16+

«Энҗе бөртекләре», кемнәр сез?

Әлеге бәйгене моннан биш ел элек бертуган Гөлназ һәм Гөлнара Заһретдиновалар оештырып җибәргән иде. Соңгы бер елда бу мәрхәмәтле эш белән Гөлнара гына шөгыльләнә.

«Энҗе бөртекләре», кемнәр сез?

Әлеге бәйгене моннан биш ел элек бертуган Гөлназ һәм Гөлнара Заһретдиновалар оештырып җибәргән иде. Соңгы бер елда бу мәрхәмәтле эш белән Гөлнара гына шөгыльләнә.

Ләкин ялгызы гына түгел. Әлеге чараны оештыруда Дәүләт Советының хатын-кыз депутатларының «Мәрхәмәт – Милосердие» оешмасы да теләп булыша. Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, әлеге оешма җитәкчесе, жюри рәисе Татьяна Ларионова, бәйгедә катнашучыларны сәламләгәннән соң:

– Сез барыгыз да безнең өчен бик якын кешеләргә әйләндегез. «Мәрхәмәт» оешмасы бу бәйгене бик яратып кабул итә. Һәм барыгыз өчен дә җан атабыз. Сез – көчле ихтыярлы, үрнәк итеп куярлык кешеләр. Сез бу бәйгедә катнашмыйча да җиңүче. Тормыш авырлыкларына баш имичә, алга таба барасыз. Бу чарада барлыгы 59 кыз катнашты. Аларның күбесе бүген биредә. Оештыручыларга зур рәхмәт! – диде ул.

Әлеге чарада Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты. Ул катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, котлауларын җиткерде.

– Гел алга таба барыгыз. Сез барыгыз да – үзенчәлекле һәм кабатланмас. Бер язучы хатын-кызны «серле эчемлек» дигән. Сез дә сихри булып калыгыз, – диде ул.
Бишенче тапкыр уздырыла торган бәйгедә быел Казаннан һәм җиде районнан ун кыз катнашты. Бәйрәм рухы исә фойедан ук башланды. Кунак булып килгән һәр гүзәл затка диярлек чәчәкләр таратылды, тере музыка яңгырады, фойеда бәйгенең бишьеллыгына багышланган фотокүргәзмә оештырылган иде.

Чарага узган елларда катнашкан кызлар да чакырулы иде. 2014 елда «Артистлык остасы» номинациясендә җиңгән Балтач районының Кариле авылы кызы Чулпан Габделганиева бу юлы райондашы Әнисә Фазылҗановага җан атарга килгән.
– Без халыкка үзебезнең уңганлыгыбызны-булганлыгыбызны күрсәттек. Беркайда да катнашмыйча, өйдә генә ятсак, уңышка ирешеп булмый. Мин – шашка буенча Татарстан һәм Бөтендөнья чемпионы. Шулай ук шигырьләр дә язам. Бүгенге көндә дүрт китабым басылды. Конкурста катнашуыма бер дә үкенмим. Җиңү дә мөһим түгел. Халык алдында үземне күрсәтеп тәҗрибә алдым, – диде Чулпан «ШК» хәбәрчесенә.

Конкурсны, үзе дә инвалид арбасында утыручы, ләкин аңа да карамастан, бик күпләргә үрнәк булырдай өч бала әнисе, инвалид арбасында хәрәкәтләнүче кызлар арасында Дөнья миссы – 2013, «Барысы да мөмкин!» фонды җитәкчесе Ксения Безуглова алып барды. Моннан тыш, быел беренче тапкыр «Татарстанның энҗе бөртеге» бәйгесенең гимны яңгырады. Аны узган елгы бәйгеләрдә катнашкан Вероника Лазарева һәм Киселева Анастасия башкарды.

Кызлар, үзләре белән таныштырганнан соң, сәләтләрен дә күрсәтте. Кемдер җырлады, кемдер биеде, ә кемдер үзе иҗат иткән шигырен сөйләде. Ә «Татарстанның энҗе бөртеге – 2018» титулына Саба районының Шәмәрдән бистәсендә яшәүче «кечкенә кыз» Регина Иванова лаек булды. Барлык катнашучыларга да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Җиңүчеләр

«Романтик энҗе» – Әнисә Фазылҗанова (Балтач, Арбаш)
«Асыл энҗе» – Надежда Дунаева (Казан)
«Артистлык остасы» – Альбина Фролова (Әлмәт)
«Креатив энҗе» – Анастасия Зайцева (Казан)
«Максатчан энҗе» – Виктория Йонысова (Лениногорск, Сугышлы)
«Нәзакәтле энҗе» – Анна Вахрамеева (Лениногорск)
«Сөйкемле энҗе» – Раилә Сатдинова (Чүпрәле, Шеланга)
Өченче урын – Ильмира Газизуллина (Чаллы)
Икенче урын – Елизавета Ли (Казан).

 

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading