16+

Эт аткан өчен 6 ел төрмә?!

Урам этләренә кем хуҗа?

Эт аткан өчен 6 ел төрмә?!

Урам этләренә кем хуҗа?

Әлки районының Яңа Камка авылыннан Асия Мөхәммәтҗановага урамда бер эт һөҗүм иткән. Хатынны тиз арада «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән хастаханәгә алып килгәннәр. Шөкер, хәзер хәле әйбәтләнгән.

– Авыл советы бик гозерләгәч, су башнясын карап-тутырып торырга ризалаштым. Башняга юл авыл читендәге терлек фермасы яныннан үтә. Ул ферманы бозау чаклы эт саклый, ул бәйгә куелган. Бәхетсезлегемә шул көнне бәйдән ычкынган булган. Каршыма килгән этне күреп, куркуга калдым. Сакланам, дип, кулны алга сузган идем, эт кулымнан эләктереп алды. Аякларымны тешләде. Ярый фермада эшләүчеләр көрәкләр тотып килеп, этне куып җибәрде,– дип сөйләгән район газетасына Асия апа.

Соңгы арада редакциябезгә сукбай этләрдән зарланып шалтыратучылар күбәйде.
Элек авылга аулаучылар килгәндә халык куркып тора иде, ялгыш этемне атып китмәсен дип дүрт аяклы дустын тизрәк бәйгә куярга ашыга иде, ә хәзер эт аулаучыларны көндез чыра яндырып эзләсәң дә юк, чакырсаң да килмиләр. Чөнки хәзер законнары катлаулыланды. Җинаять кодексы буенча да хайваннарга карата золымлык кылырга ярамый. Этләрне торак пункт эчендә үтерү тыела. Этне тотасың икән, экспертизага җибәрергә кирәк. Үлгән этне дә болай гына күмеп куярга ярамый – штраф. «Котырган булса, авыру чыгарып ятарга мөмкин», – дип кисәтә республиканың ветеринария баш идарәсе.
 
Казанда сукбай этләрне җыя торган питомниклар бар. Урам этләре проблемасы буенча шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать итәргә була. Казан шәһәре башкарма комитетында хуҗасыз этләрне аулау буенча махсус хезмәт тә эшли. Ә менә авыл җирендә урам этләренә кем хуҗа?

Василий Никитин, Кама Тамагы районы, Сөйки авылы башлыгы:
– Безнең авылда хуҗасыз этләрнең кешеләргә ташланганы юк, шөкер. Урам этләрен аулау белән ветеринария хезмәте шөгыльләнә. Тоткан этләрне Ульян өлкәсендәге питомникка илтәләр дип беләм. Районнан этләрне йоклату өчен акча бүлеп бирелә.

Альберт Гатауллин, Яшел Үзән районы, Күгеш авылы җирлеге башлыгы:
– Элек күрше Чувашия республикасыннан аучылар чакырта идек тә, алар этләрне атып китәләр иде. Алар этнең тиресен җыя. Ә хәзер закон нигезендә бу тыелган. Этне аттырган өчен авыл җирле үзидарәсе җитәкчесенә алты елга кадәр тимер рәшәткә яный.Бу җинаять булып санала, 5 мең сум штраф та каралган. Этләрне тотып китәргә һәм махсус питомникларга урнаштырырга тиешләр. Авылда сукбай этләр бик юк, күбесенчә хуҗалыкларның этләре урам буйлап йөри. Шуңа да кешеләрне кисәтәбез, этләрен бәйдән ычкындырмаска кушабыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу закон элек булган булса... Ишек алдына кереп атып чыгып киттелэр бер елны. Шундый акыллы иде, немецкая авчарка

    Мөһим

    loading