— Дәрия, үзең турында сөйлә әле.
— Мин Ижауда туып-үстем, 85 нче мәктәптә укыдым. Кечкенәдән актив идем, 8 ел бию белән шөгыльләндем. 8 нче сыйныфта тегүчеләр курсына йөри башладым. Дизайнер яки тегүче булырга хыяллана идем. Ләкин чит шәһәргә китеп укырга курыктым. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, бер ел эшләрмен дә, аннан соң укырга керермен дип уйладым. Тик әнием: “Барысын да онытып бетерәсең, укырга керергә кирәк”, – диде. Документларымны иптәш кыз белән бер уку йортында тапшырдым. Тик гаризалар кабул ителә торган соңгы көндә Ижау авыл хуҗалыгы академиясендә тукталырга булдым. Әнә шулай итеп, агроинженерия факультетының “Агробизнеста автомобиль һәм техник система” бүлегендә белем ала башладым. Укырга кергәндә, мин сайлаган юнәлеш бизнес белән бәйле булыр дип уйлаган идем. Тик без тракторлар һәм авыл хуҗалыгы техникасын өйрәнә башладык. Беренче курста укытучылар булачак һөнәребез турында бик кызыклы итеп сөйлиләр иде, дуслар да табылды. Башка уку йортына күчәсе дә килмәде. Бүгенге көнгә кадәр нәкъ менә шушы һөнәрне сайлаганыма үкенмим.
— Аңлавымча, трактор белән дуслык та академиядә барлыкка килгән?
— Беренче курстан соң без Июльское авылына практика узарга бардык. Анда безгә тракторчы-машинист таныклыгын алу өчен трактор йөртергә өйрәнергә тәкъдим иттеләр. Тормышта барысы да кирәк булыр дип, мин риза булдым.
— Авыр идеме?
— Ул вакытта мин машина йөртергә дә өйрәнә идем, бәлки шул да ярдәм иткәндер. Иң авыры төрле тизлекләргә күчерү иде. Ни дисәң дә, авыр техника бит. Трактор ике тормоз педале булу белән аерылып тора. Практика вакытында сенаж өемнәре ясарга туры килде. Ул вакытта каплану куркынычы да бар иде. Тик мин кечкенәдән тәвәккәл һәм куркусыз. Ә трактор заманча булса, аны йөртергә авыр түгел.
— Кызларны авыр техника белән бәйле һөнәр ияләре итеп күз алдына китерүе читенрәк.
Комментарийлар