Татар халык мәкале ничек ди әле? Ашаганда сөйләшмә! Бу сүзләр юктан гына уйлап чыгарылмаган, күрәсең.
– Чынлап та, күп очракта кеше нәкъ менә ашаганда сөйләшү, ризык капканда кинәт көлеп җибәрү, куркып китү аркасында йотлыга, – ди табиб.
Казан дәүләт медицина университетында укучыларга йотлыккан чакта беренче ярдәм күрсәтергә махсус өйрәтәләр. Моның өчен муляж курчаклар да каралган. Тыгылучылар аз түгел икән.
Әле менә күптән түгел генә 13 яшьлек бер баланы коткарганнар. Ул карандаш очлый торган җайланманы авызына кабып сызгырып йөргән. Икенчесенә бу ошамаган, күрәсең, иптәшенең аркасына сугып җибәргән. Шул чакта теге карандаш очлый торган җайланма баланың тамак төбенә үк китеп, бугазны каплап алган. Ул бары җайланманың карандаш тыга торган тишеге аша сызгырып кына сулаган. Баланың тамагын авырттырып булса да, карандаш очлый торган җайланманы пинцет белән алганнар. Уеннан уймак, диярсең. Аеруча балалар еш тыгыла. Кечкенә сабый бөтен нәрсәне авызына тутыра бит. Бигрәк тә сагыз, суыра торган конфет, вак уенчык детальләре белән тыгылучылар күп икән. Күрми калсаң, баланың нәрсә йотканын да белмисең. Пластмасс детальләрне рентген аппараты күрсәтми, ди. Ә чит предмет үпкәгә эләксә, ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин.
Комментарийлар