Татар Наратлысы авылында Гурьяновларның ике катлы йортлары әллә каян күренеп тора. Зәвык белән эшләнгән, бик матур бизәлгән бу ызба музейны хәтерләтә.
Анда 100 еллык шкаф, Франциядән кайткан картиналар, Италиядә эшләнгән люстра, тагын әллә нәрсәләр бар. Һәр нәрсә уникаль, бер-берсен кабатламый, һәрберсенә күңел җылысы кергән. Кулдан эшләнгән. Юк кына нәрсәләрдән дә язмамның герое Рәшидә апа могҗиза тудыра: чыгарып ташларга кызганган тишек кием-салым өчен әрҗәгә, әбиләреннән калган өстәл банкеткага әйләнгән.
Озак еллар дизайнер булып эшләгән әңгәмәдәшем Рәшидә Гурьянова: «Гомер буе кешеләрнең заказлары буенча эшләдем. Хәзер лаеклы ялга чыккач, үземнең өемне бизәр вакыт җитте», – ди.
Рәшидә апа тумышы белән шушы авылдан. Интерьер дизайнеры булып эшләгән. Казанда да фатиры бар. Шулай да авылда яшәве кызыграк, рәхәтрәк, ди. Дизайнер авылда мәдәниятне күтәрергә тырыша. Әмма клубы, мәктәбе дә булмаган авыл халкына Пикассо, Сальвадор Далиларны аңлатуы җиңел түгел. Шулай да бердәм көч үзенекен итә. Әнә күптән түгел авылларында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга истәлекле һәйкәл ачканнар.
Лаеклы ялда булса да, кызлар кебек әле Рәшидә апа, күз тимәсен үзенә. «Яшь калуның берәр серен беләсезме әллә?» – дим, шаяру катыш кызыксыну белән. «Хәрәкәт, яхшы кәеф, ышанычлы дуслар кирәк. Азрак ашарга, күбрәк эшләргә киңәш итәм. 30 сутый бакчамда рәхәтләнеп эшлим. Бер фитнес та кирәк түгел. Бакчамда яшәртә торган җимешләр дә бар барын. Көненә ун бөртек зелпе (жимолость) ашасаң яки өч кытай җимеше – годжи ашасаң яшәртә, диләр. Алар минем бакчамда үсә», – ди Рәшидә апа. Әле тагын итне сирәк ашый, күбрәк балык белән туклана.
Нәрсәләр генә юк бакчасында. 400 төп кура җиләге үстерә. Тынычландыра торган чәчәк – йомшак таҗлы «куян койрыгы»ннан алып Грузиядә генә очрый торган җимешләр дә үсә. Шулай ук черешня, кивиның бер төре, груша, карбыз кебек экзотик җимешләр, тархун, лаванда да бар. Помидорның да җиде төрле сортын үстерә. «Бакчадагы һәр нәрсә файда китерергә тиеш», – ди Рәшидә апа. Һәр агачы, куагы бер авырудан дәвалый аның, сәламәтлекне ныгыта. Хәтта мунчасы да гади түгел, савыктыра торган. Матурлык яраткан Рәшидә апа мунчаны кунакханә йорты ясаган. (Хәер, бөтен җирдә шулай матур аның, хәтта бәдрәфендә йомшак кәнәфигә кадәр бар.)
«Шулай булырга тиеш тә», – ди Рәшидә апа. «Син бит өеңә ял итәргә кайтасың. Бар нәрсә уңайлы булсын, күзне иркәләсен». Мунчада саунага Һималайдан кайткан тоз урнаштырган. Мичтәге дүрт төрле ташның һәрберсе төрле авырудан дәвалый. Мунчаның эчен тышлаганда, сихәтләндерә торган агачлар кулланганнар.
Бакчасын, йортын бизәү өчен Рәшидә апа акчасын да, вакытын да кызганмый. Берәр идея тудымы, ул аны тизрәк кәгазьгә төшерә. Аннары, теләген тормышка ашыру өчен, чимал барлый башлый. Чәчәкләр утыртыр өчен борынгы агач ат арбасын, интерьер өчен шул арбаның агач тәгәрмәчләрен шактый эзләргә туры килгән аңа. Күп нәрсәне үзе ясый. Хәтта кызы Мәрьямнең туй бизәлешен дә үзе кайгырткан. «Туй Чаллыда булды, бизәлеш өчен кирәкле каен бүкәннәрен, озын агачларны машина белән төяп барырга туры килде», – дип искә ала ул. Төп ярдәмчеләре, илһамландыручылары – әнисе Сәлимә апа, кызы Мәрьям белән кияве Марат, ире Николай һәм мәчесе Чыңгыз хан. Аны гаилә әгъзасы итеп кабул итәләр. «Мәчебез өчен аерым микродулкынлы мич тотабыз, чөнки ул җылытылган ризык кына ашый. Ничәдә кайтырга кирәклеген төгәл белә, вакытында өйдә була», – дип елмая Рәшидә апа.
Өйнең бер өлешен иске йорт дип атаганнар. Монда Бибигөлҗиһан әбисеннән калган борынгы экспонатлар саклана: чын авыл миче, йөзьеллык шкаф, элеккеге картиналар... Өй каршындагы «алтылы» жигули да истәлекле. Ул галим, академик Миркасыйм Госмановныкы. Бу машинага инде 20 елдан артык. Ул әле дә йөри, төсе дә уңмаган.
Бу йортта бер нәрсәне дә чүплеккә ташламыйлар, һәр нәрсәгә дизайнер яңа сулыш өрә. Рәшидә апа тагын бер зур эшкә тотынырга җыена: үзләренең нәсел шәҗәрәсен төзергә тели.
Рәшидә Гурьяновадан 5 тормыш кагыйдәсе
1. Кеше бу тормышта болай гына яшәргә тиеш түгел. Яхшылык эшләргә кирәк. Яшь чакта аңлап бетермисең, баксаң, борынгылар дөрес әйткәннәр икән бит: кеше үз тормышында бер ул, йә бер кыз үстерергә, йорт салырга, агач утыртырга тиеш.
2. Кайбер кешеләр өчен дин ул гимнастика кебек. Бары тик рухи яктан Аллага якынайсаң гына аны аңлыйсың, ул да сине ишетә башлый. Һәрчак Аллаһыма таянам, авыр чакларымда ярдәм сорыйм, ул миңа булыша, димәк, ишетә.
3. Кеше: «эшләп арыдым, туйдым», – ди. Эшне яратырга кирәк. Шул чакта ул сиңа рәхәтлек бирә, эшеңнең нәтиҗәсен күрү сине канатландыра, көч өсти, арыганлыклар онытыла. Яраткан эштән туймыйсың.
4. Теләгеңә ирешергә теләсәң, максат куй. Дәүләт берни бирми дип зарланып утырудан файда юк. Сиңа беркем дә бернәрсә дә тиеш түгел. Үзең барысына да иреш. Бер урында таптанып торган урын сазлыкка әйләнә.
5. Бала өчен әти-әни һәрчак үрнәк. Баланы сүз белән түгел, эш белән тәрбияләргә кирәк.
Яшел Үзән, Татар Наратлысы
Комментарийлар