Шәһри Казан

Җен алыштырган

Кырынырга яратмый Салихҗан. Сакал-мыек йөр­тәсе килгәннән түгел, кырынырга иренүдән дә түгел, кырынганда көзгегә карыйсы була – шунысы үзәкне өзә. Көзгегә күзе төшүгә, көзгедән күзләрен чекерәйтеп, бер кыяфәтсез нәрсә карап тора. Шул тамаша да иләмсез – көзгедәге чыраена төкерәсе килә Салихҗанның.

Күр инде ул борынны!.. Борын шундый буламы? Әгәр дә куптарып алып, үлчәү табагына салсаң, кило ярымнан да ким тартмас, билләһи! Хет, ичмасам, маңгайдан алып ияккә хәтле туры гына сузылса, ни әйтер идең, юк бит, киртләчләнеп-киртләчләнеп килгән дә кинәт уң якка каерылган. Тфү!..

Ә иреннәр... Йа Хода! Авызыңны ныграк ачып көлсәң, ярты сәгать буена җыеп бетереп булмый. Чамасын чамага китереп бүлсәң, аскы иреннән генә дә егерме-утыз кызга күпереп, кабарып, сулкылдап торган иреннәр ясарлык.
Өстәвенә сап-сары чәч, сап-сары каш һәм, әлбәттә, сап-сары сакал. Биттәге чабата-чабата сипкелләрне әйткән дә юк. Кырынмаганда йөрелә шунда, йон баскач, хәтта ничектер килешә дә сыман. Кырынып, юынып алдыңмы – бетте, коеп куйган мәшүрәт. Әнисе булып әнисе дә, туганда сокланып туймаслык иде, ике яшендә үзем суга киткәч, җен алыштырды, дип җылаган, диләр.

Анысына ышанып та буладыр – җен дә алыштыргандыр, фәләнен фәлән иткере... Тик бер әйбергә ышанып бетми Салихҗан. Авылдагы иң чибәр кызларның берсе Вәсимә үзе теләп аңа кияүгә чыкты. Нигә чыкты? Кат-кат сорады югыйсә Салихҗан, нигә миңа кияүгә чыгасың, дип төпченде. Яши башлагач, нигә чык­тың, дип бәйләнде.
– Артыңнан менә дигән егет – Нурислам йөрде, аны санга сукмыйча, минем ямьсезлегемне күрә торып, миңа чыктың, ник алай эшләдең? – диде.
– Җаны теләгән – җылан ите ашаган, – дип кенә җавап бирде Вәсимә, – сөйкемле сөягең булгандыр.

Юк, ышанмады Салихҗан, һаман да ышанмый. Әгәр дә ул үзе Вәсимә урынында булса, Салихҗан белән бер мендәргә яту түгел, кырыннан да узып китмәс иде. Берәр этлек ята, мөгаен. Вәсимәнең кыз чакта ниндидер гаебе булгандыр, ә Салихҗан, аңгыра сарык, аны сизмәгәндер... Нинди этлек эшләде икән Вәсимә кыз чагында? Менә ничә ел инде, көннән-көн үсә, зурая барып, шул сорау Салихҗанның миен каезлый. Вәсимәнең күзләренә карап, шул сорауны бирүдән курка ул үзе. Гомерендә кыланмаганны, батыраер өчен беркөнне бераз гына эчкән иде дә, барыбер йөрәге җитмәде. Ул сорыйсы урынга, Вәсимә сораштырды:
— Нишләдең, бәгърем? Ни булды?.. Синме соң бу, Салихҗан? – дип өзгәләнде.
Салихҗан, килсап борынын мышкылдатып, җылап утырды да, Вәсимәнең кулларына башын салып, йоклап китте. Сорау бирелмичә калды.

Көзге каршында көзгегә карап шундый уйлар уйлап утыр­ганда, Вәсимәнең:
– Нәрсә син көзге яныннан киталмыйча утырасың?– дигән тавышын ишетеп, Салихҗан сискәнеп китте.
– Ярты сәгать буена утырасың, сакалыңны кырмагансың. Ашарга өлгергән, эшкә соңга каласың. Әнә Нурислам китеп тә бара...
Салихҗан күтәрелеп Вәсимәгә карады, һәм шунда борчыган соравына җавап та табылды. Нурислам. Әйе, Нурислам белән... Әйтәм аны, Нурислам мыек астыннан гына көлеп йөри. Нурислам Вәсимә артыннан... Юктыр, Нурислам Вәсимә артыннан чапмагандыр, Вәсимә үзе ялынып йөргәндер. Нурислам, син миңа кирәкмисең, дигәч, әйдә, бу җен алыштырган сизмәс әле, сизсә дә, сүз әйтмәс әле, дип, тизрәк Салихҗанны эләктергәндер. Ничә ел шуны белми йөр инде, ә! Димәк? Димәк, ничек булып чыга инде? Салихҗан Нурисламның малаен үстерә булып чыгамы? Бәлки, беренче малае гына түгел, калган дүртесе дә Нурисламныкылардыр? Вәсимә Салихҗан белән болай гына йоклыйдыр. Әйтәм аны, Нурислам яңа йортын Салихҗаннар янына китереп салды. Якынрак булыр өчен, билгеле. Күршедә генә, Вәсимә сыер саварга чык­кан арада, рәшәткә аркылы сикереп төшә дә... Әнә бит, иренең текәлеп карап торганын күргәч, Вәсимә кызарды. Ояла белә икән әле.

– Малайлар кайда? —дип сорады Салихҗан.
– Кайда булсын, чәй эчеп утыралар,– диде Вәсимә.
Салихҗан алгы бүлмәгә атылып чыкты. Өстәл тирәли тезелешеп утырган биш малае, төрткәләшә-төрткәләшә, көлешә-көлешә, чәй эчәләр. Олысына ундүрт яшь, кечесенә – алты. Ике ел саен бер бала.
Тәк... тәк... Әнә зурысы. Охшаганмы Нурисламга? Калганнары ничек?
Ничаклы гына каранса да, нихәтле генә тикшерсә дә, Салихҗан малайларында Нурис­ламның чалымы да юк. Барысы да җиз кадаклар, барысы да сипкелле, бөтенесе тукмак борынлы, кабартма иренле.

Реклама

Малайларының үзенә ике тамчы су кебек охшаганлыгына тәмам инангач, Салихҗанның, тынычланасы урынга, кәефе ныграк кырылды. Нәрсә инде бу?.. Берәрсенә әниләренең матурлыгы күчсә, ярамас идеме? Ярый инде, аны җен алыштырган, ә боларны кем алыштырган? һич югында, Нурисламга охшасалар... Тфү, тфү, әйттем исә кайттым. Иләмсез булсалар булсыннар, Нурис­ламга гына охшамасыннар.

Шулай да ни өчен чыкты соң әле аңа Вәсимә? Нигә Нурисламны аңа алыштырды? Әллә чынлап торып яратты микән? Бәлки, яраткандыр да. Әнә бит, әтиләренә охшаган малайлары өчен үлеп китә, сыйпап-ялап кына тора үзләрен, берсенә дә җен алыштырган дими.
Әллә соң Салихҗан үз-­үзен юкка кимсетәме? Бәлки, ул чибәрдер? Ха-ха-ха!.. Хи-хи-хи!.. Уф, үләм! Ахмак ­дисәң дә ахмак. Чибәр, имеш. Тфү, кыяфәтсез!

Ә бәлки, мәхәббәттер? Мәхәббәт шундый нәрсә, диләр бит, аны аңлап та, аңлатып та булмый, диләр. Мәхәббәт күзен сукырайткандыр Вәсимәнең, күрмәгәндер Салихҗанның кыяфәтсезлеген. Әле дә күрмидер? Салихҗан матур, Нурислам иләмсез булып күренәдер?

Салихҗан, ниһаять, шундый нәтиҗәгә килүенә куанып елмайды һәм, көзгедәге җәелгән авызын күреп, тагын чыраен сытты, сүгенеп куйды... Җүләр ул Вәсимә. Шыр тиле. Җен алыштырган аны. Җен алыштырганга, Нурисламны Салихҗанга алмаштырган. Менә шул. Шушы кыяфәтсез белән унбиш ел чөкердәшеп яшәгән, берсеннән-берсе асыл... тфү... берсеннән-берсе ямьсез... тфү, тфү... үз балаларыңа алай дип әйтергә ярыймы, кай җирләре килмәгән? Кыскасы, шундый хатынга, җүләр дими, ни дисең?!

Туфан Миңнуллин.

фото - citycelebrity.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: