16+

Энә дә бүләк, дөя дә бүләк: 23 февральдә бүләк ителгән оекбашларны ничек чәчәккә алыштырырга?

Россиядән бер төркем энтузиастлар бүләкләрне утильләштерү өчен махсус сайт булдырганнар, дип яза «Российская газета».

Россиядән бер төркем энтузиастлар бүләкләрне утильләштерү өчен махсус сайт булдырганнар, дип яза «Российская газета».

Аның аша 23 февральгә бирелгән гадәти бүләкләрне: кырыну кирәк-яракларын, носки, дезодорантларны хатын-кызлар өчен 8 мартка бүләк – чәчәк бәйләменә алыштырырга була икән. Моның өчен сайтта исемеңне, телефон номерыңны күрсәтеп, заявка калдырырга гына кирәк. Аннары курьер кирәксез бүләк урынына чәчәк китереп китәчәк, кыйммәтлерәк бәйләм өчен өстәмә акча түләргә туры киләчәк.

Ә сез бүләгегезне чәчәк бәйләменә алыштырыр идегезме?

Роберт Миңнуллин, халык шагыйре:
– Мин бүләкләргә, гомумән, битараф. Бирсәләр, киресенчә, үземне уңайсыз хис итәм. Иң зур бүләк – мин үзем, хөрмәтем, мәхәббәтем һәм, әлбәттә, шигырь.

Зөлфәт Зиннуров, алып баручы:
– Шәп әйбер бу! Кемдәдер кырыну өчен ун күбек җыелгандыр, аның бит куллану вакыты чыга, ә монда кирәксез бүләкне чәчәк бәйләменә алыштырып була. Уңайлы бит. Үземә инде күптән андый бүләкләр биргәннәре юк. Хатыным белән дә килешеп куйдык. Миңа 23 февральгә бүләк кирәкми, бәлеш пешерсә, шул җитә.

Артур Шәрипов, укытучы:
– Якын кешеңнең бүләген алыштыру аны хөрмәт итмәү кебек булыр иде. Дөя дә бүләк, энә дә бүләк, диләр бит. Гомумән, бүләккә формаль нәрсә диеп кенә карыйм. Иң мөһиме – игътибар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading