16+

«Диннең чисталыгын, кирәклеген, файдасын шушы рухи чыганакка битараф булмаган кеше генә аңлый»

Кукмара шәһәренең Туеш мәхәлләсе мәчете ачылганга быел май аенда бер ел булды. Моңарчы бу җирлектә әле совет чорында салынган, авыл йортын хәтерләткән җыйнак кына кечкенә бина мәчет ролен үтәгән. Соңгы елларда исә мәхәллә шактый зурайды, шуңа күрә биредә яшәүчеләр замана таләпләренә җавап бирердәй яңа мәчет салырга кирәк дигән фикергә киләләр. Өлкән яшьтәге элекке имам авырып китеп вазифасын башкармый башлагач, мәхәллә халкы шушы төбәктә туып-үскән, Кукмара мәдрәсәсе мөгаллиме булып эшләгән Айрат хәзрәт Шәфигуллинны бертавыштан имам итеп сайлый. 

«Диннең чисталыгын, кирәклеген, файдасын шушы рухи чыганакка битараф булмаган кеше генә аңлый»

Кукмара шәһәренең Туеш мәхәлләсе мәчете ачылганга быел май аенда бер ел булды. Моңарчы бу җирлектә әле совет чорында салынган, авыл йортын хәтерләткән җыйнак кына кечкенә бина мәчет ролен үтәгән. Соңгы елларда исә мәхәллә шактый зурайды, шуңа күрә биредә яшәүчеләр замана таләпләренә җавап бирердәй яңа мәчет салырга кирәк дигән фикергә киләләр. Өлкән яшьтәге элекке имам авырып китеп вазифасын башкармый башлагач, мәхәллә халкы шушы төбәктә туып-үскән, Кукмара мәдрәсәсе мөгаллиме булып эшләгән Айрат хәзрәт Шәфигуллинны бертавыштан имам итеп сайлый. 

Шуннан соң үзе дә бик оста ташчы булган Айрат хәзрәт төзелеш эшләре белән идарә итүне тулысынча үз кулына ала. Аның булганлыгыннан битәр, ихлас иманы бәрабәренәдер, Аллаһы Тәгалә барлык эшләрен уң итә, вакытында тиешле кешеләрен җибәреп тә, бер уйламаган җирдән акча һәм төзелеш материалларын юнәттереп тә, яңа мәчетнең шактый тиз арада төзелеп бетүен насыйп итә. Мәчет бинасының ачылу тантанасы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында 2018 елның 23 маенда була. Ел ярым дәвамында үзен аямыйча армый-талмый «чапкан», бөтен җаны-тәне белән бирелеп, төзелеш мәсьәләләрен хәл итеп, эш нәтиҗәсе өчен ихлас тырышып йөргән Айрат хәзрәт мәчетнең ачылу тантанасында, күңеле тулып, әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерә алмаса да, барлык ярдәм итүчеләргә дә бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшыра. 

Әйе, шушы матур, мәһабәт бина төзелсен өчен шактый күп кеше хезмәт иткән. Шулай да, эшнең башында яхшы оештыручы булмаса, мондый нәтиҗәгә, мөгаен, ирешеп тә булмас иде: Айрат хәзрәткә хас булган тырышлыкны, сабырлыкны, җаваплылык хисен, шулай ук аның булдыклы, оста, акыллы җитәкче булуын да Аллаһы Тәгалә тиешенчә бәяләп, эш ахырын шулай хәерле кылгандыр, шәт... Мөфтиебез Камил хәзрәт үз чыгышында шушы изге эштә катнашучыларның һәммәсенә дә рәхмәтен белдереп, Туеш мәчете киләчәктә гыйбадәт кылу урыны гына түгел, дини гыйлем алу, мөселманнарны берләштереп, күңелләрне камилләштерү, күркәм әдәп-әхлакка өйрәнү үзәге булып та хезмәт итүен теләгән иде. Күрәмсең, догасы фәрештәләрнең «әмин» дигән сүзенә туры килгәндер: Айрат хәзрәт җитәкчелегендә мәхәллә активы шактый әһәмиятле һәм кирәкле эшләр оештырып җибәрде...

Әлбәттә, имамның төп вазифасы – мәчеттә биш вакыт намазның үз вакытында җәмәгать белән укылуын кайгыртудыр. Бу мәсьәләдә биредәге җәмәгатькә тел-теш тидерерлек түгел, чөнки көн саен, намаз вакытларын күрсәтүче тәкъвимнәрдә күрсәтелгәнчә, мәхәллә моңлы азан тавышына күмелә, һәрбер намаз аз дигәндә 15-20 кеше катнашында уза. Ә инде җомга көнне Туеш мәчетенә шушы тирәдә яшәүчеләр генә түгел, башка мәхәлләләрдән дә килергә тырышалар. Сәбәбе – Коръән һәм хәдисләргә таянып, милли традицияләребез рухында төзек татар телендә сөйләнгән тирән эчтәлекле, үтемле вәгазь ишетү мөмкинлеге булудадыр. Бирегә килүчеләр Айрат хәзрәтнең нур балкып торган йөзен, тыныч, талгын сөйләмен, хикмәт белән сугарылган хикәятләрен дә күңел аша үткәреп үз итәдер. 

Вәгазь дигәннән, Айрат хәзрәт җомга вәгазьләре белән генә чикләнми: махсус билгеләнгән вакытларда, гадәттә, кичке сәгатьләрдә, күңеленә рухи азык алып иманын ныгытырга теләүчеләр янә бу мәчеткә җыйнала. Гомумән, биредә вәгазь-нәсыйхәт һәм гыйлем бирү эше бик югары дәрәҗәдә оештырылган: иртән дә, көндез һәм кичен дә, олысы-кечесе дигәндәй, мәчеттә үткәрелә торган дәресләргә төркемнәргә бүленеп атна дәвамында бик теләп йөри. Биредә сабак бирүче мөгаллимнәрнең укыту ысуллары белем алырга килүчеләрнең яшенә карап тәгаенләнә. Әйтик, уку елы дәвамында белем-тәрбия алган мәктәпкәчә яшьтәге 45 бала өчен дәресләр уен формасында оештырылды. Пенсия яшендәге өлкәннәрнең күңелләренә дә остазлар йомшак вә итагатьле итеп ачкыч таптылар. Дәресләрдә балалар белән олыларның гына түгел, яшьләрнең дә күпләп катнашуы сөендерә. Әйтергә кирәк ки, бу мәчеттә яшьләр намазга йөрүчеләрнең күпчелеген тәшкил итә, һәм шунысы мөһим: болар – мәзһәбебезне, милли гореф-гадәтләребезне, телебезне хөрмәт итүче яңа буын мөселман егетләре (мәчеттә түбәтәй-кәләпүшсез бер генә егетнең булмавы да моның ачык күрсәткече). Шушы яшьләрнең милли үзаңлы, халкыбыз телен, мәдәниятен хөрмәт итүче, итагатьле, тәүфыйклы, тыныч холыклы булып тәрбияләнүендә Айрат хәзрәтнең дә саллы гына өлеше бар. 

Изге Рамазан аенда Туеш мәхәлләсендә яшәүче мөселманнар, бердәм вә тату җәмәгать булып, ифтар мәҗлесләренә тупланды. Мәчет белән янәшә урнаштырылган җәйге чатырда көн саен 80ләп ураза тотучы авыз ачты. Ә төннәрен, мәчетнең ике катын да тутырып, халык, көйле зикерләргә бүленә-бүленә, тәравих намазларын укыды. Рамазанның ахыргы ун көнендә игътикәфкә калучылар бергәләп сәхәр ашады, көндезләрен исә Коръән-Кәримне хәтем кылды. Мәчеткә килүчеләргә шушы мөбарәк көннәрнең бәрәкәтен тоярга ярдәм итүдә, фазыйләтле чорның илаһилыгы белән нурландырылган күңелләрне шатландырып торуда җәмәгатьнең җаны булып саналган имамның роле бик зурдыр.

Ураза гаете көнне мәчет әйләнәсендәге мәйданчыкта балалар өчен кызыклы бәйрәм чарасы үткәрелде: биредә Сабан туе мисалында төрле уеннар, конкурслар оештырылды, сабыйларга күчтәнәчләр, бүләкләр тапшырылды, тәмле пылау пешерелеп өләшенде, гает коймаклары әзерләнде. Балалар белән эшләү мәхәллә эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып санала: биредә уку елы дәвамында ислам нигезләре белән таныштырудан тыш, төрле кызыклы чаралар оештырыла. 

Шунысы да игътибарга лаектыр: Айрат хәзрәт үзе җитәкләгән мәхәлләнең эшчәнлеген социаль челтәрләрдә актив яктырта. Барлык әһәмиятле чаралар фото-видеога төшерелеп, халыкка тәкъдим ителә, Туеш мәчете сурәте белән эшләнгән дивар календаре һәм буклетлар мәхәллә оештырган чараларда катнашучыларга тапшырыла, гомумән, бүләккә дә күп таратыла. Ни дисәң дә, хәзерге заманда бу үз оешмаңны, эшчәнлегеңне танытуның бер үтемле ысулы бит... 

Шактый актив тормыш рәвеше алып барып, бик күп эшләр башкарырга туры килсә дә, Айрат хәзрәт гыйлемен арттыру мәсьәләсен дә даими күз уңында тота. Кукмара мәдрәсәсен һәм Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен инде тәмамлауга карамастан, ул читтән торып Россия ислам институтының теология факультетында да белем алырга җаен табып, шушы көннәрдә диплом якларга ниятләп тора. Барысына да ничек өлгерә икән дип хәйран калабыз кайчак... Ул бит әле дүрт балалы гаилә өчен җавап бирүче әти дә: тормыш иптәше Чулпан белән ике кыз һәм ике малай үстерә алар.

...Әйләнә-тирәгә гыйлем-мәгърифәт таратып, нур чәчеп торган Туеш мәчете янындарак чишмә агып тора. «Диплом яклап кайткач, мәхәллә чишмәсен төзекләндерергә уйлыйбыз. Матур итеп бизәлгән корылма төзеп, халыкка шуның ямен һәм чишмә суының тәмен тоярдай бер күркәм урын булдырасы килә», – ди Айрат хәзрәт. Имам әйтүенчә, кеше яшәгән җирлектә чиста су булуы ул – Аллаһның бик зур рәхмәте. Ләкин әлеге су чыганагын кеше кайгыртмаса, ваемсызлык күрсәтсә, Аллаһы Тәгалә аны юк итәргә дә мөмкин. Фикерләрен дәвам итеп, хәзрәт тагын болай диде: «Уйлап карасаң, дин дә чишмә кебек. Аның чисталыгын, кирәклеген, файдасын шушы рухи чыганакка битараф булмаган, тормышын шуңа бәйләп яшәргә тырышкан кеше генә аңлый һәм тоя ала. Халык үзе яшәгән җирлектәге чишмәне карап, төзекләндереп тормаса, ул чишмә бетәчәк. Дин белән дә шулай. Коръәндә бу хакта шулай диелгән: «Әгәр Аллаһка итагать итүдән йөз чөерсәгез, Ул Үз динен сездән алып башка халыкка бирер (һәм сез һәлак булырсыз...)» Чиста судан башка яшәп булмаган кебек, дин тотмыйча яшәү дә – чын, хакыйкый тормыш түгел. Менә шуны мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерәсе, аңлатасы килә»...

Насыйп булсын, әмин, насыйп булсын... Иншә Аллаһ, 43 яшьлек хәзрәтебезне алда иман нуры белән яктыртылган олы вә мәгънәле тормыш юлы көтә. Аның күңелендәге изгелек чишмәсе саекмасын, дин юлындагы хезмәтен Аллаһ Раббыбыз нәтиҗәле, бәрәкәтле кылсын, Үзенең олуг ярдәменнән ташламасын...

Ришат Курамшин, Кукмара.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading