Моннан ун еллар чамасы элек мин шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иҗаты турында шушы исемдәге мәкалә яза башлаган идем.
Шагыйрәнең шигъри әсәрләре белән бик дәртләнеп китеп яза башласам да, хисләремне тулысынча әйтеп бетерә алмавымнан куркыпмы, әллә аның яңа әсәрләрен көтепме, мәкаләне очлап чыгу вакытын һаман киләчәккә кичерә килдем.
Менә инде аның 2012 елда Татарстан китап нәшриятында төрле елларда язылган шигырьләре тупланган «Тамды яшем...» дигән 490 битле калын китабының быел Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителүе мине теге мәкаләне очлап чыгарга этәрде. Шагыйрәнең минем кебек үк «Алтмышынчы еллар» («Шестидесятники») дип аталган, шигърияттә яңа сүз әйтергә омтылган яшь шагыйрьләр төркемендә әдәбиятыбызга килеп кергән замандашым булу да миңа аның иҗатына киңәйтебрәк тукталырга мөмкинлек бирә.
Шагыйрәнең Тукай чишмәсеннән су эчүе туры мәгънәсендә дә, күчерелмә мәгънәдә дә дөреслеккә туры килә.
Башта аның туры мәгънәсе турында әйтеп китим әле. Кырлай авылы – Габдулла Тукай өчен бөек рус шагыйре Александр Пушкинның Болдиносы кебегрәк бер изге урын. Әйтик, Пушкин Болдинода туып-үсмәсә дә, анда аның шагыйрьлеге бик нык ачылып китә.Тукай да Кырлайда туып-үсмәсә дә, монда аның бөек иҗади киләчәге бөреләнә. Кырлай урманнары, Кырлай табигате, андагы болын-кырлар, гаять саф табигать аның киләчәк иҗаты өчен җирлек була. Ул Кырлай кешеләре «Муллалар чишмәсе» дип йөрткән чишмәдә, урман-кырларда әлсерәп кайткач битен-кулын юуы, аның салкын, саф, татлы суын кушучлап эчкәне турында байтак әсәрләрендә исенә төшереп үтә. Кырлай Пушкинның Болдиносы кебек изге әдәби-сәнгати төбәк булып әверелгәч, анда ел саен Татарстан язучылары, күп меңләгән кунак-туристлар барып, Тукайга яд итәләр. Хәзер инде бөек бәләкәй Апуш булган чакларда кушучлап су эчкән чишмәне дә «Тукай чишмәсе» дип йөртәләр. Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина да, очрак чыккан саен, Кырлайдагы музей комплексында, бәләкәй Апуш йөргән җирләрдә була, һәрчак Тукай чишмәсеннән су эчә. Бусы –шагыйрәнең әлеге чишмәдән су эчүе – туры мәгънәсендәге күренеш.
Ә Шагыйрәнең Тукай чишмәсеннән су эчүенең күчерелмә мәгънәсе дә бар – Эльмира Шәрифуллина гомере буе бөек Тукайның мәңге чылтыраучы иҗат чишмәсеннән илһам суы эчә!
Чыннан да, Эльмира – үзенең шигъри иҗатында төрле-төрле тузга язмаган ...измнарга иярмичә, буталчыкланмыйча, татар халык иҗатына, бөек Тукай шигъриятенә тугрылыклы рәвештә иҗат итүче шагыйрәбез. Ул моны бөтен иҗади тормыш юлы белән раслап бара. Аның узган гасырның 60нчы елларында ук туган төбәкләре: Минзәлә, Актаныш, Мөслим район газеталарында дөнья күргән беренче шигырьләреннән алып, әле күптән түгел генә «Мәдәни җомга» газетасында (быелның 29 марты) басылган өр-яңа шигырьләренә кадәр шул турыда сөйлиләр. Бу шигырьләрнең барысы да чын, саф татар телендә, татар рухында, татарча фикерләү ысулында иҗат ителгәннәр.
«Үз Ватаным – алтын,
Йөрәк сүзем – ялкын,
Набат суга Таулар, Кыялар:
Кагылмагыз Телгә!
Иң авырткан җиргә,
Имин булсын, дисәк,
дөньялар!» –
ди ул чираттагы яңа шигырьләренең берсендә. Күренеп тора бу юлларда Тукайлык дәвам итә.
Тукай премиясенә тәкъдим ителгән китабының исеме үк («Тамды яшем...») Тукайча шигъри дә, Тукайча фаҗигале төсмергә дә ия, замана көнкүрешенә тел яшереп тормау да Тукайча. Китапның җәмәгатьчелек тарафыннан Тукай премиясенә тәкъдим ителүе – анда тупланган әсәрләргә зур бәя ул. Шуңа күрә бу бәя белән тулысынча килешеп, бу мәкаләмне шагыйрә иҗатына шәхси бәям дип кабул итсен шигырь сөючеләр.
Шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иҗатына, аның шигъриятенә, көндәлек матбугатта һәм нәшриятта дөнья күргән шигъри әсәрләренә узган гасырдагы һәм хәзер дә иҗат итүче күренекле әдипләребез һәрвакыт уңай бәя бирделәр, үз фикерләрен матбугатта язып чыктылар. Әйтик: Нурихан Фәттах, Ләбибә Ихсанова, Рәис Даутов, Гөлшат Зәйнашева, Фәнис Яруллин, Мөдәррис Әгъләмов, Зөлфәт, Тәлгат Галиуллин, Айдар Хәлим, Зиннур Мансуров һәм башкалар шагыйрә иҗатына махсус мәкаләләр белән мөрәҗәгать иттеләр. Ә бит боларның барысы да – бөек Тукаебызның иҗат чишмәсеннән авыз иткән әдипләребез.
Шул ук вакытта Эльмира Шәрифуллина – республикабызның бик күп татар авылларындагы, шәһәрләрендәге татар мәктәпләрендә, махсус урта һәм югары белем бирү уку йортларындагы татар укучылары һәм студентлары алдында татар халкының бай тарихын, татар теленең һәм гореф-гадәтләренең бөеклеген, татар әдипләренең, шул исәптән Габдулла Тукай иҗатының гаять әһәмиятле үзенчәлекләре турында педагогик һәм иҗади әңгәмәләр оештыручы җәмәгать эшлеклесе дә.
Эльмира Шәрифуллина иҗаты белән таныш булган, аның әсәрләрен укып барган, әңгәмәләрен тыңлаган һәр әдәбият сөюче – шагыйрәнең республикабызның бу олуг бүләгенә лаек булуын ныклы ышаныч белән хуплар дип уйлыйм.
«Туган телем,
Син җанымны
Шигырьле, нурлы иттең.
Үстердең, үсендердең дә
Күңелне җырлы иттең», –
ди шагыйрә Тукай бүләгенә тәкъдим ителгән «Тамды яшем...» китабында.
Афәрин, шагыйрә!..
Гәрәй Рәхим, Татарстанның халык язучысы.
Фото: Татар-информ
Комментарийлар