Шәһри Казан

Экоактивист Кира Камалова яңа кием алмый, тырнагын буямый, машинада йөрми, кибеткә чүпрәк сумка белән йөри

Табигатебез чүпкә батмасын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Бүген «Зеро Вейст» (Zero Waste) хәрәкәте киң колач ала: калдыкларсыз тормыш алып баручылар социаль челтәрләрдә үзләренең блогларын алып бара, кайберләре хәтта китаплар да яза. «Ноль калдык» хәрәкәтенә нигез салган Беа Джонсон «Калдыкларсыз өй» дигән бестселлер да чыгарды. Халык алдында чыгыш ясаган вакытта ул үзе белән кечкенә генә банкасын да йөртә. Ел буена аның гаиләсендә шуның кадәр генә чүп җыела.
Андыйлар безнең Казаныбызда да бар икән. Эковолонтер Кира Камалова белән социаль челтәр аша таныштым. Ул эко-консультацияләр үткәрә, лекцияләр укый, инстаграм битендә экологияне саклау проблемаларына багышланган постлар элеп бара.

Күрешүебез кафеда булды. Кира үзенә каһвәне сумкасында йөрткән термокружкага салдырып алды. Сөйләшә торгач, экология хакына машина, дөресрәге, мотоцикл йөртүдән баш тартуын, тырнак лагын кулланмавын, кибеткә үзенең чүпрәк сумкасы белән генә йөрүен белеп алдым. Алай булгач, сезнең дә, Беа Джонсон кебек, өйдә чүбегез кечкенә генә бер банкага тулып бетәдер диюемә, ул алай ук түгел әле, ирем белән икебезгә ярты елга литр ярымлы банка тула, диде.

Бер гаиләдән елына уртача 400 килограмм чүп чыга, диләр. Шуны 1,5 литрлы банкага кадәр киметә алгач, экология турында сөйләргә чынлап та лаек кеше Кира. Аның ничек эковолонтер булып китү тарихы белән дә кызыксындым.

– Новосибирск өлкәсендә тудым, шунда ук журналистика факультетын тәмамладым. Төрле урыннарда эшләдем, күп илләр буенча сәяхәт иттем. Экологик тормыш алып баруыма берничә генә ел, әмма аның башлангычы бала вакытка барып тоташа. Табигать хакына нәрсә дә булса эшлисе килү шул вакыттан ук килә дип уйлыйм. Гаиләбез белән шимбә өмәләрендә катнаша идек. Табигатькә чыккач, кешеләр калдыр­ган чүпләрне дә җыеп йөри идем. Бу, минемчә, тәрбиядән дә, шул ук вакытта экологик проблеманы бөтен тирәнлеге белән аңлый белүдән дә килә. Соңрак урманнарны саклау акцияләрендә волонтер булып йөрдем. 2009 елда Санкт-Петербург шәһәрендә яшәгәндә, дусларымның калдыкларны сортларга бүлеп җыюын күрдем. Алар бу практиканың Европада күптән булуын, без дә шул эшкә алынмасак, чүп полигоннарының тулып бетүен, моны шул дәрәҗәгә җиткерергә ярамавын сөйләде. Бердәнбер юл – чүпне кабат эшкәртү.
Шуннан мин дә экологияне саклау турында тирәнрәк уйлый башладым. Казанга килгәч, үзем кебек экоактивистлар белән таныштым. Чүпне аерып җыю буенча күп кенә проектларда катнашып, куратор булып торам. Акрынлап Zero Waste («Зеро Вейст») фәлсәфәсенә кереп киттем. Урман, су, электр энергиясе ресурсларын кулланабыз, ә аларга үзебез нәрсә бирә алабыз? Аларны ничек сак кулланырга? Табигатебез чүпкә батмасын өчен нәрсәләр эшләргә кирәк? Шул сорауларны һәркем үзенә бирергә тиеш дип уйлыйм, – ди ул.

Беа Джонсон кебек яшәү бик авыр, әмма аның үрнәгендә бу мөмкин икәнлеген күрә алабыз дигән фикердә тора Кира.
– Әйтик, кибеттән әйбер сатып алганда, аның төргәген икенчел чимал буларак кулланып буламы-юкмы икәнлеген өйрәнергә кирәк. Кулланып була икән – алам. Мин аны юып, җыеп барып, пластик кабул итә торган пунктка тапшырам, – ди ул. – Пакет урынына чүпрәк сумка, күп тапкыр кулланыла торган кечкенә капчыклар йөртәм. Кайбер кибетләрдә яшелчә, җиләк-җимешләрне пакетка салмыйча гына үлчәтәм. Каршы килмиләр. Кафега үземнең кружкам белән йөрим. Безнең экоактивистлар кайбер кафеларда үз стаканың белән килгән очракта ташлама ясатуга иреште. Каһвә эчә торган стаканнар турында күпләр белеп бетерми дә: алар кәгазьдән генә эшләнмәгән. Эчке ягында пластик катламы бар. Шуңа да ул кабат эшкәртелми. Экологияне саклау чүпкә генә кайтып калыр­га тиеш түгел. Үз артыңнан утны сүндереп йөрергә кирәк икәнлеген, краннан суны кирәкмәгәнгә агызып торырга ярамаганлыгын без мәктәптән үк беләбез, югыйсә. Машиналар һаваны газ белән пычрата, үзем мотоциклда йөри идем, аны саттым.

Киемнәрнең йә органик материалдан тегелгәнен, яки секонд-хенд кибетеннән алам. Ел ярым инде яңа кием алганым юк. Бер футболка җитештерү өчен 2 мең литрдан артык су китә. Бу – мамык үстерү процессын да кертеп. Экологик косметика сатып алырга тырышам. Тырнакларны да буямыйм, сирәк кенә экологик чиста лаклар кулланам. Лакны шул ук машина буявы дип әйтергә була, составларында куркыныч матдәләр күп. Монда маникюр ясаучының бер тапкыр кулланыла торган резин перчаткалар киюен, тагын башка предметлар куллануын да истә тотарга кирәк. Күпләр ярак­лылык вакыты чыккан даруларның да куркыныч булуын аңлап бетерми. Кызганычка, бездә аны аерым җыеп утильләштерү оештырылмый.

– Бәрәңге кабыклары, башка яшелчә калдыкларын нишләтәсез?
– Анысы авыррак. Цитруслыларның кабыкларын балконда киптереп саклыйбыз, бәрәңге калдыкларын суыткычка катырырга куябыз да аена бер шул компостны дуслар­ның бакчаларына илтәбез. Европада аерым контейнерга җыялар, тиздән бездә дә шулай булыр дип ышанасы килә.

– Пластикларның төрләре бик күп. Кайсыларын икенчел чимал буларак кулланып булуын ничек белергә?
– Пластик һәм кәгазь материалдан эшләнгән эшләнмәләргә яки аларның төргәкләренә билгеле бер билге куялар. Өч уктан торган өчпочмак эченә – цифрлар, ә астына хәрефләр куелган була. Әйтик, PET(E) яки ПЭТ язуы, ул – полиэтилентерефталат: төрле эчемлекләр, май өчен шешәләр, шампунь өчен үтә күренмәле флаконнар, бер тапкыр кулланыла торган ризык контейнерларын эшкәртүгә озатып була. PEHD (HDPE) яки ПНД — түбән басымлы полиэтилен, аңардан канистрлар, шешәләр өчен капкачлар, шампунь һәм көнкүреш химия өчен флаконнар ясыйлар. Ул да икенче тапкыр куллану өчен эшкәртелә торган материал санала. 20–22 (PAP) – кәгазь белән картон. Бер тапкыр кулланыла торган каһвә, чәй стаканнарына С/РАР дип язылган була, целлофан белән кәгазь катнашмасы дигән сүз ул, аны исә эшкәртеп булмый. Моның турында интернетта мәгъ­лүмат күп.
Тетра Пактагы сокларга караганда, пыяла яки пэт шешәдәгеләренә өстенлек бирегез. Чөнки тетра пак – катлаулы материал, аны эшкәртү авыр. Бу материалны илнең өч шәһәрендә генә эшкәртәләр. Акция вакытында җыелганнарын без, үз акчабызны түләп, Санкт-Петербургка җибәрәбез. Бер мизгелдә генә экоактивист булу мөмкин түгел, әмма киләчәгебез турында борчылган кеше гади генә гадәтләрне үз тормышына кертә ала. Чүпне аерып җыя башлагыз. Икенчел чимал буларак кулланыла торганнарын аерым җыегыз. Хәзер һәр ишегалдында ике төрле контейнер тора. Эшкәртелә торган чүпне кая куйыйм икән дип баш ватасы юк. Макулатураны үзләре алып китә торган хезмәт бар. Банкоматта чек алуны туктатыгыз.

– Соңгы вакытта шарларны кулланудан баш тартырга чакыра башладылар. Ул нинди куркыныч тудыра?
– Аларны да утильләштерү бик кыен. Черемиләр дә, таркалмыйлар да. Шуның белән экологиягә зыян салалар. Хәзер фольгадан эшләнгән, кечкенә генә лампочкалар янып тора торган шарлар сата башладылар. Алар бик кечкенә батарейка белән эшли. Болар барысы да куркыныч калдыклар, су һәм туфракка эләгеп, әйләнә-тирәгә зыян сала. Хайваннар, кошлар, балыклар шар калдыкларын азык дип белеп кабалар һәм ашказаннарына зыян килә.  Шуңа да бәйрәмнәрдә күпләп шар очыру традициясеннән читләшергә иде.

Реклама

Кира карарга тәкъдим итә торган эко-фильмнар

1. «Прекрасная зеленая» (Франция, 1996)
2. «История вещей» (АКШ, 2007)
3. «Земная дева Арджуна» (Япония, 2001)
4. «Торговцы сомнениями» (АКШ, 2014)
5. «Реальная цена моды» (Бөекбритания, 2015)
6. «Самсара» (АКШ, 2011)
7. «Неудобная планета» (АКШ, 2017)
8. «Мусор» (АКШ, 2012)
9. «Спасти планету» (АКШ, 2012)
10. «Дом (Франция» (2009)
11. «Скотозаговор» (АКШ, 2014)

Саннар

Һәр минут саен океанга бер йөк машинасы пластик чүп түгелә.

Җитештерелгән пластикның 14 проценты эшкәртүгә җибәрелә. Шуның 5 проценты гына чынлап та икенчел чимал итеп кулланыла.

Ел саен планетада 330 миллион тонна пластик җитештерелә.

Океанга эләккән пластик 450 елдан гына таралып бетә.

Беренче пластик пакет 53 ел элек барлыкка килгән.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: