Шәһри Казан

Дәвачы Зөлфия: "Ярдәм сорап килүчеләрне дога белән дәвалыйм"

Балтачка юлым төшкәнче үк бу ханым хакында социаль челтәрдә бик күп җылы сүзләр укыган идем инде. Кайберәүләр аны үлгән икән дип тә язды. Икенчеләр: “Юк, исән Зөлфия ханым, миңа әле күптән түгел генә ярдәм итте”, – дигәч, кызыксынуым тагын да артты. 

Үлем турында сүзләр юкка булмаган икән. “Мине яратмаучылар күп. Берничә тапкыр инде шундый сүз чыгардылар”, – ди яңа танышым. 

Зөлфия ханым Ходайбиргщнова тумышы белән Киров өлкәсеннән. Тормышында күп сынаулар узарга туры килә аңа. Тормышларын җитеш итәр өчен Балтачта икешәр кафе ача. Сөлек салу эшен дә алып бара. Зур йортлар җитештереп, балалары үсеп беткәндә генә ире үлеп китә. Энесенең дә тормышы барып чыкмый – аның өч баласын Зөлфия ханым тәрбиягә ала. Хәзер ул җиде балага әни.

– Яшем 50 тирәсендә булса да, үземне 28дә итеп хис итәм. Баш мием шулай уйлый. Безнең бөтен авыруларыбызның сәбәпчесе дә, дәвалаучы да үзебез, – ди ул. 

Балтачка килеп эшли башлавына 18 ел булган. Башта килеп-китеп кенә эшләп йөрсә, халык сорагач монда күченгәннәр.

– Әнием өшкерә дә, Ходайдан бирелгән күрү сәләте дә бар иде. Гирудотерапия (сөлек салу) белән дә шөгыльләнде. Әнинең үлгәненә ун ел була. Мин дә аңардан бу эшләрне өйрәнеп калдым. Бераз күрә торган сәләтем дә бар. Кеше ишектән кергәч үк нәрсә өчен минем янга килүе хакында мәгълүмат килә. Бу сәләт миндә 17-18 яшьләрдән. Моның белән 32 ел шөгыльләнәм. Догаларны төшемдә өйрәтәләр, алдан нәрсә буласын да төштә күреп барам. Кайчагында минем янга нинди кешеләр киләсен, аларның нинди авырулары булуны да төштә күрсәтеп алалар. Ул сәләтне үстерәсе түгел, бу миңа Ходайдан килә. Кияүгә чыга алмаган, эшләре бармыйча, тормышлары авырайган кешеләр, бала алып кайта алмаган парларга күп ярдәмем тиде, – ди Зөлфия ханым. 

Аның сүзләренчә, бозыклыклар белән шөгыльләнүчеләр, көнләшүчеләр бик күп. Ә ул начар әйберне кешедән чыгару көч кенә түгел, үзеңне шулардан арындыра белүне дә таләп итә. Моның өчен Зөлфия ханым төрле догалар укый. Үзенә ярдәм сорап килүчеләрне дә аерым догалар белән дәвалый. Бозымнарга каршы иң көчле догалар – “Фатиха” сүрәсе һәм “Аятөль көрси” икән.

– Чаллыдан миңа бер яшь хатын-кыз мөрәҗәгать итте. “Егетләр белән сөйләшәм, очрашам. Өйләнешер вакыт килеп җитә, нишләптер ул егет миннән бизә дә, туй да, бернәрсә дә булмый”, – ди. Аңа 26-27 яшьләр иде. Карап торсаң ялт иткән кыз. Өч тапкыр килделәр. Кияүгә чыкты, инде балалары бар. Кияүгә чыкмаска куелган бозым икән, миңа өч тапкыр, ун еллап чыга алмаса, ун тапкыр да килергә кирәк булуы бар, – ди Зөлфия ханым. 

Бала булмаган гаиләләргә ярдәмне ул сөлек салудан башлый.

– Күп кешеләр бу мәсьәләдә гаеп хатын-кызда дип уйлый. Әмма ул алай түгел. Бер юлы миңа балалары булмаган пар килде. Гаеп сездә түгел, ирегездә. Ирегез бала вакытта авырткан, дим. Әйе шул, диде. Ирләрен чакырам дәваларга. Ир-атлар беренче килгәнче киреләнергә дә мөмкин. Аннан үзләре кайчан барабыз, дип торалар, ди. Мин сөйләшүләр, психологик ярдәм дә күрсәтәм. Кеше килүгә аны шунда ук яткызып, сөлек салып булмый. Аңа башта аңлатырга кирәк. 

Реклама

Теләсә кайсы табибка барганда, кеше 70 процент  үзенә үзе булыша. Табиб аңа 30 процент кына ярдәм итә. Ни өчен дигәндә, баш мие программалаша. Теләсә нинди хасатаханәгә барганда, монда булганнан соң сәламәтләнәчәкмен дип барабыз. Һәрбер кеше үзенә үзе табиб. Үз-үзеңне күндерү – дәвалануның башы. Файдасы тия дип үзегезне программалаштырасыз икән, 100 процент дәваланачаксыз. Без нәрсә генә эшләсәк тә, күпме генә өшкерсәк, дәваласак та, кеше үзе теләмәсә, берәү дә аны дәвалый алмый, – дигән фикердә Зөлфия апа. 

Аның сүзләренчә, кеше булганына шөкер итәргә, Аллага шөкер сүзләрен күбрәк әйтергә тиеш.

– Әле Кировта торганда, мине Казанагы реанимациягә чакыртып китерделәр. Бу хәлгә 19 еллап бар. Сөмбелә дигән кыз авыру иде. Ул балага хәзер 21 яшь тирәсе булырга тиеш. Реанимациядән алып чыктылар, бу бала ашый алмый икән. Муенына катетер куйганнар. Мин аның кулыннан тотып, елый-елый укыдым. Бер сәгатьтән шул бала бутылкадан ашый башлады. Бу Аллаһы Тәгаләнең кодрәте. 

Берсендә бер ябык кына хатын килде. Моның ташлары бар, шуңа операция ясарга дигәннәр. Бу хатын курка, исән калырмынмы икән, ди. Сезнең гомерегез озын, операция булмаячак, дидем. Мин моны кыйблага каратып утырттым да, Аллаһыдан сорый-сорый укыдым. Өч айдан бу хатын шалтырата. Каян белдегез моны ди? Миннән киткәч төш күрдегезме, дим? Күрдем, ди. “Йоклап ятам, эчем авырта. Күземне ачсам, каршымда ике ир-ат. Аларның күзләре генә күренә. Мин параличланган кебек ятам. Өченче тапкыр күземне ачып йомганда, болар югалды”, – дип сөйләде. Моңарда бер таш калмаган! Бу Аллаһы Тәгаләнең көче! Аңа фәрештәләр ярдәм иткән, – дип үзенә килгән кешеләр хакында искә алды дәвалаучы ханым. 

Әйткәнемчә, Зөлфия ханым Ходайбергенова сөлек белән дә дәвалый. Аның ярдәме белән табиблар җиңә алмаган авырулар да юка чыга. Кисталар, бавыр цейрозы, күзләрендә онкологик авырулар булучылар, йөрәк авыруы булганнарга сөлек салу бик булыша икән. Финанс мөмкинлекләре булмаган кешеләргә ул үз хисабына ярдәм итә. Чөнки сөлекне алар даруханәдән түгел, ә махсус сөлек үстерү белән шөгыльләнә торган оешмалардан ала. Алар лицензияле. Кулланганнан соң Зөлфия ханым сөлекне кешенең үзенә биреп җибәрә.

– Сөлекләрне нурсыз дип әйтәләр. Кеше бер килеп сөлекне ала башлый икән, аның файдасын аңлаячак. Үләм дигән кешене терелтә ул. Моның турында медицина бик сөйләгәнне яратмый инде. Сөлекнең 120 төрле ферменты бар. Коронавирустан соң да ярдәме зур. Ковидтан соң кешенең каны куера. Шуңа да сөлек кую бик кирәк. Җәй көне үзебез дә авыртып алдык. Шунда ук сөлек куйдым. Моннан тыш тагын сөлек куйдырганда су эчәргә кушам. Су үзе дә дару. 

Сөлек куйганда кешенең авырлыгына, яшенә дә карыйм. Авырткан җиргә генә түгел, бөтен органнарны да чистартырга киңәш итәм. Ковид белән авырганнан соң баш авыртуга зарланып киләләр. Башта 28 нокта бар. Берничә сеанска бүлеп, башны чистартып бирәм. Склероз авыртуына, хәтер начар булуга да ярдәме тия. 
Егылгач, безнең органнарда су җыелырга мөмкин. Су җыела икән, киста үсә. Су җыелмас өчен канны чистартырга кирәк. Профилактика буларак, өч айдан өч айга йөрергә, ярты елга бер тапкыр тапкыр сөлек куйдырырга да була, – ди дәвалаучы. 

Зөлфия ханымның тагын бер зур җиңүе хакында язмый булмый. Ул 160 килограммнан 80гә кадәр ябыккан. “Әле минем тагын 20 кило артык авырлыгым бар. Үз өстемдә бу юнәлештә эшлим әле”, – ди ул. Бу эштә дә аңа сөлек һәм үз-үзен кулга алуы ярдәм иткән. 

Әгәр дә Зөлфия ханым ярдәменә мохтаҗ укучыларыбыз бар икән, аңа 89053756401 номеры аша шалтыратып, язылырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 16 май 2022 - 18:46
    Без имени
    Зур рэхмэт сезгэ кешелэргэ ярдэм иткэн очен! Э паркинсонны дэвалап буламы?