16+

Эшче яшьләр мәйданга чыга

20-22 декабрь көннәрендә Казанда эшче яшьләрнең “Татарстанның киләчәген бергәләп төзибез” республика Конгрессы уздырыла. Анда Татарстанның оешма һәм предприятиеләреннән 500ләп кеше катнашачак. Конгресс кысаларында яшьләр өчен мастер-класс, дискуссияләр һәм очрашулар оештырыла. 

Эшче яшьләр мәйданга чыга

20-22 декабрь көннәрендә Казанда эшче яшьләрнең “Татарстанның киләчәген бергәләп төзибез” республика Конгрессы уздырыла. Анда Татарстанның оешма һәм предприятиеләреннән 500ләп кеше катнашачак. Конгресс кысаларында яшьләр өчен мастер-класс, дискуссияләр һәм очрашулар оештырыла. 

Эш урыннарында яшьләр сәясәте һәм аны гамәлгә ашыру юллары турында сөйләшү Конгресста төп мәсьәлә булып торачак. Кичәге студентлар оешма һәм предприятияләргә баргач, беренче ике елда  әле өйрәнү вакыты уза. Аларга тәҗрибә алу өчен вакыт та, остазлар да кирәк. Аннан кайбер алган белемнәр белән билгеле бер оешмалар эшчәнлеге арасында аерма сизелә. Аны аерым остазлык программасы ярдәмендә хәл итәргә мөмкин булыр иде.  Яшьләрнең оешма һәм предприятиеләргә эшкә килүе аларның хезмәтенә түләү мәсьәләсе белән дә бәйле. Сүз дә юк, тәҗрибә вакыт белән килә. Тик яшь кешенең һөнәри нәтиҗәлелеген үстерү өчен уртак эшчәнлекне кулланырга кирәк. Бүген замана яшьләреннән дә күп нәрсәгә өйрәнергә була. Шул ук вакытта талантлы яшьләрне оешма-предприятиеләр торак белән тәэмин итеп үзенә тарта ала.

Гомумән, бу сораулар буенча мониторинг уздырылган. Анда республиканың 30 оешмасы катнашкан. Киләчәктә аларның саны артыр дип тә көтелә. Кайбер зур оешма һәм предприятиеләрнең аерым вузлар белән максатчан эшчәнлек алып баруын беләбез. Уку барышында практика үтү каралган. Аннан үзеңне яхшы яктан күрсәтсәң, эшкә калу буенча да мөмкинлекләр булдырылган. Һәрхәлдә теория һәм практиканы бергә бәйләп алып бару кирәклеге бүген көн кебек ачык.  
Белгечләр мондый форумнарның икъдисадый яктан да, гамәли яктан да әһәмияте зур дип билгели. Яшьләр Конгресста шулай ук үзләре өчен уңыш серен ачыклый алачак.

“Предприятие һәм оешмаларның эшче яшьләр” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Айдар Сагетдинов үз артында зур эшче яшьләр армиясе торуын белдерә. “Форумның төп эшчәнлегенә килгәндә, өч көн дәвамында биш юнәлеш буенча эш алып барылачак. 55 оешмадан килгән катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше, остазлык мәктәбе, яшьләр сәясәте, эш күрсәткечләрен арттыру һәм социаль сәясәте буенча эшләячәк, – диде ул.

Яшьләр Эшләре министры урынбасары Тимур Сөләйманов 18 яшьтән башлап 30 яшькә кадәр яшьләр үзләренең проектын тәкъдим итә алачак, дип белдерә. Һәркем үз проектын яклый. Алга таба да аларны грант бәйгеләрендә катнаштыру мөмкин булачак. Инициативалы яшьләр үз эшләрен шулай күрсәтү мөмкинлегенә ия булачак.

Гомумән, ел дәвамында активлык күрсәткән яшьләр хезмәтләре билгеләп үтеләчәк.  Эшче яшьләр Конгрессын оештыруда шулай ук Татарстанның икътисад һәм сәүдә министрлыгы һәм “Татэнергосбыт” кебек эре оешмалар да катнаша. Белгечләр эшче яшьләрнең республика Конгрессының уртак эш булуын да билгеләп үттеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading