16+

Elvin Grey ни өчен Салават Фәтхетдиновның туган көненә бармаганлыгын әйтте

Бер ел элек Уфада узган матбугат конференциясендә Салават Фәтхетдинов яшь башкаручы Радик Юльякшинны бик тәнкыйтләгән иде.

Elvin Grey ни өчен Салават Фәтхетдиновның туган көненә бармаганлыгын әйтте

Бер ел элек Уфада узган матбугат конференциясендә Салават Фәтхетдинов яшь башкаручы Радик Юльякшинны бик тәнкыйтләгән иде.

“...Ул Элвин Грей дигәннәрен!.. Татар телендә алай җырларга ярамый. Татар моңына хас пентатониканы бозарга кирәкми, милли җырлар аерылып торырга тиеш. Менә үзбәкләрне мисалга алыгыз әле. Нинди генә телдә җырламасын, үзбәк җырлаганын шундук аңлыйсың”.
Эстрада мэтры әйткән бу сүзләрдән соң милли шоу-бизнеста зур бәхәс купты. Берәүләр Салават яклы булса, икенчеләр: “Яшьләргә юл бирергә кирәк”, - дип, Радик яклы булды. Шул ук вакытта  әлеге бәхәсне бары тик пиар адым гына дип санаучылар да булды.

- Юк, бу пиар түгел. Салават абый белән бер табын артында да утырырга туры килгәне бар, әмма бер-беребезгә кул биреп исәнләшкәнебез дә юк. Быел оештыручылар абыйның туган көн концертына чакырган иде, әмма Таиландта булу сәбәпле бара алмадым. Шуңа да нибары видеокотлау гына җибәрдем.
Мин һәрвакыт дуслык яклы. Кулымнан килгәнне эшләдем. “Уфтанма” җырын яздырыр алдыннан да аңа: “Салават агай, әйдәгез дуэт җырлыйбыз”, - дип смс яздым. Хатны укыды, әмма җавап бирүче булмады.

Ел ахырынды узган “Татар җыры”нда җырчылар бер-берсен “абый” һәм “энекәш” дип атагач, тамашачы  конфликта нокта куелган дип уйлаган иде. Әмма нокта куелмаган әле...

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

13

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин менэ узем радикнын жырларын бик яратам.жырласын анын кебек башка жырчылар да жырласын иде эле.кайберлэрнен бер моны да юк.Радикка кагылмагыз.Салаватны яраткан кебек. халык радикны да ярата.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Салават Закиевич хаклы! Радикнын жырлавы татар халык монын ике тиенлек тэ житкерми. Яшьлэргэ юл дигэннэн- халык моны яшь башкаручыларга кучсэ яхшы булыр иде!

      • аватар Без имени

        0

        0

        ШУЛ ХЭТЛЕ РАДИК НАЧАР ЖЫРЛЫЙ,ХАЛЫК ЯРАМЫЙ УЗЕН 23 АПРЕЛЬГЭ БИЛЕТНЫ КОЧКЭ ЯНВАРЬДА АЛЫП КАЛАЛДЫМ,ЭЛЛЭ КАЙЧАН БИЛЕТЛАР ЮК!!!!! ШУЛАЙ БУЛГАЧ,УЗЕГЕЗ НЭТИЖЭ ЯСАГЫЗ ИНДЕ.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Мин Салават Закиевич белэн килешмим. Хэр кемнен уз жырчысы, уз тамашасы бар. Без бер Салават Фатхетдиновны гына тынларга тиеш тугел. Радик узенен таланты белэн килеп керде зстрадага. Без аны шушылай итеп жырлавы белэн кабул иттек. Ул безгэ бик ошады. Мэхрум итмэгез безне узенэ генэ хас матур тавыштан. Без решать итэргэ тиеш сэхнэ уртасында кем жырларга тиеш икэнен. Ник аяк чаласыз ана. Дорес тугел бу.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Жырчыга артист Бэя бирми. Жырчыны тамашачы бэяли. Жырла Радик улым. Унышлар синэ, сэлэмэт бул.

            Мөһим

            loading