16+

Дүрт бала әнисе Сәрия Закирова: "Бу яшемдә инде, “өлгермим, вакыт җитми”, дип зарлана алмыйм"

Бай эчтәлекле, дистәләп сәхифәсе, актуаль темалар аудио, видео язмалар белән тулыландырылып бирелгән, бизәлеш ягыннан зур мөмкинчелеге булган “Үз өем” дип исемләнгән электрон журнал редакторы Сәрия Закирова белән ачыктан-ачык сөйләшеп утырганда, үзем өчен дә күп әйберләр ачтым.

Дүрт бала әнисе Сәрия Закирова: "Бу яшемдә инде, “өлгермим, вакыт җитми”, дип зарлана алмыйм"

Бай эчтәлекле, дистәләп сәхифәсе, актуаль темалар аудио, видео язмалар белән тулыландырылып бирелгән, бизәлеш ягыннан зур мөмкинчелеге булган “Үз өем” дип исемләнгән электрон журнал редакторы Сәрия Закирова белән ачыктан-ачык сөйләшеп утырганда, үзем өчен дә күп әйберләр ачтым.

Социаль челтәрдә аралашу, интернет ярдәмендә мәгълүмат алуга бүген бертөрле генә караш юк. Ләкин аларны яхшы максатларда куллансаң, үзеңә өр-яңа дөнья ачарга да, алыштыргысыз ярдәмче табарга булганы берсүссез аңлашыла.
– Сәрия, бу журналны ачу идеясе кайчан туды?
– Идея күңелдә дистә елдан артык яшәде. Журнал өчен даими рәвештә материаллар тупланды. Кая барсам да, кызыклы тоелган язмаларны: “Журналым өчен кирәге чыгачак,” – дип алып кайта идем. Минем кечкенә генә хобби кебек язма туплавымны хуплаучылар, үзләре дә миңа кушылып, журнал өчен “азык җыештылар”. Әле дөньяга чыгасы тәгаен билгеле булмаса да, инде ул матбугат чарасының ниндиерәк булуын күзаллый идем инде.
Ә теләкне тормышка ашырырга игелекле, изге күңелле милләттәшләрем ярдәм итте. “Үз өем”не халыкка җиткерергә Аллаһ Тәгаләдән сәгате суккандыр, югыйсә, көтмәгәндә, юлыма очрап, теләк-хыялларымны тыңлап, ярдәм кулы сузучылар булмаса, бу бары тик яшерен хыял булып күңелемдә яшәр иде.

– Журналның исемен ниөчен “Үз өем” дияргә булдыгыз?
– Берничә дустыма киңәш сорап мөрәҗәгать иттем. Дистәдән артык исем арасында “Үз өем” дигәне иң отышлы саналды. Бу исемне миңа шагыйрә, популяр җырлар авторы Гөлфирә апа Сәрвәрова тәкъдим итте. (Гөлсәрвәрнең минем журналның эчтәлеген ача торган шул исемдәге җыры да бар).
“Үз өем” дә әби – бабайлар да, әти-әни, бала-чага, кияү-кәләш, килен, каенана-каенаталар – бар да бар. Гыйбрәтле язмышлар, гаилә мөнәсәбәтләре, психолог киңәшләре, “Хуҗабикә” сәхифәсендә – аш-су, оста куллар, бакча эшләре турында укырга мөмкин. Бала тәрбияләү хакында кызыклы мәгълүмат алу өчен дә җурнал битләренә күз салырга була. “Үз өем”дә медицина өлкәсенә караган күп кенә сорауларга җавап ала аласыз. Электрон журнал – виртуаль укучыларыбызга иҗат мәйданы да. Журналыбызда үзләрен борчыган сораулар, киңәшләр, гыйбрәтле, яралы язмышларны уртаклашучылар бар. Әйтик, әле дөньяга аваз салган журналда инде кайбер темалар укучылар тарафыннан соратып алына.

– Сәрия, менә шушылай халыкка кызыклы һәм зәвыклы итеп әзерләү өчен нинди принципларга таянасыз?
– Үз укучыларыбыз, үз аудиториябез булырына без ышанабыз. Журналда дөнья күргән бер әңгәмәсендә Зилә апа Сөнгатуллина: “Тамашачыны да тәрбияләргә кирәк”, – дигән иде. Без дә, аның фикеренә колак салып, аның сүзләрен кабатлап: “Укучыны да тәрбияләргә кирәк”, – дибез. Төп принцип әнә шул. 

– Бу журналның кәгазь варианты булачакмы?
– Электрон вариантның үз уңайлыклары бар. Беренчедән, географик чикләүләр булмый. Мәскәүдә дә, Уфада  да, Кырымда да даими укучыларыбыз бар. Икенчедән, электрон вариант теләсә кайсы вакытта: чиратта торганда, транспортта барганда яки кухняда аш-су әзерләгәндә дә бик уңайлы. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, дөньяның теләсә кайсы почмагында укырга мөмкинлек дигән сүз. Кәгазь варианты да булыр, иншаАлла.

–  Журнал ачу гына түгел, аны “алып бару” да күп вакыт, энергия таләп итә...
–    Вакыт эшләсәк тә, эшләмичә өйдә телевизор каршында ятсак та үтеп китә. Миңа 11 яшь булганда әтием үлеп киткәч, балачактан мөстәкыйль булырга, әни әзерләп биргәнне көтеп утырмаска өйрәндек. 11 яшьтән көндәлек мәшәкатьләрне үтәп үскәнгә, бу яшемдә инде, “өлгермим, вакыт җитми”, дип зарлана алмыйм. Журналым кулымны тотып тора, башка эшкә вакыт калмый, дип тә әйтмәс идем.

–    “Кызлар җыры”сәхифәсенә аерым тукталасы килә.  Монда минем дә хикәяләр белән шигырьләрем урын алды. Аның өстенә шагыйрәләр белән “Аулак өй”ләр оештыру да матур традицияга әйләнеп бара бугай?
– Укучыларны бүген актив иҗат иткән язучы-шагыйрәләр белән таныштыру, аларның әсәрләрен сайтка куя бару яхшы гамәлләребезнең берсе дип исәплим. Сезнең “Иң кадерле истәлек”  дигән хикәягезне елый-елый укыдым.
“Аулак өй” гә килгәндә, максатыбыз өлкән буын шагыйрәләребез белән бергә инде халык арасында популяр булып киткән шагыйрәләр арасында күпер салу. Үзенә күрә бер төрле иҗат лабораториясе булдырып, остаз каләм ияләреннән иҗатка бәя, хәер-фатиха алу. Киеренкелек булмаган, ямьле чәй өстәле артында шигырьләр укып, киңәшләшеп, гамьле сөйләшеп утырулар бүгенге көндә күңел тәлабе икәнен беренче җыелышуда ук аңлашылды.

– Син бит әле дүрт бала әнисе дә!
– Гаиләмдә дүрт бала, алар һәркайсы укудан тыш ни беләндер шөгыльләнә. Бер караганда, менә шул балаларны каршы алып, алларына кайнар ризык куеп, кайдадыр спорт секциясенә илтеп кенә көн үтеп китәргә тиеш кебек. Әмма Аллаһ Тәгаләнең бер хикмәтедер, бала тәрбияләүдән тыш электрон журналда редакторлык, фәнни хезмәт, даими рәвештә халыкара конференцияләрдә чыгыш ясау –  халкым өчен кирәкле эш эшләвемне тоеп яшәү – үзе бер көч илһам бирә.

Люция Әблиева

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе, Сәрия һәммәсенә дә өлгерә, булдыра!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Һәръяклап үрнәк булырлык татар хатын-кызы ул Сәрия! СүбхәнаЛЛаһ.Бәхетле булсын.

      Мөһим

      loading