16+

Элвин Грей Башкортстандагы гаугага җавап бирде

Элвин Грейны гаепләгәннәре турында кичә язган идек. Барысы да 14 июньдә Уфада узган зур бәйрәм концертындагы аңлашылмаучанлыклардан башланган.

Элвин Грей Башкортстандагы гаугага җавап бирде

Элвин Грейны гаепләгәннәре турында кичә язган идек. Барысы да 14 июньдә Уфада узган зур бәйрәм концертындагы аңлашылмаучанлыклардан башланган.

Тәүдә "Пицца" төркеме солисты Сергей Приказчиков Радик Юльякшин исеменә дәгъва белдерде. "Элвин Грей аркасында безнең чыгышны кыскарттылар», - диде ул: Соңрак Радий Хәбировның хатыны моның хакта язып чыкты.

Кичә Элвин Грей үзе дә килеп чыккан хәлләрне аңлатып үтәргә булды. Инстаграмында ул болай дип яза:

"Оештыручылар белән контракт буенча алдан ук без башкарачак җырлар саны буенча сөйләштек. Чараның концерт программасы озакка сузылды, нинди сәбәпләр аркасында - анысы безгә билгеле түгел. Тиешле һәм анонсланган 21.30 сәгать урынына без сәхнәгә 23.00дә генә чыктык. Графиктан калышу бик җитди булды. Сәхнәгә чыкканчы да, чыгыш ясаган вакытта да, программаны кыскартырга кирәклеге турында беркем дә кисәтмәде.

Үз чыгышым белән башка артистларның вакытын "кисүем" турында концерттан соң билгеле булды. Таймингны 13 минутка арттырган чыгышым халыкка ихтирам итмәү булып тоелса, тамашачылардан гафу үтенәм. "Пицца" музыкантлары бик озак итеп аппаратура тоташтырганлыктан, алып баручылар вакытны сузар өчен, мине сәхнәдә тоткарлады. «Пицца» чыгышының яртысын кисү сәер хәл, чөнки Сергей чыгышының икенче өлешендә хитларын әзерләгән булган. Безнең чыгышларга кадәр барлык артистлар да күпме теләгәнчә җырлады бит. Бу карар бик сәер һәм Сергей һәм аның тамашачылары шуңа үпкәләгән.   Сергей Приказчиков белән без сөйләштек һәм бер-беребезне аңладык дип уйлыйм! Шулай ук безгә чараны оештыручыларның берсе сүзләреннән «Пицца» программасын кыскартуның чын мотивлары билгеле булды. "Элвин Грей" төркеме чыгышыннан соң, геометрик прогрессиядә мәйдан бушый башлаган икән. Моны баш хедлайнер вәкилләре күреп алган һәм чараның баш оештыручысына төп хедлайнер сәхнәдә тамашачысыз чыкмасын өчен «Пицца» программасын кыскартырга тәкъдим иткән. Ләкин халык барыбер таралган. Бу вакыйгадан соң гаепле кешене билгеләргә кирәк иде. Һәм ул тиз табылды... Оештыручылар, чыннан да, 14 көнне чынлыкта нәрсә булуы турында ачыклык кертер дип ышанасы килә".

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading