16+

Егетләр елый башлады: “ Әни, бәхил бул”...

22 июнь – миллионлаган кешенең гомерен өзгән, сугыш башланган көн. Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары фани дөньяны калдырып бара. Аларны күреп, сөйләшеп калу – үзе зур бәхет. Кеше язмышында, 95 кә җиткәч тә, онытылмый торган вакыйгалар була. Алар Харис хәзрәтнең хәтер буразналарында, калебнең иң мөкатдәс күзәнәгендә саклана.

Егетләр елый башлады: “ Әни, бәхил бул”...

22 июнь – миллионлаган кешенең гомерен өзгән, сугыш башланган көн. Хәзерге вакытта Бөек Ватан сугышы ветераннары фани дөньяны калдырып бара. Аларны күреп, сөйләшеп калу – үзе зур бәхет. Кеше язмышында, 95 кә җиткәч тә, онытылмый торган вакыйгалар була. Алар Харис хәзрәтнең хәтер буразналарында, калебнең иң мөкатдәс күзәнәгендә саклана.

“Онытасым юк үлгәндә дә, гүрләргә кергәндә дә” – дип әйтә хәзрәт. Дәһшәтле еллар турында, Бөек Ватан сугышы ветераны, Харис Салихҗан, сөйләгән хикәянең берсен тәкъдим итәбез. 

1945 ел, 10 апрель.
3 нче Украина фронты Австриянең башкаласын алырга әзерләнә. Меңләгән солдат белән хәрби техника Венаны азат итергә керешә. Без егетләр белән һөҗүм 4-5 көннән башланыр, дип уйладык. Әмма палаткага, йокымсырап яткан бер мизгелдә, дежурный керде. “Торыгыз, тревога”, - дигән тавыш колак төбендә яңгырады. Солдатлар тезелеп басты. Командир батальона майор Сластушинский: “3 нче Украина фронты белән идарә итүчегә боерык килде. Тыныч кына Дунайның икенче ярына чыгып, алдагы һөҗүмне җиңеләйтер өчен, плацдарм төзергә кирәк”, - диде. Әзерләнә башладык. Безне тавышсыз суларга өйрәттеләр, чөнки немецларның тавыш дулкыннарын тота торган җайланмалары бар иде. 

Караңгы төндә 18 егет көймәне ишә.  Ярга барып җитәргә аз гына калганда, дөнья яктырды. Фашистлар ут ачты. Миналар безне узып китеп, як-якта шартлый, әмма алга барудан туктарга ярамый. Ярга 20 метр калганда, көймәбез әйләнде. Бөтен кораллар су төбенә китте. 18 солдаттан бары 8 генә калкып чыгып, көймәнең сыртына ябыша алды.

Дунай кайный. Бомбалар оча, дулкыннар күтәрелә. Бер яктан немецләр, икенче яктан, безне фашистларга санап, үзебезнекеләр ата. Шул вакытта егетләр елый башлады: “ Әни, бәхил бул”, - дип әйттеләр. Бер егет кулына уч төбе кадәр тәре алып, гыйбадәт кыла башлады. Дустым: “Яшьтәш укы, үләбез. Үләбез бит”, - диде. Дулкын безне күтәреп алып менә, анысы куркыныч түгел. Ә кире төшергәндә бөтен эчке әгъзаларның өстен аска китерә. Көймә сыртына ябышкан малайларның куллары ычкына. Бер мизгел һәм солдат юк. Шул вакытта бер аят исемә төште. Аның мәгънәсе мондый: “Әй мөэмин, синең хәлең авыр. Аны үзең төзәтмичә, Алла төзәтәмәс”. Бу нинди тузга язмаган сүзләр, дип уйладым. Бер кулым көймәгә эләгеп торды, икенчесе, үзем дә сизмәстән, каешка тиеп китте. Сискәндем. Дусларыма каешны салырга куштым. Прәшкәнең иң соңгы тишегенә тыгып, каешны башка кидек. Хәзер без көймәнең сыртында патшалар кебек яттык. Дулкын да үз кочагына алмый, атып төшереп тә булмый. Үлемнән бер адымда калдык. Фаҗигадән соң исән калган кешегә Алланың берлегенә инану килә. Яшәү белән үлем арасында булган солдат биргән гомерне Алланың рәхмәте, бүләге итеп кабул итә.

Илгизә Галиуллина

Фото: dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???????????‍♂️?✊

    Мөһим

    loading