16+

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Бүген Казанда матур гадәт буенча “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Бүген Казанда матур гадәт буенча “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. 

Башка еллардан аермалы буларак, пандемия бу бәйрәмгә дә бераз үзгәрешләр керткән. Гаризаларны оештыручылар онлайн кабул иткән. Ә менә җиңүчеләрне исә тантаналы рәвештә котлый алдылар. “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” бәйгесе  дә үзенчәлекле. Быел бәйгедә табибларга, медицина хезмәткәрләренә өстенлек бирелгән.
 
“Республикада матур эшләгән, тырышып эшләгән, профессиональ яктан үскән, матур гаиләләр коруы, тәүфыйклы балалар тәрбияләве белән дә танылган хатын-кызлар Аллага шөкер, бик күп. Без алар белән сезне дә таныштырырга тырышабыз”, - диде Татарстан Иҗтимагый палатасы җитәкчесе Зилә Вәлиева. 

Бүләкләү тантанасына килгән хатын-кызларны ТР Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев та җиңүләре һәм якынлашып килүче хатын-кызлар көне белән тәбрик итте. 

“Иң зур рәхмәтебезне әниләребезгә җиткерәм! Сез яңа тормыш бирәсез! Сезнең   мәхәббәтегез, кайгыртучанлыгыгыз, балаларны тәрбияләвегез безнең өчен бик мөһим һәм без аны бик югары бәялибез”, - дип  чыгыш ясады Васыйл Шәйхразиев. 

Бәйгедә җиңүчеләр арасында күп балалы әниләр, гаиләләренә 13 әр бала алган хатын-кыз, шәфкать туташлары, табиблар, китапханәчеләр, сәнгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, укытучылар, технологлар, галимнәр, химиклар, сыер савучылар һ.б. бар иде. 

“Ел үрнәге” номинациясендә җиңү яулаган Бөгелмә Үзәк хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Гөлшат Гарипова бу җиңүне үзенеке генә итеп түгел, ә бөтен коллективныкы дип саный. 

Минем кебекләр бик күп. Быел бик үзенчәлекле ел булды. Республика буйлап медицина хезмәткәрләре алгы сафка басты. Мин генә җиңдем дию дөрес түгел. Безнең бөтен коллективыбыз җиңде. Мин үз хезмәткәрләрем белән бик горурланам. Пандемия безгә ничек эшләргә, ничек көрәшергә, ничек хезмәткәрләрең өчен борчылырга икәнен күрсәтте, - дип хисләре белән бүлеште Гөлшат Гарипова.


Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading