16+

Дүрт елга бер килгән туган көн, яки 29 февральдә дөньяга килгәннәр гомер бәйрәмнәрен ничек билгеләп үтә?

Бер уйласаң, дүрт елга бер тапкыр гына бәйрәм итү күңелсездер инде ул. Икенче яктан, 29 февральдә туу сирәкләргә генә тәти.

Дүрт елга бер килгән туган көн, яки 29 февральдә дөньяга килгәннәр гомер бәйрәмнәрен ничек билгеләп үтә?

Бер уйласаң, дүрт елга бер тапкыр гына бәйрәм итү күңелсездер инде ул. Икенче яктан, 29 февральдә туу сирәкләргә генә тәти.

Кызыксынып, кәбисә елында туучыларны эзләп карарга булдым. Баксаң, алар мин уйлаганча ук аз түгел икән.

Мисал өчен, Арча районының элеккеге башлыгы, соңрак урман хуҗалыгы министры вазифасын башкарган Алмас Нәзиров 1956 елның 29 февралендә Арча районы, Сеҗе авылында туган.

Хезмәттәшебез, «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Камил Сәгъдәтшин да туган көнен 29 февральдә билгеләп үтә.
– Туган көнемне күчерү хакында уйлаганым да булмады. Кайбер елны – 28 февральдә, кайбер елны 1 мартта уздырабыз, төрлечә була. 29 февральдә үткәрү күңеллерәк инде. Минем паспортта да туган көнем 29 февраль дип күрсәтелгән, – ди Камил абый.

Туйлар алып бару белән шөгыльләнүче Айрат Шәһвәливнең туган көне 29 февральдә булса да, паспортта 28 февраль дип язылган.
– Туган көнне ел да төрлечә уздырам, яллар ничек туры килүенә карап. Әмма, гадәттә, котлауларны 28 февральдә кабул итәм. Туган көнне үзгәртергә дигән уйның башка да килгәне булмады. Шундый үзенчәлекле булуым миңа ошый. Инде олы яшьтә булсаң да, бу датаны, бала чакта Яңа елны көткән сыман, ниндидер бер дулкынлану белән көтәсең, – ди Айрат.

Волгоград шәһәрендә яшәүче Айслу Хәсәнованың туган көне – 23 февраль. Ә кызы Жасминны 29 февральдә тапкан.

Айслу 24 яшендә кияүгә чыга, әмма ике ел балалары булмый.
– Борчыла башладым һәм җирле дәвалаучы Батырга бардым. Ә ул миңа, сине дәваламыйм, аураңны гына чистартам. Синең ике балаң булачак, тиздән балага узасың, диде. Дөрестән дә, өч-дүрт айдан авырлы икәнемне белдем. Срокны 23 февральгә куйдылар. Туган көннәребезне бергә үткәрәчәкбез дип сөендем. 23 февраль узды, ә бала юк. Шуннан мин 26 февральдә хастаханәгә ятарга булдым. Кызым туарга ашыкмый. Баскычтан йөрергә куштылар. Йөрим-йөрим, файдасы тими. Инде йөклелекнең 41нче атнасы иде. Шуннан соң табиблар бала таптыра торган дару бирде. Мин аны 28 февральдә эчтем. Эчем авырта башлады. Эх, иртәгә 29 февраль. Иртәгә табармынмы инде дип уйлыйм үземчә. 29ы җитте, тик әле кызым барыбер туарга ашыкмады. Кичке тугыздан соң табиблар  миңа кесарево ясарга ниятләде. 29 февральдә 23.30 сәгатьтә кызыбыз туды. Туган көнен 1 мартка язсыннар дип сорарга уйлаган идем: «Ярамый, ялган документлар ясау була. Ә нәрсәгә үзгәртергә, кызыгыз үзенчәлекле бит», – диделәр. Бер ел узды, ә туган көнен кайчан бәйрәм итәргә? 28е – иртә, ә 1 март – инде соң. Ялга туры китереп, 2 мартта бәйрәм иттек һәм ел саен шулай ял көнне уздырабыз. Быел исә кызыма 8 яшь тула һәм туган көне икенче тапкыр үз көненә – 29 февральгә туры килә, – ди Айслу.

Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading