16+

Елап популярлык казанган Рәфис Атаказов: «Мин аны дүрт ел яраттым»

Ул җәмәгатьчелеккә «Сагынам, сагынам да...» видеосы аша танылды. Интернетта да тормыштагы кебек гади, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алырдай, дөресрәге, тыңлата белә торган Рәфис Атаказов Казанга кайткан арада, аның белән якыннанрак танышып, серләрен чиштердек.

Елап популярлык казанган Рәфис Атаказов: «Мин аны дүрт ел яраттым»

Ул җәмәгатьчелеккә «Сагынам, сагынам да...» видеосы аша танылды. Интернетта да тормыштагы кебек гади, сәгатьләр буе сөйләшеп утыра алырдай, дөресрәге, тыңлата белә торган Рәфис Атаказов Казанга кайткан арада, аның белән якыннанрак танышып, серләрен чиштердек.

Балачак хыялы артыннан – Мәскәүгә

Казанда ул очраклы түгел. Үзгәрәм дип, «Мин» тапшыруына килгән иде. Үзе Чувашстан Республикасының Шыгырдан авылыннан булса да, Татарстан башкаласында да, Чаллыда да яшәгән. Әмма кечкенәдән хыялы булган Мәскәүдән аерыла алмаган.

– Мин Мәскәүгә балачактан гашыйк. Әниемнең бертуган сеңлесе Мәскәүдә яши. Бала чакта без аларга кунакка бара идек һәм Абдул җизни безне шәһәрнең матур урыннарында йөртә иде. Шул балачактан калган хыял мине анда илтте дә инде. Башта, яшәп карыйм әле, дип киттем. Аннан әни, үземә генә авыр, дигәч, ярты елдан аның янына кайттым. Әнкәйне хыялга алыштырып булмый бит инде. Әни янына кайтып, бер ел тордым. Әмма минем бик зур депрессия башланды. Аңа кадәр тамада булып эшләп йөри идем. Ул вакытта әле мондый эш барлык­ка килә генә башлаган еллар. Шуңа бер елдан соң кабат башкалага юл алдым һәм менә 11 ел инде шунда яшим, – дип, Мәскәүгә китү тарихын сөйләде Рәфис абый.
Кеше арасында йөрү эзсез югалмый, билгеле. Төрле күңелле кешеләр бар бит. Бәйрәмнәр, мәҗлесләр вакытында алып баручы аеруча күз өстендәге каш сыман. Рәфис Атаказовка да каты күз тигән булган. Бу халәтеннән аны әнисенең сеңлесе ике тәүлек буе өшкереп коткара. Ике атна йокламаган Рәфис абый шул өшкерүдән соң ике тәүлек уянмыйча йоклый хәтта. Шул хәлләрдән соң Мәскәүгә китеп, заводка эшкә урнаша.

«Ач килеш уку – дөрес түгел ул»

Ләкин Мәскәүгә барып җиткәнче, язмам героена әле хәрби хезмәттә булырга, Чаллыда укытучы һөнәрен үзләштерергә дә туры килә.
Башта ул театр училищесына керергә ниятли. Әмма конкурстан уза алмый. Шуннан соң хәрби хезмәткә алына. Аннан кайткач, «Татарстан яшьләре» газетасында Чаллы педагогия көллиятенә студентлар җыюлары хакындагы игъланга тап була һәм Чаллыга юл ала.

– Ул вакытта Брежнев шәһәрен беләм, ә Чаллыны ишеткән дә юк. Күршедәге Наилә ападан сорап, көллиятне тәмамлармын да, аннары югары уку йортына керермен дип, шунда киттем. Ике уйлап тора торган кеше түгелмен. 18ендә авылдан киттем, 19ы документлар тапшырдым, 20сендә инде имтиханнар иде. Армиядән кайтканда, мәктәп программасына кергән шактый әйберләр инде онытылган. Өстәвенә, Советлар Союзы таркалганнан соң, яңа сүзләр өстәлде. Иҗтимагый, җәмгыять, сәнәгать... Ә без аларны русча кулланып укыдык. Шунда миңа имтиханда диктант язарга Гөлназ исемле кыз ярдәм итеп, укырга кердем. Татар әдәбиятыннан исә Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен сөйләдем. Аны мин театр училищесына кергәндә өйрәнгән идем. Миңа шундый билет эләкте: беренче сорау – «Алсу» поэмасында табигать күренешенә анализ, икенчесе Муса Җәлилнең яраткан шигырен сөйләгез. Өченчесен хәтерләмим дә инде. Мин, икенчесеннән башласам ярыймы, дип торып бастым да шигырь сөйләргә тотындым. Бөтен укытучы туктап, мине тыңлап торды. Карасам, имтихан алучы җиде укытучының барысының да күзеннән яшь ага, – дип искә ала Рәфис абый укырга кергән вакытларын.

Шул шигырьдән соң аңардан хәтта рус теленнән дә имтихан алмый гына, уку йортына кабул итәләр. Ярты ел укыганнан соң, көллиятнең берничә факультеты Казан педагогия институты факультетлары составына кертелә. Шул рәвешле, Рәфис Атаказов югары белемле була. Студент елларында ярдәм иткәннәре өчен, курсташларына һәм тулай торакта торган иптәшләренә ул хәзер дә рәхмәт укый.

– Ач студент ул – бик начар. Алай уку дөрес түгел. Ул кызлар мине беркайчан да кире какмады. Актаныштан бик якын дустым Зөлфирә бар иде. Ул әтисе белән генә үскән, әнисе юк. Әтигә авыр булмасын, дип, ул да авылга сирәк кенә кайтып йөрде. Чөнки кайт­кач, балага нәрсә дә булса биреп җибәрергә кирәк. Ялларда бөтенесе кайтып киткәч, ул мине: «Рәфис, әйдә, суган салаты ясадым», – дип кунакка чакыра иде. Мин ит пешергәч хәзер дә шул салатны ясыйм да, Зөлфирәгә «синең салатны ясадым әле», дип, фотога төшереп җибәрәм. Ул салатның тәмлелеге! Юкса суган, тоз һәм серкә генә инде үзе, – дип искә ала студент елларын блогер.

«Блогер дигәнне яратмыйм»

2017 елда алар курс­ташлары белән очрашырга ниятли. Рәфис абыйны блогер иткән һәм таныткан ролик та шул уңайдан яздырылган була. Әмма ул аны төркемдәшләренә генә атап яздырган. Язма интернетта таралганнан соң, башкаларга да күрсәткәннәре өчен, бергә укыган иптәшләренә үпкәләп тә йөргән хәтта.

Инстаграмга килгәндә, Рәфис абый аны башта булдыра, әмма соңрак, монда юньле әйбер юк, дип, телефоныннан алып ата. Шуннан соң, әлеге дә баягы суган салаты ясаучы Зөлфирә дусты: «Рәфис, теге видеоны караганнар да сине радиодан эзлиләр», – дип шалтырата һәм тизрәк инстаграмда сәхифә ясап, алар белән элемтәгә керергә куша. Әмма Рәфис әфәнде бу хакта оныта. Ике атнадан Зөлфирә ханым, тагын шалтыратып: «Давай, син анда ялкауланып ятма! Яса да яз радиога», – ди.

Шуннан ул радио белән элемтәгә кереп аралаша. Әмма шуның белән бу эш тагын онытыла. Язылучылары да 250 чамасы гына була. Шуннан аңа Айваз Садыйров үз сәхифәсендә Рәфис Атаказов хакында сөйли.
– Аннары язылучыларым 2 меңнән артты. Кызыксынып киттем. Әмма минем беркайчан да, миңа реклама ясагыз әле, дип сораганым да, язылучыларымны сатым алганым да юк. 12 меңнән артык кеше барысы да минем сәхифәгә үзләре теләп язылучылар. Әмма мин блогер дигән сүзне яратмыйм. Блогерга татар телендә аның альтернативасы да юк бит. Сәхифәче дисәң дә туры килеп бетми. Шуңа бер сүз уйлап табарга кирәк. Максатчан рәвештә нидер төшереп утырганым да, беркайчан да икенче дубль ясаганым да юк, – ди ул.

Ник һаман Атаказов?

Атаказовны күпләр Рәфис абыйның чын фамилиясе икәнен башына да китермидер. Баксаң, моның үз тарихы бар икән.

– Бабам Ялалетдиннең бабасы Сәләхетдиннең бабасы Мифтахетдин бик усал кеше булган. Ул чеметергә, тешләргә яраткан. Геннар белән күчкән, күрәсең. Кечкенә вакытта мин дә тешләшә торган булганмын. Сугышып җиңә алмаганда, тешләп җиңә идем. Бабайга да шуннан кушамат калган. Чуваш телендә фамилия дигән сүз юк. Анда «Хушаматың менле?» (Фамилияң ничек дигәнне аңлата. —Л.Л.) дип сорыйлар. Баш санын алганда, шулай сораганнар да язып куйганнар кушаматны фамилия урынына. Безнең авылда андый сәер фамилияләр бик күп. Кучат (әтәч дигәнне аңлата), Мачы, Кара, Карама, Бүре кебек фамилияле кешеләр дә бар, – ди Рәфис Атаказов.

Яшүсмер вакытта фамилиясен алыштыру теләге дә була. Әмма бу уеннан кире кайта. «Ата-бабамнан килгән мирасны юк итәсем, бетерәсем килми», – ди ул.

«Минем дә чынлап яратканым булды»

Социаль челтәрдә ул «Мин өйләнмәгән һәм җыенмыйм да!» дип язып куйган. Моның сәбәбен ул сер итеп калдыруны сорады. Әмма һәр кешедәге йөрәк аңарда да бар һәм ярату хисләрен ул да кичергән.
– Тормышым шул кадәр чуар, күпкырлы. Үзем турында уйларга вакытым да юк. Үзем өчен эшләгән эшләрне дә нәрсә белән дә булса бәйләп эшлим. Шәхси тормышым да иҗтимагый эшләр белән бәйләнеп бара. Мин эгоист түгел, әмма үземә генә рәхәт. Мин кешеләргә бәйрәм, яхшы кәеф бүләк итәргә яратам. Чынлап торып гашыйк булганым бар. Ул минем курсташым иде. Мин аны дүрт ел буе яраттым. Арада мөнәсәбәт тә булды.

Тормышымда иң яраткан кеше шул дип әйтә алам. Хәзер дә без аралашабыз, хәл белешәбез. Әмма ул ярату хәзер хөрмәт итүгә әверелде. Тормышымда искә алырлык мәхәббәт булды, дип әйтә алам. Укып бетергәч тә гашыйк булгаладым, әмма ул кадәр баш югалтулар булмады, – дип искә алды Рәфис абый мәхәббәтен.
...Без бер сәгатьтән артык сөйләшеп утырдык. Ул сөйләгәннәрне бер табак газета битенә генә сыйдыру мөмкин дә түгел. Кызыклы шәхес ул. Милләт дип, тел дип янып яшәүче. Һәм бер капчык серләргә бай!..

Лилия ЛОКМАНОВА

 

Язмага реакция белдерегез

18

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading