16+

Җелеккә үткән сорауга җавап табылырмы?

Татарстанда инвалид балаларны реабилитация, гигиена кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә «кытыршылыклар» булу сәбәпле, Социаль иминият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Павел Лохановка инвалид балалар тәрбияләүче әти-әни­ләрдән шактый гына сүзләр ишетергә туры килде бу утырышта.

Татарстанда инвалид балаларны реабилитация, гигиена кирәк-яраклары белән тәэмин итүдә «кытыршылыклар» булу сәбәпле, Социаль иминият фондының Татарстан бүлеге җитәкчесе Павел Лохановка инвалид балалар тәрбияләүче әти-әни­ләрдән шактый гына сүзләр ишетергә туры килде бу утырышта.

Гәрчә бу вазифаны ул әле 8 ай гына башкарса да. Билгеле булганча, сентябрьдә әлеге әти-әни­ләр, җитәкчене урыныннан алуны таләп итеп, митингка да чыккан.

Түгәрәк өстәлдә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Россия Социаль иминият фонды җитәкчесенең урынбасары Алексей Кошелев та катнашты.

Ике сәгатьтән артык барган утырышта беренче карашка бик гади, әмма гомер буе физик мөмкинлеге чикле кешене тәрбия­ләүчеләр өчен глобаль дәрәҗәдә булган мәсьәләләр кузгатылды.
Павел Лоханов сүзләренчә, 2019 елда реа­билитация өчен техник чаралар җитештерүчеләр белән 51 дәүләт контракты төзелгән. Октябрь аенда тагын шундый 7 килешү төзеләчәк. Инвалидларга килгәндә, Социаль иминият фондында теркәлгәннәренең саны 48 мең. Шуларның 3,9 меңе – инвалид коляскаларына, 11,2 меңе – протез-ортопедия әйберләренә, 1,8 меңе – колак аппаратларына, ә 17 меңе подгузникларга мохтаҗ.
– Аңлавымча, республикада бу мәсьәләләр буенча бераз киеренкелек туган, – ди Алексей Кошелев. – Дөрестән дә, җитәкчелек алмашынды, ә бу һәрвакытта да авырлыклар китереп тудыра. Элеккеге җитәкчедән соң күп хезмәткәрләр эштән китте. Яңа җитәкче үзенә команда туплый, эшкә кереп китү еш кына авыр бара.

Бер яктан, җитәкчелекне аңларга була, билгеле. Икенче яктан, Павел Лоханов эшли башлаганга инде бер ай гына да түгел. Аннан соң җитәкче алышынган өчен генә инвалид бала һәм аны тәрбияләүче ана ни сәбәпле зыян күрергә тиеш соң әле?

Утырышта күтәрелгән иң актуаль мәсьәләләр индивидуаль ясала торган ортопедик аяк киеме һәм аслыклар (подгузниклар) булды.
Баксаң, кайбер очракларда аяк киемнәре тиешле вакытта бирелмәгән. Нәтиҗәдә, заказ вакыты күчә барган һәм кайбер ата-ана­лар балаларына тиешле булган аяк кием­нәренең җәйгесен кыш алган, ә кышка исә бөтенләй бер нәрсәсез калган. Аптырагач, аларны үзләренә сатып алырга туры килгән. Әмма компенсация алу бәхете дә күбесенә тәтемәгән. Ортопедик аяк киемнәренең кимендә 3-4 мең сум торганын исәпкә алганда, инвалид бала тәрбияли торган гаилә өчен моның нинди чыгым икәнен күз алдына китереп була инде. Өстәвенә, иминият фонды кышкы һәм җәйге аяк киемнәре белән генә тәэмин итә. Шуңа да әти-әниләр язгы һәм көзге аяк киемнәрен булдыруны да сорады.
Сезгә бала үстерү «ерунда», ди безнең әби. Бер яктан караганда, бу дөрестән дә шулай. Чөнки хәзерге технологияләр, гигиена кирәк-яраклары күп һәм бу яшь әнигә бермә-бер җиңеллек тудыра, әгәр акчаң булса. Хәзер биләү юып азапланасы юк, чөнки аслыклар уйлап табылды. Аларның бәяләре исә төрлечә: 11-12 сумнан алып, 47-50 сумга кадәр җитәргә мөмкин. Соңгылары Япониядән кайтартыла, әмма бик сыйфатлылар.

Подгузникны балага озак кигезү зыянлы, ди табиблар. Анысы белән дә килешәм. Ә бала инвалид булса, ул очракта нишләргә? Билгеле инде, иминият фонды 17 меңнән артык инвалидны кыйммәтле аслык белән тәэмин итә алмый. Бу артык кыйммәткә төшәр иде. Шуңа да фонд әлеге гигиена кирәк-ярагын үзебездә – Алабугада җитештерә торган Бельгия заводы белән килешү төзегән. Әмма...

Әти-әниләр сүзләренчә, иминият фонды хезмәткәрләре китереп бирә торган аслык­ларның сыйфаты искиткеч түбән. Сыеклыкны тотмау өстенә, аларның размерлары да туры килми икән. Утырышта иң актуаль мәсьәлә дә шуларга кагылды. Утырышка инвалид балалары белән килгән әниләр шул кимчелекләрдән зарланды.

– Ике көн элек без Алабугага, әлеге подгузниклар җитештерелә торган заводка экскурсиягә бардык. Безгә бирелә торган аслык­лар 2-3 сәгатькә генә җитә. Ә көнгә, норма буенча, 2 яисә 3 памперс кына бирелә. Шуңа да без аларның санын арттыруны сорыйбыз, – диде әниләрнең берсе, җитәкчелеккә мөрәҗәгать итеп.
– Әлеге нормалар канун тарафыннан билгеләнә. Федераль бюджет хисабына бары 3 гигиена кирәк-ярагы белән генә тәэмин итү каралган, – дип искәртеп узды Медик-социаль экспертизасы баш бюро җитәкчесе урынбасары Ольга Пузанова.

Күз алдыгызга китерәсезме, көнгә 3 аслык! Үземнән чыгып әйтәм: сәламәт, әмма бәләкәй балага да көненә кимендә 7-8 подгузник китәргә мөмкин. Бигрәк тә юлга чыгарга туры килсә. Әмма Айрат Фәррахов, бу мәсьәлә чишелерлек, дигән фикердә.

– Әгәр дә сез приказны үзгәртергә дисез икән, әйдәгез мөрәҗәгать итәбез (нормаларны билгеләүче органга. — Л.Л.) һәм шулай эшлибез дә. Әгәр дә сез подгузниклар бирелергә тиешле категорияләр санын арттырырга дисез икән, әйдәгез арттырабыз. Кыенлыклар булырга тиеш түгел, – диде депутат.

Бу сорау утырышта кат-кат күтәрелде. Күрәсең, инвалидларның әниләренең җелегенә үткәндер. Хәзерге заманда мондый мәсьәлә күтәрү көлке сыман. Әмма кешенең кешедә хәзер эше юк бит. Битараф без. Каты бәгырьләр. Бәла үз башыбызга төшкәнче...

Лилия МИНСАФИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading