Мондый эссе җәй соңгы елларда булмагангамы, һава температурасының +35 градуска якынлашуын барлык кешеләр дә җиңел кичерә алмый.
Соңгы ун көндә яшьләре 60 тирәсендә булганнар һәм өлкәнрәкләр бигрәк тә еш авырганы күзәтелә башлады. Күбесе йөрәк, кан басымы күтәрелү белән интегә. Араларында кинәт кенә вафат булучылар да бар.
Балаларны саклагыз
Эссе һава балаларга да тискәре тәэсир ясый. Кечкенә, әле ныгымаган организм, олы кешенекенә караганда, тизрәк сусый.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Әлимова эсседә организмны саклау, хәлне җиңеләйтүнең бик күп ысулларын белә булып чыкты.
– Эссе һава торышы вакытында күп кешенең хәле китә башлый. Бу сәламәтлек өчен бик зыянлы. Җилсез урында кояш астында тору организмның кыза башлавына китерергә мөмкин. Без моны “кояш суккан” дибез. Бу балаларга аеруча да куркыныч. Хроник авырулары булганнар, өлкәннәргә дә саклык чараларын күрү кирәк, – ди табиб.
Кояш сугуны ничек белеп була?
Әгәр дә сез кояш астында озак булганнан соң башыгыз әйләнә, күңел болгана, йөрәгегез ешрак тибә башлый икән – бу кояш сугуның беренче билгеләре дигән сүз. Салкын тир бәреп чыгу да шул исемлеккә керә. Кеше хәтта аңын җуеп егылырга, ә тән температурасы 41 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Әгәр дә үзегездә мондый билгеләрне тоясыз икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ә андый ситуациядә калмас өчен Роза Әлимова берничә киңәшне үтәргә кирәк, ди.
– Иң элек кояш астында йөрмәскә тырышыгыз. Бигрәк тә кояш актив булган вакытта, сәгать көндезге 11дән – 3кә кадәр организмга зыян китерә торган нурлар була. Баш киемен салмагыз. Урамга чыгарга туры килсә, ышыграк урыннарда йөрегез. Йоклар алдыннан салкынча душ кереп чыгу да тәнне суытырга ярдәм итәр. Йоклаганда өстегезгә ябып ятмагыз, тәрәзәләрне ачып йоклагыз. Эсседә балаларга аеруча да игътибарлы булу кирәк, – ди табиб.
Балага кояш сукса...
Беренчедән, аның тән тиресе кызаракчак. Шулай ук тән температурасы күтәрелү, хәлсезлек, күңеле болгану, еш сулыш алу, сәбәпсез көйсезләнү күзәтелергә мөмкин.
- Мондый билгеләр булганда, баланың өс киемен салдырырга, горизонталь рәвештә яткызырга, тәнен юеш чүпрәк белән сөртергә һәм һәр 5-10 минут саен су эчереп торырга кирәк. Әгәр дә аңын җуя икән, шунда ук “ашыгыч ярдәм” чакырту мөһим. Гомумән, организмның кояш астында кызу билгеләре бар икән, шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди Роза ханым.
Җылылык бәрү (тепловой удар) белән кояш “сугу” аермасы әллә ни юк. Аның беренчесе температура югары булган урыннарда – мунчада, саунада яисә бик эссе һавада күләгәдә китереп “бәрергә” мөмкин. Ә кояш “сугуы” исә кояш нурлары турыдан-туры тәэсир итү сәбәпле килеп чыга.
Балаларның тән температурасын тоемлау формалашмаган. Шуңа да алар өчен эсселек аеруча куркыныч.
Балаларның хәле, кояш астында торып 6-7 сәгать узганнан соң начарланырга мөмкин. Ә әти-әни исә моны белмәгәнлектән, баланың көйсезләнүе генә дип кабул итә. Өстәвенә, аларның организмы суны һәм тозларны күбрәк, тизрәк бетерә. Бу да бала организмы өчен куркыныч тудыра. Күкрәк балаларына, имү-иммәүгә карамастан, су эчерү таләп ителә.
Су эчмәү – инфарктка китерә
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиб практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Фәйсханова мондый һава шартларында йөрәк-кан әйләнеше системасы авыруларыннан интегүчеләргә аеруча да сак булырга өнди. Чөнки организмда су кимү тромбалар барлыкка китереп чыгарырга мөмкин икән.
– Кеше организмында су кимегәннән соң, кан куера һәм тромбозалар барлыкка килә. Бу исә, үз чиратында, инфаркт, инсульт китереп чыгарыга мөмкин, - ди Люция Фәйсханова.
Җылы бәргәндә кешене күләгәгә алып керергә, су һәм аспирин бирергә кирәк. Әмма 12 яше тулмаган балаларга бу даруны эчерергә ярамый. Салкын душка яисә салын суга керергә дә киңәш ителми. Көзән җыеруы ихтимал.
– Хәзер коронавируска бәйле вазгыять сәбәпле, күпләр хәлләре авырайса да, табибларга, хастаханәләргә мөрәҗәгать итми, түзеп ята. Алай итәргә кирәкми. Бигрәк тә олы кешеләргә. Алар күбрәк бакчада йөри, урамга чыга һәм тиешле күләмдә су эчәргә оныта. Бу аяныч тәмамланырга мөмкин, - ди табиб.
Сусауны ничек басарга?
Эсседә хәлне җиңеләйтү өчен ул ак төстәге киемнәргә өстенлек бирергә һәм кимендә 1,5-2 литр күләмендә су эчәргә киңәш ителә. Суны краннан агызып түгел, ә кайнатып, соңыннан суытып эчсәң әйбәтрәк икән. Минераль су эчү дә комачау итми. Чөнки хәлсезләнгән организмга витаминнар, минераль матдәләр кирәк. Әмма аның газсыз булуы мөһим.
– Тир белән бергә, организм өчен кирәкле булган микроэлементлар да чыга. Минераль су исә организмны киресенчә, баета. Шулай ук җылымса үләннәр җәе эчү дә сусауны баса. Әмма аны баллы ясарга кирәкми. Бөтнек белән пешерелгән чәй бигрәк тә йоклар алдыннан эчкәндә, тынычландыра. Компот, морслар эчәргә дә ярый. Ә менә алкогольле, баллы, газлы эчемлекләр эчәргә киңәш итмәс идем. Алар эчәсене китереп кенә калмыйча, организмда матдәләр алмашын да акрынайта, – диде табиб Роза Әлимова.
Туклануга килгәндә, ризыкны дүрт-биш өлешкә бүлеп ашау хәерле. Яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирү кирәк. Кыздырылган, майлы ризыклардан баш тарту организм өчен файдага гына булачак.
- Аксымлы ризыклар ашасаң әйбәтрәк. Кош ите, балык, яшелчәле салатлар ашарга тыршыгыз, - диде белгеч.
Эссе һәм спорт
Спорт күнегүләренә, физик активлыкка килгәндә, урамда +30...+35 грудуста моңа сак карау киңәш ителә.
- Үзбикләнү режимы йомшартылганнан соң күпләр спорт белән шөгыльләнергә омтыла. Паркалар ачык, күпләр йөгерә башлады. Эссе көннәрдә спорт белән шөгыльләнүне иртән башкарырга яисә кичке вакытка калдыру әйбәтрәк. Өлкәннәргә исә йөгерүдән бөтенләй дә баш тартырга киңәш итәр идем. Скандинавия йөрүе, бу очракта, әйбәтрәк булачак, - дигән фикердә Роза ханым.
Йөрәк авыруы булганнар, кечкенә балаларга зур сәяхәтләргә чыкмасалар, якыннары алар өчен азрак борчылыр иде. Кибетләргә йөрү, көндез бакчада эшләүне дә калдырып торыгыз, ди белгеч.
Лилия ЛОКМАНОВА.
Комментарийлар