16+

Динебезнең төп биш максаты

Ислам диненең максаты нәрсәдә? «Гадел» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт БАКИРОВ сөйләгәннәрдән.

Ислам диненең максаты нәрсәдә? «Гадел» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт БАКИРОВ сөйләгәннәрдән.

Ислам дине кешеләр бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә ирешсен өчен иңдерелгән. Ул яхшылыкка өнди һәм начар гамәлләрдән тыелырга чакыра. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә: «Дин ул – үгет-нәсыйхәт», – дигән.

Динебезнең биш максатын аерып карар идем.

Беренчесе – кешенең җанын саклап калу. Мәчеткә дога кылдыру, киңәш сорау ниятеннән күп киләләр. Араларында төрле язмышлы кешеләр бар. Беркөнне исә яшь кенә кыз килеп керде. Елый да елый, һич тынычландырып булмый. Бактың исә, егете ташлаган икән. Яшисем килми, дип үкси. Япь-яшь бала, аның инде тормышта гаме калмаган. Төрле сынау­лар була, кемдер авырып китә, кемнеңдер эшендә проблема килеп чыга, кемдер кредитка бата, иманы зәгыйфь кеше шунда үз-­үзенә кул салу турында уйлана башлый. Аллаһы Тәгалә, кешегә авырлыкны үзе күтәрә алган кадәр генә бирермен дигән. Авырлык алдында калганбыз икән, барысын да Аңа тапшырып, түземлек һәм сабырлык белән үткәреп җибәрергә тиешбез. Аллаһы Тәгалә адәм баласына җанны әманәт буларак иңдергән. Ә әманәт ул – сакларга бирелгән әйбер.

Икенче максаты – акылны саклап калу. Раббыбыз, Коръәнне акыл ияләренә бүләк иттем, ди. Без аның нигезендә яшәргә тиешбез. Пәйгамбәребез бер хәдисендә гыйлемен кулланмаган кешене китап төягән ишәк белән чагыштыра. Ишәк өстендә китап күбәюдән берәүгә дә файда юк, ишәкнең йөге генә арта. Ә акылны кешедән ачу һәм исерткеч эчемлекләр чыгарып җибәрә. Болар булса, өйдә тынычлык югала.

Өченчесе – җәмгыятьне саклап калу. Безнең җәмгыятьнең иң куркыныч авыруы – көнчелек. Мин аны коронавирустан да яманрак дип атар идем. Гөнаһ кылу да көнчелектән башлана. Иблис Адәм белән Һаваны, көнләшеп, җәннәттән чыгарды. Бертуган Кабил белән Һабил арасын да көнләшү боза. Көнләшү сәбәп­ле абыйлары Йосыфтан котылу өчен мәкергә баралар. Туганнар, ир белән хатын, кешеләр, дәүләтләр, илләр арасын көнләшү боза.

Дүртенче максаты – малны саклау калу. Акчасыз берни эшләп булмый дибез, дөрес сүз. Әмма шул мал да кешене бозарга мөмкин, ягъни байлык сынавын күтәрә алмаучылар бар. Мал кешегә зыян китерергә тиеш түгел. Мәчетебезгә җомга намазына бер егет йөри. Ярдәмгә мохтаҗ бер гаиләне белә икән. Ишетми һәм сөйләшә белми торган бер кыз ялгызы ике бала тәрбияли, ди. Алар яшәгән фатирның диварлары гына бар, бернәрсәләре юк, шуларга атна саен ашарга илтә икән. Бервакыт үзенең дусты белән кергән. Икенче юлы килгәндә, теге фатирны танып булмый, ди. Теге дусты кабат килеп, ремонт ясап киткән икән. Дустына да сөйләмәгән. Менә бу тәкъвалык, ихласлык, гадилек! Булган малны шулай да кулланып була бит. Шөкер, арабызда шундый кешеләр дә бар.

Бишенче максат – намусны саклау. Намусны нәфескә бирелү югалта. Нәфес ике канатлы. Бер канаты – йокы, берсе – ашау. Иртәнге намазга тора алмау – йокыдан мәхрүм калудан курку. Күп ашау да юньлегә китерми. Табиблар, авыруларның башы – күп ашаудан, дип кисәтеп тора. Ахирәткә баргач хәсрәттә калмас өчен, нәфескә каршы көрәшергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading