Шәһри Казан

«Эвакуатор артыннан йөгереп, йөрәк өянәгеннән үлүчеләр саны артуы күзәтелә»

Чаллы шәһәр Советы депутаты Сергей Яковлев интернет челтәрендәге блогы аша Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинга «Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгарырга кирәк» дип мөрәҗәгать иткән.

– Шартнамә кабат кабул ителмәде, шунлыктан Татарстан Конституциясен дә гамәлдән чыгарырга кирәк. Дәүләт эчендә дәүләт була алмый, имеш. Менә шушындый мөрәҗәгатьләр таратучы сәер кешеләр дә бар. Депутат бит әле җитмәсә, – дип кискен тәнкыйтьләде Чаллы депутатын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин 15 декабрьдә узган матбугат конференциясендә.

Быел Татарстан Республикасы Конституциясенә 25 ел булды. Киләсе, ягъни 2018 елның 27 маенда ТАССР төзелүгә 100 ел тула.
– Татарстан Конституциясе –республикабызның төп документы ул, – дип, янә зур әһәмият биреп, кабатлап әйтте Шакир Ягудин.
Милли җанлы Чаллы халкы капчык эчендә «кара мәче» ятканлыгын сайлаулар вакытында сизенмәгән, күрәсең.

– Мәскәү хәл итә мәгариф мәсьәләләрен. Без – татарлар – үзебез яхшылап өйрәник ана телебезне. Башка милләтләр аралашу дәрәҗәсендә генә өйрәнсен, әгәр теләкләре булса. Мәҗбүриләү кирәкми, башка милләттәгеләргә татар телен өйрәнү-өйрәнмәү ирекле булсын. Рус теле статусы билгеләнгән. Милли телләрнең дә статусын күтәрү кирәк, – дип җавап бирде Шакир Ягудин, татар теленә кагылышлы сорау биргәч.
– Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Мәскәүдә 14 декабрьдә узган матбугат конференциясендә, ил төбәкләрен кушу-эреләндерү булмаячак, милләтләрне сакларга һәм үстерергә кирәк, дип, үзе дә әйтте, – дип белдерде ул. – Адыгей республикасын Краснодар крае белән кушарга омтылыш булган иде 2004 елда. Бу гамәл андагы халыкларда каршылык һәм ризасызлык тудырды. Россиядә «җирлекләр» оештыру турында да сүзләр чыгып куйгалый. Самара җирлеге, Татарстан җирлеге, Башкортстан җирлеге, Якутия җирлеге... Милли республикаларны башка төбәккә мәҗбүри кушарга ярамый, бу мәсьәләгә бик сак карау зарур.

Реклама

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Нугуманов җәмәгать тәртибен саклауда ирекле халык дружиналарының зур әһәмияткә ия булуын әйтте. Полиция бөтен җиргә дә өлгерә алмый, диде ул.

Рөхсәтсез урыннарга куеп калдырылган машиналарны штраф мәйданчыгына алып китү мәсьәләсендә:
– Эвакуатор артыннан йөгереп, йөрәк өянәгеннән үлүчеләр саны артуы күзәтелә. Машина тәгәрмәченә «блокиратор» куюны кулланырга кирәк. Мәскәү белән килештереп, шушы турыда закон чыгару башлангычы бар, – диде Рафил Нугуманов.

Комитет 2014 елдан бирле 516 мәсьәлә караган. Казан, Чаллы, Кукмара һәм Лаеш муниципаль берәмлекләрендә күчмә утырышлар үткәрелгән.

Фото: realnoevremya.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • Эт елында этләр җигеп... (Горки-Әмәт урман паркыннан фоторепортаж)
  • Казанда Үзәк чыршы ачылды
  • Пенсия фонды үтеп баручы елга йомгак ясады
  • Черек күлдә шугалак ачылды
  • Президент чыршысыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Чаңгылы якшәмбе
  • Казанның Аккош күлендә күңелле ял
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 21.12.2017
  • Үсте чыршыбыз урманда...
  • Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар фестивале
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 19 января 2018 в 14:32
    Балалар бакчасына түләү күпмегә арта?
    Быел 1 гыйнвардан балалар бакчасына түләү бәяләре артты. Былтыргы белән чагыштырганда (2017 елда түләүләр сигез процентка арткан иде) әллә ни күпкә түгел, дүрт процентка гына. Бу уртача 120 сум дигән сүз.
    82
    0
    1
  • 12 января 2018 в 11:37
    Татарстанда яшь ананы вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнүче кулга алынган Түбән Камада чаңгы шуучы 29 яшьлек хатын-кызны үтерүдә шикләнелүче тоткарланган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
    323
    0
    0
  • 12 января 2018 в 14:42
    Эт елында этләнеп яшик?! Раштуада шәмнәр яндырып көзге алдында утырмасаң да, яңа гына башланып киткән елны фаразлавы кыен түгел. Чираттагы Кыш бабайны көткәндә, сайлаучылар алдында мескен күренергә тырышкан депутат кебек, салават күперебез дә аклы-каралы гына иде димәбез, иншалла, әмма чынбарлыгыбыз бөтенләй үк аллы-гөлле дә түгел.
    212
    0
    0
  • 12 января 2018 в 12:31
    Узган ел бәхетле булганбыз Яңа елга аяк басканда, узганына нәтиҗәләр ясау гадәте бар: бәяләр ни рәвешле уйнаган, без нихәтле яхшы яши башлаганбыз, тормыш дәрәҗәбез кай тирәдә икәнен чамалап тору кызык бит.
    108
    0
    0