Татарстан полигоннарында мобилизацияләнгән кешеләрне хәрби әзерләү эше бара. Махсус өйрәнү үзәкләренең берсендә булып, әзерлекнең ни дәрәҗәдә җитди булуын без дә күреп кайттык. Егетләр хезмәт итү вакытында алган күнекмәләрен искә төшерә һәм барлык төр кораллардан – автоматлардан алып ракета җайланмаларына кадәр атарга өйрәнәләр. Шулай ук сугыш алып бару һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү тактикасына да төшендерәләр аларны.
Боларның барысы да сугышчан тәҗрибә туплаган хәрби хезмәткәрләр җитәкчелегендә башкарыла. Хәрбиләрнең һәркайсына яңа форма бирелгән. Һәрберсенә үз үлчәме буенча комплект туры килә. Мөһерләнгән капчыкларда кышкы армия гардеробы да бар. “Келәм, кыр сумкасы, балаклава, шарф һәм кышкы перчаткалар бирәбез”, – дип сөйләде хәрби инструктор. Форма, хәрби кирәк-ярак, корал – барысы да җитә. Мобилизацияләнгән кешеләрнең сугышчан рухлары бик югары.
“Полигонга килдек. Шунда ук әзерлек башланды, армиядә хезмәт иткәндә мотоукчылар бүлегендә идем, хәзер менә танк ротасында. Миңа 22 яшь, әлегә гаилә кормадым. Өйдә әнием, туганнарым көтә. Алар белән һәрдаим хәбәрләшеп торабыз. Курку хисе юк диярлек, чөнки без илебезгә кирәк. Чакырганнар икән, димәк, Ватан алдындагы бурычыбызны үтәргә тиешбез. Бу, беренче чиратта, безнең өчен кирәк, киләсе буын тыныч яшәсен өчен”, - дип сөйләде безгә Казан егете Рәзил (исемнәре үзгәртелде – Ред.).
Офицер командасы буенча сугышчан әзерлектәге хәрбиләр “Урал”га менеп утыра. Сугышчылар белән бергә полигонга юнәләбез. Җитезлекләре һәм бердәмлекләре үк аларның шактый хәрби тәҗрибәле икәнлекләрен күрсәтеп тора. Хәрбиләр төркеме урманда профессиональ рәвештә яшеренә. Командирның дошманга каршы ут ачу боерыгын көтеп торалар...
Утлы коралдан ату әзерлегенә аерым игътибар бирелә. Биредә, полигонда, запастан чакырылган егетләр ату күнекмәләрен ныгыта. Биш-алты егет бертигез дәрәҗәдә хәрәкәт итә, барлык боерыкларны үтәп, кире базаларына кайта һәм янә шулай дәвам итә.
Танкка каршы идарә ителә торган ракетадан ату тавышыннан куркып качасы килә. Ләкин сугышчыларның берсе дә курыкмый, хәтта селкенмиләр дә. Армиядә хезмәт иткән елларда пушка һәм снаряд тавышларына күнеккән алар. Эшләрен белеп, кулларында танкка каршы пулетметны нык тоталар.
Алган позицияләрен калдырып киткән вакытта төп төркемне автоматчылар саклап тора, алар бер-берсе белән аңышып эшли. Утлы коралдан атканнан соң, егетләр үз позицияләрен алыштыра. Болар бүген барысы да күнекмә булса да, реаль шартларда боларның кирәге чыгачак. Шунда гына минометчылар “эшли”. Бер-бер артлы билгеләнгән ноктага атып, тиешле бурычны үти баралар.
Илнар элек Чиләбе өлкәсендә хезмәт иткән. “Барысына да акыл утырган, барысы да олы яшьтә. Һәркайсыбыз әзер. Без хәзер бер гаилә кебек булдык. Яу кырында һәркемнең сулышына чаклы тоябыз. Иңне-иңгә куеп эшлибез. Барлык шартлар да канәгатьләндерерлек. Кая барырга кирәк дисәләр, шунда барабыз. Ир-атның бурычы – илне саклау”, – ди хәрби егет. Шунда ук аның сүзләрен үзе дә Чечня, Сириядә булып кайткан, егетләрнең инструкторы Александр куәтләп ала.
– Биредә бит сүз алгы сызыкка бару турында сүз бармый – запастан мобилизацияләнгән егетләребез союздаш көчләргә Донбасс чикләрен якларга булышачак. Хәрби әзерлек үткәннән соң гына алар шунда җибәреләчәк, – ди ул.
“Кыенлыклар да бар, кемдер нәрсәне дә булса оныткан – шуны искәртергә, өйрәтергә туры килә. Элек шактый әзерлекле булсалар да, алар нәрсәне дә булса онытып җибәрә, искә төшерергә туры килә. Кемдер бер атуда мишеньга тидерә алса, кемгәдер берничә күнекмә дә җитми. Безнең эштә төп таләп – ихтыяр көче, сабырлык. Шулардан башка булмый. Нигездә, күнекмәләрен яхшы дип бәяләр идем”, – ди снайперларны өйрәтүче хәрби. Мобилизацияләнгән егетләрне өйрәтмиләр, аларга хәрби белемнәрен яңартырга ярдәм итәләр. Тактикадан алып, медицина ярдәме күрсәтүгә кадәр.
Полигонның бер өлешендә Калашников автоматыннан ату күнекмәләре уза. Автоматтан тоташ атулар, берәмләп ату белән алмаштырыла. Патроннарны кызганмыйлар. Инструкторлар мишеньга тию буенча атуның төгәллеген бәяли. Әйтүләренчә, барысы да камил диярлек. Танк командиры Артемның иң яхшы нәтиҗәләренең берсе. Ул повестканы көтеп тормыйча военкоматка үзе килгән.
– Үз теләгем белән килдем, хәрби тәҗрибәм бар. Автоматтан ата беләм, разведчик булып хезмәт иткән идем, – ди ир. Элек Чечняда хезмәт иткән икән. – Менә дигән шартлар, ашату да яхшы, өч тапкыр кайнар ризык белән тукланабыз. Душ, мунча бар, эчке киемнәрне алыштырып торабыз. Барыбыз да әзер. Елап утырыр чак түгел. Тыныч күк өчен көрәшергә тиеш без.
Мобилизацияләнгән егетләрне көндез дә, төнлә дә әзерлиләр. Барлык шартларга туры китереп һәм ашыкмыйча. Һәр хәрби егетебез үз көченә ышанырга тиеш. Яхшы ату гына түгел, авыр хәлләрдә дә дөрес карар кабул итеп, исән-имин өйләренә әйләнеп кайтыр өчен.
Комментарийлар