Бүген балалар бөтенләй бүтән төрле. Без үскәндә: «Хәзерге балалар институт бетереп туа», – ди торганнар иде. Бүген инде туганда ук академик булып туалар бугай. Хәзерге балалар башта тәпи баса, аннан телефон төймәсенә баса, шуннан сөйләшә башлый.
Бер мәлне бер дуска шалтыратам. Трубканы малайлары алды, өч кенә яшьлек әле. Пышылдап кына сөйләшә бу:
– Алло?
– Әтиең өйдәме? – дим.
– Әйе, тик аның эше күп.
– Ә әниең?
– Аның да эше күп.
– Өегездә тагын берәрсе бармы соң?
– Бар. Полиция, МЧС.
– Хет шуларны булса да чакыр инде.
– Чакыра алмыйм, аларның да эше күп.
– Йа Ходай! Нинди бетмәгән эш соң шул кадәр?
Теге малай һаман да пышылдый:
– Алар мине эзли.
Каядыр качкан бу. Моңа кызык. Усал хәзер балалар.
Әле безнең күрше малае садиктан бер машина күтәреп кайткан. Әтисе:
– Кайдан алдың бу машинаны? – дип сорый икән. Малай уйлап та тормый:
– Вәли белән алыштык.
– Ә син аңа нәрсә бирдең?
– Мин аның күз төбенә бирдем.
Усал хәзер балалар. Шулай булырга тиештер дә. Компьютер уеннары, мультфильмнар нинди?! Атыш, сугыш, үтереш... Кайбер мультикларны караганда хәтта өлкәннәр куркып утыра, чөнки алар мондый монстрларга күнекмәгән. Ә балалары юата:
– Елама, юкса сине Бэтман алып китә.
Аннан кешенең бер кызык ягы бар, аз гына һуш җыю белән, ул үзенең тарихын барларга тотына. Балалар да шулай. Кечкенә вакытында әти-әнисенә: «Сез мине кайдан алдыгыз?» – дигәнрәк сорау бирмәгән берәр кеше бармы? Юктыр. Сезгә ничек җаваплыйлар иде? «Торналар яки ләкләк алып килде», «Кәбестә басуыннан, кишер басуыннан...» Шулайрак бит инде.
Хәзерге баланы алай дип алдап булмый. Чөнки хәзер бөтен нәрсә – баланың күз алдында. Телевизор ачсаң – шул, интернетка керсәң – шул. Әле бер танышымның беренче сыйныфтагы улына мәктәптән җиләк турында язарга кушып җибәргәннәр. Рус теленнән. Хәзерге бала үзе язмый, интернеттан эзли бит инде. Вәт бу да эзләгән. «Клубнич»ка дип. Шуннан «Яндекс» моңа интернетның бөтен клубникасын җыеп биргән. Җиләк турында гына бернәрсә дә табылмаган.
Шулай булгач, берничек тә алдаша алмыйсың инде, дөресен әйтергә туры килә. Ну, интернеттан йөкләдек тә 3D принтерыннан чыгардык дип булмый бит инде.
Бер кыз әнисеннән шул хакта белешә икән. Әнисе әйтә инде:
– Син минем эчемдә идең, – ди. Ә кыз шундук, йодрыкларын йомарлап, кашын җыера:
– Ә син мине нигә ашадың?!.
Усал алар. Һәм хәйләкәр. Бер кыз әтисенә серле генә пышылдый икән:
– Әти, йөз сум бирсәң, син юкта әнинең кем белән йоклаганын әйтәм.
Әтисе шиккә төшкән инде. Биргән.
– Йә, кызым, әйт инде хәзер. Кем белән йоклый?
Кызы, бераз кылтаеп:
– Минем белән йоклый!
Менә шул балалар мәктәпкә бара хәзер. Белем алырга. Элек бу мәсьәләдә тәртип булган инде. Ә хәзер... Куркыныч. Беренче сыйныфка барган балага куркынычракмы, әллә аларны кабул итеп алган укытучыгамы – монысын да төгәл генә әйтеп булмый әле. Укытучы директордан курка, директор – инспектордан, инспектор – министрдан, министр – ата-аналардан, ата-аналар – балалардан. Бары тик балалар гына беркемнән дә курыкмый.
Ул дәреслекләрне инде әйтеп тә торасы түгел. Берсендә менә мондый сорау: «Башны гәүдәдән нәрсә аера?» Өченче сыйныф дәреслегендә бу! Менә сез бу сорауга ни дип җавап бирер идегез? Башны гәүдәдән нәрсә аера? Бер укучы: «Балта», – дип җавап язган. Гомумән, хәзерге дәреслекләрдә бөтенләй бала өчен булмаган... бала аңлый алмаган... тузга язмаган нәрсәләр күп... «Партага өч чебен килеп кунды. Сез аның берсен үтердегез. Ничәү калды?» Аңлашылмый. Ничәү исән калдымы? Әллә партада калдымы? Берәү калды, икесе очып китте. Тик моның фәнгә нинди катнашы бар?
Балаларга да авыр. Ата-анага да. Ул дәрес хәзерләүләр үзе генә дә ни тора. Кычкыра торгач, әнисенең тамагы карлыга. Бала чукраклана. Күршеләр теманы яттан сөйли башлый. Ә укытучы... Бу эшкә алыну өчен мәктәпне бар күңелең белән яратырга кирәк. Әгәр җиде яшьтән алып пенсиягә кадәр көн дә мәктәпкә барасың килә икән, укытучы буласың.
Ләкин ничек кенә авыр булмасын, кеше барыбер баласыз яши алмый. Балалар – мәңгелек двигатель. Двигательләрегез бәхетле булсын...
Анна Арахамия фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар