16+

Эшкуарларның «процент» кайгысы бетте

Татарстанның Икътисад министрлыгы белән “РБК-Татарстан” мәгълүмат агентлыгы “Кредитлар алуда кече һәм урта предприятиеләргә дәүләт тарафыннан яңа төр ярдәм мөмкинлекләре” темасына фикер алышу оештырды.

Эшкуарларның «процент» кайгысы бетте

Татарстанның Икътисад министрлыгы белән “РБК-Татарстан” мәгълүмат агентлыгы “Кредитлар алуда кече һәм урта предприятиеләргә дәүләт тарафыннан яңа төр ярдәм мөмкинлекләре” темасына фикер алышу оештырды.

Очрашуда Икътисад министрлыгы, банклар һәм кече бизнес вәкилләре катнашты.

- Республикада 154 мең кече һәм урта предприятие исәпләнә. Эшкуарларга теләктәшлек буенча республика программасы инде 10 ел гамәлдә. Кече бизнеска ярдәм күрсәтелде, эшкуарларга банк кредитлары еллык ставканың 7,5 проценты чикләрендә бирелде. Чит илләргә товар чыгаручыларга еллык ставка 5 процент кына булды. Быелның сентябреннән башлап кече һәм урта предприятиеләр алган банк кредитларының еллык ставка процентын дәүләт тарафыннан тулысынча субсидияләү мөмкинлеге туды, - диде республика икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.

Бу яңалык быелның 18 сентябреннән Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2018 елның 30 декабрендә кабул иткән 1764нче карары нигезендә кертелгән. “Татарстан Республикасының кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм теләктәшлек программаларын гамәлгә ашыру үзәге” учреждениесе җитәкчесе Тимур Гомәров сүзләренә караганда, 40 эшкуар процент өлеше дәүләт тарафыннан субсидияләнә торган кредитка гариза тапшырырга өлгергән инде.
Моңа кадәр кредит оешмалары кече һәм урта предприятиеләргә ташламалы шартларда кредит бирергә мәҗбүр булу сәбәпле, ниятләнелгән финанс табышы ала алмаган.

Россия Хөкүмәтенең 1764нче карары нигезендә банк-финанс кагыйдәләре үзгәртелде. Кредит оешмаларының 2019-2024 елларда кече һәм урта предприятиеләргә биргән һәм бирәчәк кредитларның процент өлешен дәүләт үзе түли.

 Зур процентлар һәм күп документлар туплау кирәклеге эшкуарларны банк кредиты алырга куркыткан.

- Хәзер хәл үзгәрде. Субсидия каралган, кирәкле документларны да банк үзе әзерләшә, - диде Рөстәм Сибгатуллин.
Әлеге сүзләрне республиканың мәгълүм банкының кече эшкуарлыкны үстерү дирекциясе башкаручы директоры Илнур Мутыков та раслады.
Татарстан Республикасының Гарантия фонды теләктәшлегендә быелның 9 аенда кече һәм урта предприятиеләр 605 миллион сумга кредит килешүе төзегән. Хезмәт күрсәтү, йөк ташу, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәләрендә эшли торган кече предприятиеләр 263 микрозайм алган. Кредитлар 3 ел срокка бирелә.

- Банклар күбрәк урта һәм эре предприятиеләр белән эшләргә ярата. Кече предприятиеләргә, шулай ук үз эшен башларга җыенган кешеләргә ышаныч күрсәтелми, кредит бирелми, - дип зарланды Татарстанның рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе башкаручы директоры Галина Шәрәфетдинова.

- Әйе, таләпләр кырысрак иде, - диде банк вәкиле Илнур Мутыков. - Кешенең 20 сум салым бурычы булган очракларда да кредит бирү мәсьәлә иде. Бүген инде салым бурычы 50 мең сумнан артмаса кредит килешүе төзелә.
- Республиканың эшкуарлыкны үстерү департаментының, Гарантия фондының ярдәмен тоябыз, - диде эшкуар Фәния Сабирова. - Мин мөселман киемнәре җитештерү белән шөгыльләнәм. Шәригать кануннары буенча банктан процентлы кредит алырга ярамый. Казанда ислам банкы диелгән бер банкка керсәм, аларның процент ставкасының зурлыгына ис-акылым китте. Кредитлар 3 елга түгел, ә 5 ел срокка бирелсен иде, чөнки, 3 елда бурычны түләп бетерү авыр.

Икътисад министрлыгы һәм банк вәкилләре искәртеп узганча, әгәр эшкуар төрле җитди сәбәпләр аркасында кредитын вакытында кайтарып бетерә алмаса, аңа кредитларын түләүдә 1 елга кичектерү хокукы бирелә.

Татарстанның халык сәнгать промысльләрен һәм һөнәрчелеген үстерү үзәге генераль директоры Нури Мустафаев эшкуарларга ташламалы кредитлар бирүдәге яңалыкны хуплады.
- Бу яхшы хәбәр. Ләкин, эшкуарлыкны тоткарлый торган тагын бер киртә бар -бина яки мәйданчык арендалау бәяләре бик кыйммәт, - диде Нури Мустафаев.

Сөйләшүгә йомгак ясап, республиканың икътисад министры урынбасары Рөстәм Сибгатуллин кече һәм урта бизнес вәкилләрен ташламалы кредит мөмкинлеген актив файдаланырга чакырды.

Татарстанның Икътисад министрлыгының рәсми сайтында кредит алу, шулай ук “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси башлангычларга теләктәшлек” илкүләм проекты белән тулырак танышырга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading