Йөгерә-йөгерә эшемнән чыктым да тукталышка
ашык тым. Их, 10нчы троллейбус килеп туктады, ничек булса да өлгерәсе иде, дим.
Ашыкканда шулай инде – трамвай, автобус тизрәк килсен дә, хәвеф-хәтәрсез тизрәк барып җитсен дибез. Ну, йөгергән булдым. Әнә троллейбусның ишекләре дә ябылды. Тик нихәл бу? Ишекләр яңадан ачылды һәм рәхмәтемне әйтеп, эчкә үттем. Троллейбус йөртүче минем йөгереп килүемне күргән булса кирәк. Миңа ияреп, тагын ике хатын-кыз узды. Шофер безгә карата мәрхәмәтлелек күрсәтте. Хәер, барлык пассажирларга да шулай икән.
Троллейбуста кеше күп түгел, буш урыннар да бар. Иркенләп сулыш алдым, рәхәтләнеп ял итеп барам. Ишек ачылып пассажирлар кергән саен, троллейбус йөртүченең тавышы яңгырый. – «Яшьлек үзәге». Киләсе тукталыш – «Цирк». Иптәшләр, билет талоннарыгыз булмаса, транспорт йөртүчегә мөрәҗәгать итегез. Айлык билетлар да сатыла. Алар бик уңайлы, рәхим итеп алыгыз. Бер тукталыш, ике, өч. Һәркайсында троллейбус йөртүче тукталышны әйтә, юлаучылар күбәеп киткәндә, аларга төшәргә әзерләнеп куярга тәкъдим итә, минем кебек ашыгучыларны-йөгерүчеләрне көтеп ала, ишек бер генә кешенең дә борын төбендә ябылмый, урыннан бәрде-сукты кузгалып китми. «Үзәк универсаль кибет» тукталышына җиттек.
Троллейбустан төшүчеләр шактый. Урыны шундый бит инде. Кибетләр буш дисәң дә, анда керми мөмкин түгел. Зур әйбер очрамаса, вак-төяккә юлыгырмын, дигән ният белән төшә кеше әлеге тукталышка. Иң элек шофер тукталышны белдерде, алгы ишекне ачты да, пассажирларның троллейбус талоннарын тикшерде. Алга барабыз. Әлеге тикшерүне күргән юлаучыларның күбесе һәм тукталыштан яңа керүчеләр кесәләрен, сумкаларын актарырга керештеләр.
Баксаң, алар хәзергә кадәр талон турында уйлап та карамаганнар. Берәүләр билет чыгарып, аны компостердан тиштерделәр, икенчеләре акча эзләп табып, талоннар сатып алды. Димәк, талон тиштерү кирәк икән әле. Юлны дәвам итәбез. Микрофоннан троллейбус йөртүче киләсе тукталышны белдерә һәм янә билет турында искә төшерә. Ничек армый икән? Уйлар, уйлар. Алар кешеләр турында. Без үзебезнең эшебезне ничек башкарабыз. Автобус, трамвай йөртүче, завод эшчесе, министр, сәүдә хезмәткәре, дәүләт җитәкчесе һәм тагы бик күп һөнәр иясе 1018 нче санлы троллейбусны йөрткән кебек үз эшен җиренә җиткереп, намус белән башкарса, ил икътисады бүгенге хәлгә калмас, халык бөлгенлеккә төшмәс, яхшы тормышта яшәргә ышанычын югалтмас һәм ил күләмендә үзгәртеп коруларның кирәге калмас иде. «Куйбышев мәйданы». Соңгы тукталыш.
Төшәргә кирәк, әмма тиз генә чыгып китәргә ашыкмадым. Троллейбус йөртүче янына бардым. Карыйм, руль артында – урта яшьләрдәге ир кеше. Аның хезмәте белән кызыксынуымны белдердем. – Мин Мельников Владимир Дмитриевич булам. 30 елдан артык троллейбус йөртәм, – диде ул, елмаеп һәм өстәп куйды: «Бүген мин ял итәргә тиеш идем. Тиздән чираттагы ялга китәм, шуңа күрә эшкә чыгарга карар иттем. Рәхәтләнеп эшлим. Сүз дә юк, бик тынгысыз эш. Шулай да үз эшемне яратам.
Тынгысыз заманда яшибез, кешеләр бик тә борчулы, шуңа күрә аларның хәленә керергә тырышам. Юлаучыларга тукталышларын әйтеп баруым да шуның өчен. Кеше аптырап, югалып калмаска тиеш». Ул руль артында әйтерсең лә әтисеннән калган машинада утыра, йөзендә мәрхәмәтлек һәм хәрәкәтләрендә техникага карата сакчыллык күренеп тора. Хәерле юл сезгә!
Данир МИНГАЛИЕВ, Казан. 17 март, 1991 ел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар