16+

"Дүшәмбе иртән тордык та, бөтенебезгә дә эшкә чыгарга ярый дигән әйбер булмаячак"

Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә коронавирус белән бәйле вазгыять шартларында шәһәрдә алып барыла торган хезмәтләр турында сөйләштеләр. Мэр Илсур Метшин сакланырга киңәш итә.

"Дүшәмбе иртән тордык та, бөтенебезгә дә эшкә чыгарга ярый дигән әйбер булмаячак"

Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә коронавирус белән бәйле вазгыять шартларында шәһәрдә алып барыла торган хезмәтләр турында сөйләштеләр. Мэр Илсур Метшин сакланырга киңәш итә.

Атна башына Россиядә коронавирус йоктыручыларның саны 15 770кә җиткән, 1300 кеше сихәтләнгән. Татарстанда авыручылар саны – 73. Дәваланучылар – 17.

Республикада коронавируска 24 мең тест үткәрелгән. Авырулар өчен Казанда ике госпиталь – йогышлы авырулар хастаханәсе һәм республика клиник хастаханәсе әзер. Бу турыда Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков хәбәр итте.

– Бүген 955 кеше медицина күзәтүе астында. Болар барысы да авырулар белән контактта булган кешеләр. Инфекция тарала башлаганнан бирле 7 500 кешенең сәламәтлеген табиблар күзәтте, – диде ул эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. 

Узган атнада Россия Президенты Владимир Путин авыру пациентлар белән турыдан-туры эшләүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча биреләчәген хәбәр иткән иде. Әлеге уңайдан Казан мэры Илсур Метшин спикердан республикада түләүләрнең кайчан булачагы белән кызыксынды. Владимир Жаворонков хәзерге вакытта финансны бүлеп бирү буенча норматив документлар эшләнүен әйтте. Күпме кешенең өстәмә түләү алачагын да документлар әзер булгач кына әйтә алачакбыз, диде ул.

Казан мэры Илсур Метшин коронавирустан саклану чаралары турында үзизоляция режимы тәмамланганнан соң да аңлату эшләрен алып баруның мөһимлеген искә төшерде. 

– Кул юарга, битлек кияргә икәнен беләбез. Сәнәгать предприятиеләре эшләп китеп, халык күпләп эшкә чыга башлагач, аларга предприятие дәрәҗәсендә ничек сакланырга икәнлеген аңлатырга кирәк була. Роспотребнадзор киңәшләрен искә алмаганда, Кытай тәҗрибәсеннән чыгып әйткәндә, авыруның икенче дулкыны да булырга мөмкин. Җәй кинәт кенә җитми. Дүшәмбе иртән тордык та, бөтенебезгә дә эшкә чыгарга ярый дигән әйбер булмаячак. Актив тормышка акрынлап кайтачакбыз, – диде ул/

Фото: kzn.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading