16+

Эшсөярләр

Буа районына баргач, Күл Черкене авылында яшәүче Римма һәм Наил Гыйльметдиновлар гаиләсендә булдык. Авылдагы иң тырыш, үрнәк гаиләләрнең берсе икән алар.

Эшсөярләр

Буа районына баргач, Күл Черкене авылында яшәүче Римма һәм Наил Гыйльметдиновлар гаиләсендә булдык. Авылдагы иң тырыш, үрнәк гаиләләрнең берсе икән алар.

Авылда яшибез!

Гыйльметдиновлар яшел суган үстерә, инкубаторда чебиләр чыгарып сата. Җәй көне бөтен вакытлары кырда үтә. Тырыш гаилә барысын да төптән уйлап эш итә.
– Гыйнвар аенда инкубаторда чеби чыгара башлыйбыз, май аена кадәр шуның белән мәшгульбез. Аннары кырга чыгабыз. Чебиләр дә үстерәбез. Көзгә бу эшләрне тәмамлап, өй астындагы подвалга суган чәчәбез. Аны май аена кадәр үстерәбез. Ел әйләнәсе гаиләбез белән эштә. Теплицада кыяр белән помидор да, вешенка гөмбәсе дә үстереп карадык, ярымфабрикатлар да эшләгән булды. Барысын да сынап, эшләп карарга кирәк. Күңелеңә якын булганын аннары үзең сайлыйсың. Барысына өлгереп тә җитеп булмый, әмма әле хыяллар бар. Вакыты җиткәч, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, аларын да чынга ашыра алырбыз дип уйлыйм, – ди Наил.

Ул үзе колхозда баш агроном булып эшләгән. Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлагач, авылга эшкә кайта. Читтән торып, авыл хуҗалыгы институтында укый, күрше район кызы Риммага өйләнә. Өйләнешкән генә мәлдә, Римма ирен Казанга чыгып китәргә үгетли, әмма Наилнең сүзе бер була: «Мин авыл кызына авылда яшәр өчен өйләндем!» Шуннан каядыр китү турында башка сүз булмый. Бүген исә фельдшер булып эшләүче Римма авылда калганына сөенеп туя алмый. Эшлим дигән кешегә эше дә, мөмкинлекләре дә бар, ди ул. Зур яңа йортларын да авылда төп­ләнеп калган яшьләргә бирелә торган субсидия акчасын кушып салганнар. «Дәүләттән шактый зур ярдәм булды, колхоз җитәкчесе Рафаэль абый да булышып торды», – ди Наил.

Суган үстерү авыр түгел

Колхозда да яратып эшләгән ул. Үз эшен булдырып, өйдәге эшкә дә, колхозныкына да өлгерми башлагач кына киткән агрономлык эшеннән. Гаиләләрендә суган үстереп сатучылар алар гына түгел икән. Кама Тамагында – Римманың туганы, ә Кукмарада Наилнең бертуган абыйсы да суган үстерә. Бу эшне исә әтисенең «Майский» совхозында эшләгән бертуган энесе Рөстәм абыйсы башлаган. Осиново бистәсендә үзе яши торган йортның подвалында суган үстергән ул.
Мин дә бу эшкә кызыктым һәм 12 квадрат метр җирдә суган үстерергә керештек. Яңа йорт салганда, махсус зур подвал ясатып калдыр­дык. Бүген суганнар 130 квадрат метрда үсә. Суганны үзебездә дә, Апас кибетләрендә дә алалар. Артыгын Ульяновскига озатабыз, сорау­чылар бар, җитми дә кала әле. Суганны үстерү дә җиңел, әйбәт сатыла да. Хәзер халык кыш буе яшелчә ашарга ияләнде, – дип сөйли Наил.

Суганнарны комга утырталар. Туфракка караганда, комда үскәне чистарак була ди. Бернинди ашламасыз 20 көндә үсеп җитәләр. Суны фәкать ике тапкыр гына – утырткач һәм шуннан ун көн үткәч сибәләр. Ә менә кыяк өчен утыр­тырлык сыйфатлы суганны табу елдан-ел кыен­лаша икән. Булган яхшы сортлар да югалып бара. Зур хуҗалык­лар башлы суган утырту белән шөгыльләнә, җитештерүчеләр күбрәк шуларга йөз тота ди. Сыйфаты булмагач, уңышы да азрак чыга. Элег­рәк сезонга 6-7шәр тонна суган кыягы җыйган вакытлары булган. Киләчәктә орлык суганын үзләре үстерә башлау ниятләре дә юк түгел.
Кыяр белән помидор үстереп сатуны исә Наил табышлы тармак дип санамый.
– Читтән кергән кыярның килограммы 130 сум тора. Мин бу бәягә сата алмыйм, чөнки үз бәясе кыйм­мәт. Ул үзен аклый, әлбәттә, әмма ­кереме азрак, – ди әңгәмәдәшем.

«Инкубаторларны үзем эшләдем»

Аның каравы кыяр үскән теплицага бүген чебиләр хуҗа. 2014 елда Гыйльметдиновлар инкубаторда чеби чыгарып сата башлый.
– Күршебез 4 мең сумга 20 брой­лер чебие сатып алды. Ул вакытта минем хезмәт хакым 10-12 мең сум тирәсе иде. Өчтән бер өлеше дигән сүз бит. Кара әле, мин әйтәм, чеби үстереп тә акча эшләп була икән. Шуннан 770 йомыркага исәпләнгән инкубатор эшләп куйдым. Сатып алсаң, 100 мең сумга төшә иде, минем исә материалларга нибары 10 мең китте. Чебиләр әйбәт кенә чык­ты, аларны сатып бетердек. Икенче елны тагын бер шундый инкубатор эшләдем. 2017 елда 1500 йомырка сыйдырышлы өченче инкубаторны ясап куйдым. Бүген инде без берь­юлы 8 мең 500 йомыркадан чеби чыгарабыз.
Йомыркаларны кайдан аласыз?
– Мәскәүдән. Төрле авырулар булмасын өчен, Буаның ветеринария берләшмәсенә барып, гариза язабыз. Ул Казанга китә, аннан Мәскәүгә җибәрәләр. Шуннан соң гына алып кайтырга рөхсәт бирелә. Фәкать Европа йомыркаларын гына сатып алабыз. Белгородтан да, Башкортстаннан да, Чувашстаннан да алып карадык. Европа йомыркаларының күрсәткечләре яхшырак. Чеби чыгу проценты да югарырак, чебешләре дә әйбәтрәк үсә.
Чебиләрне кайчан сата баш­лыйсыз?
Йомыркаларны инкубаторга гыйнвар ахырында куйган идек, февраль урталарында чебиләр тишелеп чыкты. Бер партиясен сатып бетердек. Май аена кадәр 20 меңләп чеби чыгарып сатабыз. Узган ел 500ен үзебез үстереп, суеп саттык. Быел 1 мең чебешне алып калырга исәп.
Гыйльметдиновлар чеби генә түгел, катнаш азык алып кайтып та сата икән. Халык чеби белән бергә азыгын да алып китә. Киләчәктә катнаш азыкны да үзләре эшләп сатарга планнары бар.

Узган ел Наил фермер булып теркәлгән. Үзенең пай җиренә язгы бодай утырткан булган, ул 40 центнер уңыш биргән. Туганнар, авылдашларының пай җирләрен арендага алып, көздән 160 гектар җирне сукалап калдырган. Анда бодай, арпа, борчак, люцерна үсәчәк. Үзенең тракторлары, чәчкечләре бар. Шулай итеп, ул алга таба үсемлекчелек белән дә шөгыльләнмәкче.
Тырышкан кешегә эш бар авылда, иренмәскә генә кирәк. Хыялларыбыз да күп, аларны тормышка ашырырга вакыт кына җитми, – дип елмая Наил.

Наилдән чеби үстерү серләре

Чебигә беренче көнне ашарга-эчәргә бирмисең. Икенче көнне катнаш азык сибәсең, алларына чиста су куясың. Бройлер чебиләргә өч атна рәттән Пк-5 дигән катнаш азык бирергә киңәш итәм. Бу азыкны чебиләр кечкенә булганда ашаталар, аңарда 22 процент протеин һәм башка кирәкле бөтен витамин, микроэлементлар бар. Хәзерге чебиләр генетик яктан элеккеләреннән аерыла. Аларны 60 көндә үстерергә тиешсең, моның өчен дөрес ашатырга кирәк. Кычыткан, йомырка, эремчек белән генә кирәкле матдәләрне биреп бетереп булмый. Өч атнадан мин сөяк оны, балык оны, түп (жмых), акбур, витаминлы кушылмалар, азык чүпрәсе, үсемлек маен кушып ашатам. 45 көннән кушылмаган балык онын салмый башлыйм. Катнашмага кукуруз, бодай, борчак, арпа оннары да кушам. 60 көндә бройлер дүрт кг була.

Чебиләр корыда торырга тиеш, дымлы җирдә аяклары тиз бетә.
Сыйфатлы чын катнаш азык иң күбе өч ай саклана, яраклылык вакыты чыккан азыкны арзан бәядән генә сатарга да мөмкиннәр. Чебиләрегезгә азык алганда сорашып алырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ?????

    Мөһим

    loading