16+

Элеккеге тәртибе өчен бик үкенә

Яше иллегә җиткән абзый белән өебез ишегалдында таныштык. Аралаша торгач, үзенең тормышы турында да бәян итте.

Элеккеге тәртибе өчен бик үкенә

Яше иллегә җиткән абзый белән өебез ишегалдында таныштык. Аралаша торгач, үзенең тормышы турында да бәян итте.

“Ул чакта ниләр кыланганымны берничек тә аклый алмыйм. Бер үк кешеләр белән аралашу тәмам туйдырган иде мине. Хатыным, балаларым алдында гаепле булганымны да аңлыйм һәм нык үкенәм”, - ди Ринат абый.

Кечкенәдән иркә булып үскән Ринат кызлар янында үзен бик эре, горур тота. Тик кызлар шундыйларны ярата шул, авылның иң кәттә егете янында таш дивар артында хис итәрмен дип уйлый. Егет тә озак сайланмый, араларыннан иң сылуына өйләнеп тә куя. Район үзәгендә фатир алып яши башлыйлар. Башта барысы да гадәттәгечә була.

Ике уллары туа. Ринат эшли, хатыны Резидә балаларын тәрбияли, ир исә эштән кайтса да, вакытын телевизор каршында үткәрә. Тик гаилә матавыкларына чумып, ир хатыныннан бизә башлый. Башта ул хатынын гел бертөрлелектә, артык гадилектә гаепли, аннары хәтта пешергән ашына чаклы да бәйләнә башлый. Бер сәбәпсезгә тиргәү, җәберләүләр Ринатның гадәтенә кереп китә. 

Ринат абый хатынын һәм балаларын өеннән куып чыгара. Бичара хатын төн уртасында балаларын җитәкләп, әнисе янына авылга кайтып китә. Ринат абый гафу үтенү урынына башка хатыннар белән яши. Тик алар да туйдыра. Бераздан янә хатыны аякларына барып егыла. Әни кеше, балалар әтисез үсмәсен дип, кире кайта. Биш ел шулай яши алар.

Тик ахыр чиктә исерек килеш сөяркәсен алып кайткач, хатыны түзә алмыйча, балаларын җыеп китеп бара. Авылдан гына түгел, гомумән, башка шәһәргә. Шуннан бирле Ринат абый күпме эзләсә дә аларны таба алмый. Хатыны киткәч, берничә хатын белән яшәп карый. Тик аның дуамал холкына беркем дә түзеп тора алмыйча, кул селтәп китеп баралар.

Инде менә илле яшенә җиткән абзый Казанга килеп төпләнгән, ишегалды җыештыручы булып эшли, бер бүлмә арендалап яши. Картая төшкәч, яшьли ясаган хаталары тынгылык бирми: ул үз-үзен үткән гамәлләре өчен кичерә алмый. Элеккеге тәртибе өчен бик үкенә. 
Ринат абый, башкаларга да сабак булсын өчен, үзе турында түкми-чәчми язуымны сорады. Бу язма аркылы ул хатыныннан гафу үтенергә тели һәм үзенеке кебек холыклы башка кешеләрнең, аның белән булган хәлне укыгач, акылга утыруларына, аның хаталарын кабатламавына ышана.

Айсылу


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

6

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Тукран тэубэсе диген.Алтыдагы алтмышка узгэрми ул улгэнче шундый була..

    Мөһим

    loading