16+

Дубайда бер тиенгә ял итәргә теләгән 700гә якын татарстанлы ярык тагарак янында калган

Хәзерге вакытта Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче ирле-хатынлы блогерлар бик арзан бәягә генә ял итүне рекламалый башлый.

Дубайда бер тиенгә ял итәргә теләгән 700гә якын татарстанлы ярык тагарак янында калган

Хәзерге вакытта Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче ирле-хатынлы блогерлар бик арзан бәягә генә ял итүне рекламалый башлый.

Социаль челтәрдә аларның аккаунтларына язылучылар дәррәү килеп бер тиенлек турларны сатып ала һәм чемоданнарын җыя башлыйлар. Әмма соңгы минутта гына блогерлар беркемнең дә беркая бармаячагын белдерә. Акчалар да кире кайтарылмый, гомумән, блогерлар клиентлары белән элемтәгә чыгудан туктый.  Шуннан соң бәхетсез туристлар полициягә гариза язарга мәҗбүр була. 

Шушы көннәрдә Казанның танылган адвокаты Руслан Нагиев үзенең телеграмма-каналында социаль челтәрләр аша кылынган зур мошенниклык факты турында болай дип хәбәр итте: 
— Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә туристлык сәяхәт өчен кешеләрдән акча җыючы, ә чынлыкта вәгьдәләрен үтәмәүче блогерларны җаваплылыкка тарту үтенече белән берничә казанлы мөрәҗәгать итте. Блогерлар үзләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши һәм, күрәсең, Дубайда аларны табып булмый һәм алар җәзасыз калачак дип уйлыйлардыр. Шул ук вакытта фотодан чыгып караганда, тыштан мөселман хатын – кызына ошаган, яулык кигән ханым гражданнарның ышанычын яулаган, - дип язган Нагиев.

Адвокат сүзләренә караганда, бүгенге көндә зыян күрүчеләр саны 670 кеше, ә зыян суммасы 17,9 млн сумга якын булган. Ачыкланганча, алданган туристлар ирле-хатынлы блогер Илүсә һәм Раушан Миннегалиевларга дәгъва белдерә. Алар 2022 елда Казаннан Дубайга күченгән. Шул вакытта ук Илүсә яулык кия башлый, чөнки, ир белән хатын сүзләренә караганда, алар «аңлы рәвештә исламга килгән».

Россиядә тыелган социаль челтәрдәге сәхифәләрендә ир белән хатын «бер тиенгә Дубайда ял итәргә» тәкъдим итә. Шаккатмалы да шул. Әкияттәге сыман ял атнасы өчен бер кешедән 30-35 мең сум тирәсе чыга, дип вәгьдә бирә алар. Бу суммага - самолетта очу да, трансфер да, ашау да, диңгез буендагы фатирларда яшәү дә кертелгән, имеш. "Бу барысы да чынбарлык. Безнең белән инде 400 дән артык кеше ял итте», — дип ышандыра Илүсә. Ул яулык киюдән тыш, гаилә һәм гомумкешелек кыйммәтләрен – игелекне, балаларга мәхәббәтне, өлкәннәргә хөрмәтне һ. б. пропагандалый.     

Казанда яшәүче Диана Шәйморданова Дубайга бер атналык тур өчен 58 мең сумын Миңнегалиевларга күчерә. 2 октябрьдә егете белән диңгезгә очарга хыяллана.  Кыз сүзләренчә, акчаны ул Илүсәнең картасына 23 июльдә күчергән. Аның белән килешүләр төзелмәгән, авиабилетларны очыш алдыннан ике-өч көн алдан җибәрергә вәгъдә иткәннәр. 

— Әлбәттә, мин моның бик түбән бәядән икәнен аңладым, алар хәтта 10 - 20 меңгә юлламалар тәкъдим итте. Минем дусларым да Миннегалиевлар ярдәмендә ял итте. Ә алар татар эстрадасы йолдызларының социаль челтәрләрендә Дубай блогерларының рекламасын күреп алган, — дип сөйләгән Диана «Республика Татарстан» хәбәрчесенә. — Блогер үзе чит илгә булган түбән бәяләрне аларның икелетә-өчләтә арттырып сатмауларын һәм арадашчылары булмавы белән аңлатты. Илүсә образы да миңа ышаныч уятты: ябынган мөселман хатыны, намаз укый. Мин хәтта тур сатып алырга җыенганда әти-әнием белән дә киңәшләштем, чөнки гаиләм дини. "Намаз укысалар, алдамаслар", диде алар. Сентябрь башында Дубай блогеры Дианага хәбәр җибәрә, ноябрьгә кадәр эшләмәячәк диелә анда. Турларны соңрак вакытка күчерү яки акчаны кире кайтару мөмкинлеге турында әйтелә. Шәйморданова сәфәрдән баш тартырга карар итә һәм 58 мең сумны кире кайтаруны сорый, әмма блогер хатын аның хәбәрләренә башка җавап бирми. 

Илүсәнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә язмалар астындагы комментарийларда Диана төп башына утыртылган башка туристларны да таба. Мәсәлән, Түбән Камадан Алинә Шәмсетдинова Дубай блогерлары турында үзенең косметологыннан белгән.  Косметолог, сүз уңаеннан, бик танылган, Илүсә белән Раушанны бик нык мактаган, аларны изге кешеләр дип атаган. 

— Ләкин тур сатып алырга ашыкмаска булдым, бәяләре куркытты, интернетта алар турында мәгълүмат эзли башладым. Бернинди начарлык тапмадым. Ачыкланганча, Илүсә «Әйдә өйләнешик» («Давай поженимся») һәм «Дүрт туй» («Четыре свадьбы») телешоуларында катнашкан. Шулай ук Миннегалиевларның юлламалары буенча ял иткән кешеләр белән элемтәгә кердем, барысы да мактады. «Алыгыз, үкенмәссез!» дип җавап бирделәр. Тәвәккәлләргә булдым, - ди Алинә.

21 августта Илүсә аша үзенә һәм 15 яшьлек улы өчен тур сатып ала. Бер атнага 70 мең сум акча чыга. 29 сентябрьдә очарга тиеш булганнар. Әмма акча күчерелеп бер атна үткәч, Алинәгә сәяхәтнең булмаячагын һәм акчаны бер ел эчендә кире кайтарачакларын белдерә блогер.  Акчаны шунда ук кире кайтаруны сорагач, «турагент» смс-хәбәрләргә җавап бирми башлый. Сүз уңаеннан, хәзер блогерлар үз битләрендәге комментарийларны да япкан.
 - Минем өчен 70 мең-зур акча, берүзем бала тәрбиялим, ипотекам бар, әлеге сәяхәткә бару өчен озак вакыт акча җыйдым, – дип авыр сулый Алина. 
 Хатын-кыз ирле -хатынлы блогерлар ятьмәсенә эләккән Түбән Камада яшәүче тагын 20 зыян күрүчене тапкан, алар аның белән бергә полициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Тагын берничәсе моны эшләүдән баш тарткан, оят, дип беледергән алар.  
— Мин дә оялам, мин журналист, үзебез дә еш кына алдаулар турында язабыз һәм шундый капкынга килеп эләгәбез!  Ләкин бу хәл турында күбрәк кеше белсен иде, чөнки бу блогерлардан шәһәребездә яшәүче ике инвалид бала зыян күрде. Аларның әти-әниләре Илүсәгә балаларының фотоларын төшереп җибәргән, "ДЦП белән авыручылар өчен ял итү шартлары булырмы" дип сораганнар. Ул: "Әйе, рәхим итегез!" - дип җавап биргән. Бернинди изге нәрсә юк аларда, - ди Шәмсетдинова.  

Дубай блогерлары гамәлләреннән зыян күрүчеләрне яклаучы адвокат Руслан Нагиев Миннегалиевларны җаваплылыкка тартып була, әмма бу җиңел һәм тиз генә булмаячак, дип билгеләп үтте. 
- Тәртип шундый: бездә җинаять эше кузгатыла, аларны Россиягә кайтып аңлатма бирергә чакыралар. Әгәр әлеге блогердар үтенечне санга сукмый икән, аларны эзләүгә, шул исәптән халыкара эзләүгә дә игълан итәргә мөмкиннәр, — дип аңлата Нагиев. - Росиия аларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша җинаять эше кысаларында мәҗбүри кайтарта ала. Ләкин әлеге чит илнең консуллыгы блогерларны Россия вәкилләренә бирмәсәләр, кайчан да булса алар башка илгә җыенсалар, эзәрлекләнүчеләрне чиктә тотачаклар. Әлбәттә, бу процесс елларга сузылырга мөмкин, ләкин теләсә нинди очракта моны эшләргә кирәк. Бәлки, аларга каршы җинаять эше кузгатылгач, үзләре үк уйланырлар һәм акчаларны кире кайтарырлар.




Фото: https://www.tatar-inform.ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading