16+

Дөнья рекордлары куйган спортчы Татарстанда авыл төзи

Мин бу авылга бару турында өч-дүрт ай хыялландым дисәң дә була торгандыр. Урман буе, янәшәдә генә бормаланып инеш ага. Аның зур бакчасы бар, ул җимеш агачларына күмелеп утыра. Берәүләр монда умарталар тота, икенчеләр бакча җимешләре үстерә. Минем хыялымдагы авыл әнә шундыйрак иде.

Дөнья рекордлары куйган спортчы Татарстанда авыл төзи

Мин бу авылга бару турында өч-дүрт ай хыялландым дисәң дә була торгандыр. Урман буе, янәшәдә генә бормаланып инеш ага. Аның зур бакчасы бар, ул җимеш агачларына күмелеп утыра. Берәүләр монда умарталар тота, икенчеләр бакча җимешләре үстерә. Минем хыялымдагы авыл әнә шундыйрак иде.

Әлеге авыл турында Әлмәт районында яшәүче Илдус Маликов сөйләде һәм үзләренә кунакка чакырды. Без аның белән җәй башында таныштык. Ул салкын суда йөзү буенча сигез тапкыр дөнья рекордын куйган кеше. Газетабызның 5 июль санында аның турында язып та чыккан идек. Инде менә бормалы юллар буйлап, хыялдагы авылны эзләп барабыз. Илдус әфәнде безне зур юлга чыгып каршы алды. Аның машинасы бераз барып, елга буендагы бер каралты янында туктый башлагач, чын күңелемнән, кузгалып, ераккарак китүен теләдем. Бу минем хыялымдагы авыл түгел ләбаса! Салынып ук бетмәгән ике йорт, зур булмаган бакча, ул да әле яңа үсеп килә... Елга буена утырып чәй эчкәндә дә, булачак авылның урамнарыннан йөргәндә дә, Илдус әфәнде моңаеп баянда уйнап утырганда да мин аның күңелендә, йөрәгендә ни булганын аңлый алмый газапландым. Бәлки бу сәфәр дә онытылыр, язма да бөтенләй башка төрле булыр иде, әгәр икенче бер очрашу булмаган булса. Әлмәт районына барып кайтканнан соң, Кама Тамагы районындагы бер кешеле авылда булдык. «Шәһри Казан» газетасында (102нче сан, «Бер кешеле авыл») әлеге авыл турында Эльвира Мозаффарова язып та чыкты. 70нче елларда гөрләп торган авылда бүген бердәнбер кеше – Николай абзый гына яши. Бик матур урын... Урман буе, бормаланып инеш ага... Николай абыйның күзләрендәге сагышны күрсәгез сез! Үз авылын Җир йөзеннән сызып атмас өчен, җан тырмаша. Ул бит аның туган авылы! Илһам Маликовны аңлар өчен шушы очрашу, шушы сәфәр кирәк булган икән ләбаса. Булган авыллар беткән заманда, мин авылга нигез салам дип эшкә тотыну өчен күпме батырлык кирәк! Иң элек хыялыңа үзең ышанырга, аннан башкаларны ышандырырга тиешсең. Шул вакытта гына ул чынбарлык була. Илдус Маликовның һәр сөйләгәнен янә бер кат искә алдым. Менә хәзер мин аның әйтелгән һәм әйтелми калган сүзләрен аңладым.

Илдус Маликов юкка гына ялан кырда авыл төзергә тотынмаган. Аның бабасы Хәмит Маликов – Әлмәт районының Салкын Алан авылына нигез салучы кешеләрнең берсе. Татар авылларының бакчачылык белән шөгыльләнүе – сирәгрәк күренеш, Хәмит Маликов исә беренчеләрдән булып бакча үстергән, шул бакча аларны авыр сугыш елларында ачлыктан саклап калган. Хәмит бабай Гражданнар сугышы беткәннән соң, бер ел җәяүләп, туган авылына кайта. Юл буенда үзе күргән бакчаларга сокланып, үсентеләрен дә ала. 1924 елда Салкын Алан авылына килеп урнашканнан соң, бакча утырта. Салкын Аланга иң беренче килеп утыручы дүрт кеше, булачак авыл урынын саклап, 1923 елның кышын шалашта үткәрәләр. Нинди ышаныч кирәк моның өчен!
– Кайчандыр бер нигезсез җирдә авыллар булдырганнар икән, нигә бүген бу булмаска тиеш?! Мондагы җирләрне рәсмиләштерүгә ирештек. Бүгенге көндә электр энергиясе китерелгән. Бик уңайлы урын. Әлмәт якын гына, теләге булган кешегә йөреп эшләү бернинди авырлык тудырмый. Шәһәр җирендә яшәүдән халыкның күңеле кайтып килә дип исәплим. Якын киләчәктә авылда яшәргә теләүчеләр артырга тиеш. Җир уңдырышлы, эшлим, үз эшемне ачам дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Безнең проект буенча без нәкъ шуны күз алдында тотабыз да. Бирегә бер төркем халык ял итәргә килсә, икенчеләре аларны экологик чиста ризык белән тәэмин итәчәк, – ди Илдус Маликов.

Авылның исеме дә Бәрәкәтле Алан. Бүгенгә төзелеп бетү алдындагы йортлары икәү генә булса да, Бәрәкәтле Аланга килеп кунак булучылар саны бихисап. Бәйрәмнәр, ярышлар үткәрәләр.

Илдус Маликовның бабасы һәм аның бакчасы турында үз чорында Гомәр Бәширов та язган. Сугыштан соңгы елларда Хәмит бабай колхоз бакчасын да утырта. Язучы шуны килеп күрә. «... Болары алмагач була инде, иптәш. Хәзергә монда йөз төп кенә әле, көзгә ул ике йөз төп булыр», – дип яза Гомәр Бәширов «Урман буендагы бер бакча» дип исемләнгән язмасында. Әлеге язманы укып чыктым да, Илдус Маликовның үз бакчасы турында сөйләп йөргәннәре искә төште. Нәкъ менә шулай, һәр нәни агачны санап, җимешләре булганнарына куанып, су буендагы бакчаны әйләндек Илдус әфәнде белән. Аннан соң хыялдагы авыл урамнарын... Әңгәмәдәшемнең күңелен аңламый битәрләнүемнең дә асылына төшендем. Миңа хыялга ышану җитмәгән... Инде хәзер инандым, Бәрәкәтле Алан авылы булачак!

Зөлфия Хәлиуллина

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading