16+

Эльвира Хамматова, "Татар кызы", "Татар егете" бәйгесендә дөреслекне таба алмый, гимназиядән эштән киткән

Узган ел “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләренең нәтиҗәләре белән килешмичә, гимназиядә оештыручы-педагог булып эшләгән танылган җырчы Эльвира Хамматова республиканың мәгариф өлкәсе җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чыкты.

Узган ел “Татар кызы”, “Татар егете” бәйгеләренең нәтиҗәләре белән килешмичә, гимназиядә оештыручы-педагог булып эшләгән танылган җырчы Эльвира Хамматова республиканың мәгариф өлкәсе җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чыкты.

Нәтиҗәсе нәрсә белән тәмамлануын җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган. 


-Мин бу теманы башка кузгатмам дип уйлаган идем ,тик "Нәрсә белән бетте ул конкурс ","Сезнекеләргә берәр урын бирделәрме?","Мәктәптә, эшләп йөрисезме?" дигән сораулар күп килде һәм әле дә язасыз. Чын күңелдән борчылучыларым күбрәк – Сезгә аеруча рәхмәт!


Әлеге "Конкурс" үтү белән 2 атна эчендә, мин юрист табып Мәгариф министырына "хат -жалоба" юлладым! Совет районыннан ниндидер сәбәпләр аркасында шәһәр этабына 2 пар үтүен, балаларның су, өчпочмак, эзләп йөрүләрен (чөнки буфет табын кору белән мәшгуль иде), дипломнар һ.б хакында ...


Шушы эшләр белән "янып-көеп " балалар өчен үртәлеп бу гаделсезлекне төзәтик дип йөргән чакта – барысының да чын йөзе күренде!


Мәктәп директорының "Татар кызы, татар егете -2019 " турында төн чыкканчы фикере үзгәргән, Мәгариф идарәсенең, миңа "әйтер сүзләре" барлыкка килгән... Моңа кадәр белем бирү системасының бу кадәр "көчле" эшләвен белми идем... Ә иң тетрәндергәне, Министерствога юлланган "хат -жалоба" астында кул куйган 5 коллеганың 4сенә шалтратып ,"үз кулыгыз белән, үзегез теләп куйдыгызмы ...эшсез каласыгыз киләме?" дигән сүзләр булды.


"Сезнең өчен — миңа оят" дип язып чыкканнан соң күп кенә гәҗит журналларга үз фикеремне җиткердем. 

Искәндәр Сираҗи белән "Сираҗи сүзе" гәҗите өчен язма әзерләгәндә 2 сәгать буе бу хәлләрне сөйләп бетерә алмадым. 

"Эльвира кебек шактый тыныч холыклы ханым, тиктомалдан гына мондый хисле хат язмас. Димәк җирлек бар һәм аның бу хакта чаң сугуы бик кирәк иде. Чөнки алдагы елларда да "Татар егете, татар кызы" бәйгеләреннән соң сүзләр шактый йөрде" -дип язып чыкты ул.


Миннән моны күрәмсең бер кем көтмәгән. Башка мәктәп укытучыларыннан директка килгән "дөрес әйтәсез, алга..." дигән хатлар көч биреп торса, Яңа ел алдыннан кинәт кенә педагог-оетыручының эш сәнатьләре артып китеп, банкет, концертларга бара алмау, минем бюджетка шактый сукты.


Ә хәзер уйлап карагыз: нәрсә өчен бу? Дөреслекне әтеп, язып, балаларымның лаеклы икәнен җиткергәнем өчен?! Мин зур өметләр баглаган хатка да анык җавап булмады, янәсе шулай булырга тиеш булган. 


Әлеге "конкурсның " нәтиҗәләре кабат каралмый дип җавап юллаганнар. 

Кыскасы, җавап билгеле иде. Чыгыш ясар өчен, бүләк бирдертү өчен дәрәҗәле артистларны ничек итеп китертүләрен дә, совет районы мәктәбенә "зурга китсә, җыйнаулашып каршы барып кул куерга" кушылуын да мин беләм. 

Әле бу бер өлеше генә. Минем 6 яшьлек улыма яхшы мәктәп булмаячагын искәртүегез өчен, "без болай эшли алмыйбыз " - дип матур итеп үз фикерләрегезне җиткерүегез өчен рәхмәт Сезгә!


Тормыш "багажы" туплап, Мәгариф өлкәсендә башка эшләмәячәгемне , үз балаларымның бер генә Конкурста да катнашмаячагын аңлап мин эштән киттем! Мин башка укытучы да бу гимназия кешесе дә түгел!


Мөгаен бу язма өештыручылар кулына да эләгер.


Хөрмәтле әлеге "Конкурсны" оештыручылар! Мин бу конкурс хакында үз фикеремне Татарстанның атказанган артисты — Эльвира Хамматова исеменнән җиткергән булсам, эш һичшиксез башка юнәлеш алган булыр иде. Димәк, миңа үсәсе! Ә сезгә "моның" белән яшисе ! Уңышлар! - дигән ул. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хатасыз язарга өйрәнегез әле, зинхар өчен. Бәлки шуннан соң сезгә дә языла башларлар.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шул сабый балаларнын ометлэрен озеп, алдамасалар ни булса инде?! Оятсызлар!!! ПОЗОРИЩЕ!!!! Эльвира, китеп берни югалтмагансыз.

      Мөһим

      loading