Бер хәдистә: «Аллаһы Тәгалә сезнең сурәтегезгә һәм малыгызга карамас, бәлки күңелегезгә һәм гамәлләрегезгә карар», – диелә. Үзләрен бар кылган, көндәлек нигъмәтләрен биреп тәрбияләп торган Бөек Затны танымаган, кире каккан, шуңа каршы көрәш алып барган динсезләр үз эшләрен ләззәтләнеп башкарган чуалчык заманда, һәр авылның Аллаһы Тәгаләне танып, биргән нигъмәтләренә шөкер итеп, үз авылы халкы өчен шыпырт кына дога кылып яшәгән тәкъва кешеләре булган.
Безнең Сәрдек авылында да Зиатдин бабай, аның улы Гыймран бабай имамлык вазифасын, замананың усал җилләре тимәслек, бәла-казаларны ияртмәслек итеп, Аллаһы Тәгалә белән ике арадагы җепне ныгытып, акыл белән динне саклап кала белгәннәр. Менә шушы йортка Пыжмарада күп балалы гаиләдә эш белән пешеп үскән, үтә дә уңган булган җиңел гәүдәле, янып торган Дания исемле чибәр кызны төп йортта әти-әни янында калган Рашат килен итеп төшерә. Ул чордагы колхоз эшенең күплеген, авырлыгын хәзерге кеше күз алдына да китерә алмый. Фермадагы бөтен эш кул белән башкарыла. Техника белән эшләүчеләргә дә көнне төнгә ялгап эшләргә туры килә. Дания апа – фермада, Рашат абый комбайнда хөкүмәт бүләкләренә ия булырлык итеп эшлиләр. Шул ук вакытта өйдә олыларны тәрбиялисе, бакчада бәрәңгесен, яшелчәсен үстерәсе... Әле бер-бер артлы балалар туа... Балалар дигәннән, башка балалар кебек, аларга туп тибүләр, чана шуулар әз эләкте. Кечкенәдән үз эшләре бар иде, тәрбия шундый иде. Таләп каты булды: эшегезнең нәтиҗәсе күренсен. Тырышкан табар – ташка кадак кагар, ди халык. Хезмәт белән үскән балалар кайда да югалмаслык тәрбия алдылар. Әби-бабайларны тәрбияләп озатканга инде шактый вакыт үтте.
Кечкенә чагында абыйларына абыем дип үскән Рәзифә, Чепьяда үзе дүрт малайлы Сабировлар гаиләсенә килен булып төшеп, ире Илдар белән ике ул, бер кыз үстерәләр. Уртанчысы Рәдиф бик яхшы укып, авиация институтын тәмамлап, үзенә тиң Гүзәл исемле җәмәгате белән ике бала үстерәләр, чит илләр белән дә элемтәләре бар. Олы уллары Шамил Алабугада укып кайткач, үзебезнең бакча-мәктәп комплексын җитәкләгәндә, бик зур эшләр башкара, кешеләр белән эшли белүче, яхшы мөгамәлә коручы, һәркемне хөрмәт итүче, һәрбер эшне төбенә төшеп эшли белүче буларак таныла. Килен каенана туфрагыннан булыр, дигән әйтемгә туры китереп, Чутайдан үзе шикелле тырыш, тыйнак, уңган Нурсияне алып кайта. Төп нигезне тагын да ныгытып, Ильяс һәм Илүсә туа. Гаилә әкрен генә бер-берсен хөрмәт итеп, килешеп яши бирә. Рашат абый, пенсиягә чыкканчы ук, мәчеткә йөри башлый. Мулла улы сүрәләрне, догаларны яхшы белә, намазга баса. Мәчетнең мөәзине була. Мөәзиннең азан әйтүенә бик күп әҗер-саваплар языла, диелә. Азан артыннан кабатлап барган кешегә дә шундый әҗер-савап язылыр, ди. Ә Рашат абыйның азан тавышы бик моңлы иде...
Аның нәселен дәвам итүче олы улы Шамил белән Нурсиянең бүген үз эшләре бар. Өч авылда кибетләре бик уңышлы эшли. Аллаһы Тәгалә насыйп иткәч, төпчек Дилбәр туа. Дания апага олы юаныч, иптәш була. Тормыш шулай ага бирә. Үзе кечкенәдән догалар өйрәтеп үстергән Ильяс белән Илүзә дә бүген Казанда гыйлем алалар. Намазын да укый беләләр, аларны гомер буе әби-бабайның хәер-догасы сакласын, ди Дания апа.
Бүген Дания апага – 70 яшь. Үзенең бөтен туганнары, балалары аның ай-ваена карамыйча, җыелып котларга, хөрмәтләргә уйлаган. Туганнары, балалары чын күңелдән котлаганда, күзгә яшьләр килә. Туганнары, олы улы Шамил, сиңа иң кирәге – сәламәтлек телибез, диделәр. Уртанчы улы Рәдиф, безгә дөрес тәрбия биргәнегезгә, әти белән икегезгә дә олуг рәхмәт, дип котлады. Кызы Рәзифә, әнием, мин синең белән горурланам, диде. Энесе Гали Гамбәрович, апа, син Сәрдеккә килен булып килгәч, бөтен сәләтеңне, бөтен булганлыгыңны күрсәттең, диде. Дания апаның 50 елдан артык Сәрдектә яшәгән гомере шушы мәгънәле сүзләргә сыйды.
Җәлил хәзрәт үзенең вәгазьләрендә: «Төп йортны акыллы киленнәр тота», – ди. Әйе, бүгенге көндә хәер-догалы йортта, шушы нигезне саклаучы, туганлык элемтәләрен ныгытып торучы Чутай кызы Нурсия – акыллы, тырыш килен, яраткан хатын, кадерле әни, зирәк хуҗабикә. Хуҗабикәнең туганчыллыгына карап, төп йортка бөтен туганнар җыела. Менә бу юбилейда барлык туганнар да «вокзал хуҗабикәсе» Нурсиягә аерым рәхмәт әйттеләр.
Хәзерге чорда гаилә мәсьәләсе турында күп сүзләр сөйләнә, чаралар үткәрелә. Килен-каенана проблемасын зурайталар. Гаилә ныклыгы – йортта яшәүчеләрнең үзләрен барлыкка китергән Затны танып, аның нигъмәтләренә шөкер итә белүдә, гаилә башлыгының йортны алып барырлык, тәэмин итәрлек, сакларлык, якларлык сыйфаты булуда, һәрбер килен – булачак әни, каенананың тырыш, уңган, зирәк, сабыр була белүләрендә. Гомер ничек яшәсәң дә үтә, олыгайган көнеңдә балаларың, оныкларың – барысы да гаиләле, исән-сау булып, сиңа рәхмәт белдерәләр икән, синең дөрес яшәвеңнең бәясе бу. Ә иң зур бурыч – артыңнан догачы бала тәрбияләп калдыру. Иң зур бәя – бу дөньяда кылган гамәлләреңнең әҗере ахирәттә җәннәт нигъмәтләре буларак каршы алырлык булу. Авылны саклый, авылда яшәүдән тәм таба белә, һәркем хөрмәт итә торган чын гаиләләр күбрәк булса, җәмгыятебез дә ныграк булыр иде.
Тәгъзимә Гарипова, Балтач районы, Сәрдек авылы.
Комментарийлар