16+

"Эх, тагын карыйсы иде!” дигән спектакльләр экранга чыга

Зур экраннан спектакльне караганда, ул икенче төрле кабул ителә. Театрда без гомуми планны гына күрәбез ди Миләүшә Айтуганова.

"Эх, тагын карыйсы иде!” дигән спектакльләр экранга чыга

Зур экраннан спектакльне караганда, ул икенче төрле кабул ителә. Театрда без гомуми планны гына күрәбез ди Миләүшә Айтуганова.

Инде репертуардан төшеп калган элеккеге спектакльләрне карарга теләүчеләр өчен “Татаркино” һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры “Кино Театр” проектын тәкъдим итә. Проектны яңа диеп булмый, чөнки 2019 елда, Театр елы уңаеннан кинотеатрларда Камал театры спектакльләрен тамаша кылып булды. Ул чактагы уңышны һәм тамашачыларның соравын истә тотып, әлеге ике мәдәни учреждение быел да Казан һәм Татарстан тамашачысына спектакльләрне зур экраннан карау мөмкинлеге бирергә уйлаган.

“Театрда спектакльләрнең гомере кайберләренеке бик кыска, кайберләренеке озын. Мисал өчен, “Җанкисәккәем”, “Гөргери кияүләре” сәхнәдә 1995 елдан бара. Халык күңелен яулаган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле бар. Спектакльнең гомере уртача 5-8 ел. Ә халык: “эх, тагын күрсәтсәгез иде”, дип сорагач, Ю-туб каналыбызны ачтык. Ул спектакльләрне нишләп телевизордан гына түгел, зур экраннан да күрсәтмәскә дигән уй килде һәм шундый проект туды”, - ди Камал театры директоры Илфир Якупов.

“Мир” кинотеатрында спектакльләрнең язмаларын күрсәтү 6 мартта башлана. Тамашачыларга беренче булып “Кара чикмән” күрсәтеләчәк. 13 мартта “Банкрот”, 20 мартта “Хуҗа Насретдин”, 27 мартта “Ханума” спектаклен тамаша кылырга мөмкин.

Моннан тыш, Чистайда “Авыл эте Акбай”, “Мәхәббәт турында сөйләшик”, “Талак, талак!..”, “Бабайлар чуагы”, Питрәчтә “Кыю кызлар”, “Люстра”, “Әлдермештән Әлмәндәр”, “Йөзек кашы”, “Курчак туе”, “Бабайлар”, “Ахырзаман”, “Кыю кызлар” спектакльләре күрсәтелә. Татарстанның Алексеевский, Балтач, Балык Бистәсе, Теләче, Спас, Аксубай, Сарман, Азнакай, Лениногорск, Чирмешән, Ютазы районнарында да тамашачыны көтеп калалар. “Кино Театр” проекты февральдә башланып, кайбер районнарда декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

“Мир” кинотеатрындагы сеансларның бәясе 100 сум. Районнардагы бәяләр әлегә билгеле түгел, дип белдерде “Татаркино” җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Казандагы тамашалардан соң Камал театры артистлары белән очрашулар да үткәрелә. Районнардагы сеансларга да танылган артистлар килүе көтелә.

“Зур экраннан спектакльне караганда, ул икенче төрле кабул ителә. Театрда без гомуми планны гына күрәбез. Ә видеога язылган спектакльләр режиссердан һәм оператордан тора. Анда зур пландагы детальләрне, күзләрне күреп була. Мин, мисал өчен, спектакльләрне карый башласам, эшем булса да аерыла алмыйча карап бетерә идем”, - ди Миләүшә Айтуганова.

“Татаркино” оешмасы “Кино Театр” проекты өчен барлык театрларга да хатлар юллаган булган. Әмма театрларда сыйфатлы яздырылган спектакльләр булмавы ачыкланган. Илдә барган соңгы вакыйгалар һәм санкцияләр белән бәйле рәвештә, кинотеатрларда чит ил фильмнары күрсәтелми башлаячак. Бу исә материалга кытлык китереп чыгарачак, дип саный Миләүшә ханым. Димәк, үзебездә җитештерелгән продукциягә “яшел ут” кабынды дигән сүз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading