафин сүзләре), “Ышанам” (Л. Айтуганов сүзләре) җырларын башкарды. Һәм тамашачыларга Габдулла Тукай сүзләренә үзе иҗат иткән “Күңел” җырын да тәкъдим итте.

Концерт алдыннан журналистлар белән аралашканда да Динә рәхәтләнеп, “йолдызланмыйча”, җылы итеп, ихлас күңелдән аралашты. Без аңардан татар теле, фестивальнең аның иҗатына булган әһәмияте, иҗади планнары турында белештек.

Мин татар телен һәм татар телендәге җырларны башкарырга бик яратам, чөнки ул бик аһәңле, моңлы, - диде ул. - Һәм мәктәпләрдә татар телен укыту кимүен бик зур югалту, дип саныйм. Без, Татарстанда яшәүчеләр, татар телен белергә, сакларга һәм булачак буыннарга тапшырырга тиешбез. Телне сакларга кирәк. Мин рус телендәге альбом өстендә эшли башлаган идем. Һәм шул ук вакытта татар телендә дә альбом яздыру теләге туды. Үз мисалымда телебезнең матурлыгын күрсәтәсем килә. Репертуарга да татар телендәге җырларны күбрәк сайлый башладым. Аңа кадәр күбрәк моңарчы билгеле булган композицияләрне башкара идем. Еш кына гастрольләргә барганда, татар музыкасына карата күп кенә кешеләрнең фикерләрен ишетергә туры килде. Алар ни турында җырлавыбызны аңламасалар да, җырны ошатуларын әйтәләр иде. Бу минем өчен бик мөһим.   


 
– Әлеге концертта сез Габдулла Тукай сүзләренә үзегез көй язган “Күңел” җырын башкарасыз. Аның барлыкка килү тарихы белән дә таныштырып узыгыз әле.
– Бу мәсьәләдә миңа Рөстәм Яхинның җырлары бик зур тәэсир ясады. Аның көйләре башкаручы өчен җиңел түгел. Ләкин шул ук вакытта, тамашачыга дөрес итеп тәкъдим иткәндә, алар җиңел һәм гади итеп яңгырый. Яхин җырлары тамашачыга якын, кадерле. Һәм минем үземнең дә шундый җылы, халык җыры итеп кабул ителә торган җыр язасым килде. Моның өчен Габдулла Тукайның барлык шигырьләрен карап чыктым һәм  күңелемә аеруча якын булган “Күңел” җырына тап булдым. Шигырь укыганда туган көйне диктофонга яздырып, тавыш режиссерларына һәм аранжировка ясаучыларга җибәрдем. Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге җырны иҗат иткәндә мин чит төбәкләрдәге белгечләргә дә мөрәҗәгать иттем. Волгоградтан “Джем рекордс” студиясе белән эшләдек. Аларның беркайчан да Татарстанда булганы юк иде. Һәм миңа аларның татар теле һәм татар музыкасы нинди хисләр уятуын күрү кызык иде. Алар: “Татар көе бик йомшак. Аны ишеткәч, күз алдына табигать күренешләре килеп баса, саф һава алгандай тоела”, - диделәр. Ә татар телен алар кайсыдыр ягы белән француз, төрек телләренә охшаттылар. Җыр чыккач, татар җырчылары да аның ниндидер башка яңгыраш алуына игътибар ите. Миңа калса, безнең бу иҗат әсәребез бик яхшы килеп чыкты һәм мин көткән нәтиҗәләргә ирештек. Шушы җыр мисалында тагын берничә җыр өстендә эшлибез.

– Яхин фестивалендә катнашу сезгә нәрсә бирә? Ул сезгә нәрсәсе белән үзенчәлекле?
– Әлеге фестивальне үзем өчен тәҗрибә итеп кабул иттем. Мин үземә берничә җыр таптым. Сирәк яңгыраган, бераз онытылган композицияләрне җырлар өчен тагын бер форсат чыкты. Яхин репертуарындагы бик күп җырларны тыңлап карадык һәм берничә җыр сайлап алдык. Аларга да яңа сулыш өрү кызыклы булды.

– Динә, ничек уйлыйсыз, Яхин әсәрләренә джаз стилендә яңа сулыш өрү уңышлымы?   
– Музыка тарихында яңа юнәлешләр булдырган легендар төркемнәр бар. Әйтик, “Битлз” төркеме. Ул төрле җырларны бик күп жанрларда башкара һәм алардан соң да яңа юнәлешләр барлыкка килде. “Битлз” үзенә күрә бер чор ул. Яхин иҗаты да нәкъ шундый ук үзенчәлеккә ия. Аның иҗаты берничек тә татар дөньясы кысаларында гына кала алмый. Дөньяда билгеле музыка белгечләре дә Яхин музыкасын ишеткәч, нинди кызыклы джаз аккордлары бар дип шакката. Аның бөтен даһилыгы да шунда.
 
– Шулай да татар халкының джазга булган мөнәсәбәте төрле. Бездә бу жанрны актив пропагандалаучы “Үзгәреш җиле” фестивале бар. Һәм бөтен җырларны да бер үк стильдә тыңлавы, аны кабул итүе бик авыр. Ә Яхинның барлык җырлары да джазга ятышлы дип уйлыйсызмы?  
– Бөтен җырлары турында да әйтә алмыйм, әмма кайбер җырларында джаз ноталары бар, моннан берничек тә котылып булмый. Мәсәлән, “Ышанам” романсы бик уңышлы килеп чыкты.

– Динә, әле вакытта сез нинди эшләр белән мәшгуль?
– Декабрь ахырында Мәскәүдә ике сольный концертым булачак. Хәзерге вакытта шуңа әзерләнәм. Шулай ук, әйткәнемчә, ике альбом өстендә эшлибез.

Фото: Татар-информ/ Рамил Гали

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Я давно уже ждала и надеялась на то что буду слушать Дину Гарипову на канале татарском .Дина ! Мы ждем .

    Мөһим

    loading
    2
    X